поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
07.07.2010 Җәмгыять

ЭКРАНДА – ШАЙТАН КОТКЫСЫ

Чит илдән безгә “флеш-моб” дигән яңа төшенчә килеп керде. Ул көтмәгәндә, билгеле бер урында, тәгаен бер тема уңаеннан бер төркемнең җыелуыннан гыйбарәт. Миңа калса, июльнең соңгы көнендә Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буйлап флеш-моб узды. Казанга аның кайтавазы соңрак килеп иреште. Дөресен әйткәндә, безнең яшүсмерләр дә чит илдәге яшьтәшләреннән кимен куймады. Сүзем “Сумерки” (Стефани Майер сценарие) киносы турында. Чыннан да кассага эшли торган фильм. Соңгы вакытта кинематографиянең тагын кайсы гына әсәре шулкадәр тулы заллар җыя алды икән?

Интернет-кайтавазлардан күренгәнчә, хәзер яшүсмер образын култык астына кыстырылган Стефани Майер китабы (ә алар биш томнан тора) һәм романтик караш тулыландыра. Зал исә киноны шаулап карый. Сугыш урыннарында кул чабу, мәзәк тоелган җирләрдә кычкырып көлү дисеңме – бар да бар.

 

Кино нәрсә турында соң, дип аптырагансыздыр инде сез. Гадәттәгечә, мәхәббәт өчпочмагы хакында. Югары сыйныфта укучы Белла исемле кыз әтисе янына Форкс шәһәрчегенә күчеп килә. Мәктәптә Эдвард Каллен дигән егеткә гашыйк була. Ә ул вампир булып чыга. Инде өченче кино дәвамында Белла вампир егеткә хатыны булу турында хыяллануын әйтә, мине дә вампир ит, дип ялына. Тагын бер егет – Джейкоб бар бит әле. Анысы кайнар мәхәббәт вәгъдә итә. Ә вампирларның тәннәре салкын икән. Әмма бу егет тә гади түгел, ә албастылар нәселеннән. Үзләренә куркыныч янаганда, ул алагаем зур бүрегә әйләнә.

 

Кино уңышының сере нидә соң? Беренчедән, башны әйләндергеч пейзаждан хәтта тыннар кысыла. Әмма аның җитешмәгән ягы да бар. Дөрес, табигать күренешләре “Дискавери” каналын көнләштерерлек. Ләкин башта да, уртада да, ахырда да шул үк күренешне әйләндерү эчне пошыра. Шулкадәр акча көрәп тә, режиссер иптәш башка төрлерәк кадрлар төшерергә ирендеме икән? Табигать бит бер көндә генә дә әллә никадәр үзгәрә. Икенчедән, кино динамика белән алдыра. Яңа вампирларның Калленнар гаиләсе белән сугышы күренешләре, аңа әзерлек вакытларында экраннан күзне алып булмый. Шуңа азрак мәзәк, күбрәк мәхәббәт рухын (май ботканы бозмый бит) да кушып җибәрсәң, кассага эшли торган фильм рецепты килеп чыга кебек.

 

Шулай да бу киноның уңышын чит илдә дә, бездә дә тәгаен генә аңлатып бирә алмыйлар әле. Бер караганда, һаман да төшенке кәеф белән йөрүче Белланың нәрсәсе бар инде? Алдан качышлы уйнаган, хәзер Белланың артыннан калмаган Эдвард нәрсәсе белән җәлеп итә ала? Өстәвенә өченче өлештә аның җитешмәгән яклары да шактый ачылды. Албастының шәрә килеш йөрүе исә актерларның да ачуын китерә башлады бугай инде, әнә бит алар да, синең футболкаң юкмы әллә, диләр. Гомумән бу өчлекнең уенын чиле-пешле дип бәяләүчеләр дә шактый. Хикмәт Голливуд киномеханизмындадыр, мөгаен.

 

Әйтергә кирәк, Россиядә “сумеркомания” ул кадәр көчле түгел. Ни дисәң дә, безнең халыкның Америка риваятьләренә әллә ни исе китми. Ә менә чит илләрдә, бигрәк тә Америкада ул шаукымга әйләнгән икән инде. Хәтта берара Стефани Майерга каршы чыгучылар, китапларны бастыруны туктатырга өндәүчеләр дә булды. Әмма хәзер тәнкыйтьчеләр бу агымны берни дә туктата алмый, дип исәпли.

 

Моңа автор гына гаеплеме икән соң? Бездә бит китап – кино – шул каһарманнар төшерелгән продукцияне сату чылбыры уңышлы файдаланыла. Кем әйтмешли, халык та канәгать, казна да тулылана. Эчтәлек исә һәрвакыттагыча икенче планга кала. Дин белгечләре генә мондый кинолардан тыелырга өнди. Әйтик, Рамил хәзрәт Зарипов, җен-албастылар, Коръән күзлегеннән караганда булса да, бу рәвешле тасвир итүләр бер дә яхшыга илтми, дигән фикердә. Кеше алар коткысыннан азат булырга тиеш, дип исәпли ул.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 137 | 07.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»