поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
07.07.2010 Җәмгыять

СУГА БАРМА, ДУСКАЙ, СУГА БАРМА...

Татарстанда 1 майдан бүгенгә кадәр 70 кеше суга батып үлгән. Санитар табиблар сулыкларда төрле куркыныч авырулар китереп чыгара торган микроорганизмнар тапканнар. Инде ике атна дәвамында су коену катгый тыела. Ләкин эссегә түзә алмаган халыкны бу гына туктатып калмас, ахры. Синоптиклар исә атна ахырына кадәр 30-32 градус кызулык, корылык сакланыр дип вәгъдә итә.

Комлыкларда алма төшәрлек тә урын юк. Төрле җилләткечләр, кондиционер суыгыннан гына файда күрмәгән казанлылар су буена ашыга. Беркая агып китми торган күлләрнең күбесе санитария таләпләренә туры килми югыйсә. Күл төбендә ниләр генә юк: пыяла ватыклары, очлы әйберләр, хайван үләксәләре дисеңме... Бер күлдә коенганда кызлар су төбеннән мәет тә тапканнар иде. Яр буйларында да ниләр генә юк. Кеше чүпли, аннары шул чүп өстенә ятып кызына. Бер сулыкта 100ләгән кеше чыпырдый. Нәҗесле, бәвелле төрле инфекция чыганаклары белән тулган пычрак судан рәхәтлек алалар. Кайбер сулыкларга заводлардан пычрак агуын, канализация торбаларының суга барып тоташуын исәпкә алсаң, шул суны йоткан кешенең хәле начарлануына гаҗәпләнергә дә кирәк түгел... Кайберәүләр кечкенә сабыйларын да ияртеп киләләр җитмәсә. Әле йөзә дә белмәгән сабыйларының батып үлүләрендә, төрле авырулар эләктерүләрендә комлык хезмәткәрләре генә гаеплеме икән соң?!

 

2001 елда Казанда холера авыруы таралып шактый кеше хастаханәгә эләккәч, күпләр сагаеп калган иде кебек. Санитар табиблар хәбәр итүенчә, быел да Казан сулыкларының сыйфаты бик начар. Суда холера, дизентирия, гепатит А, корсак тифы китереп чыгара торган куркыныч микроорганизмнар бар. Авыру иярткән кеше, нәтиҗәдә югары температура, эч йомшару, укшудан интегә. Шуңа да ТР буенча Роспотребнадзор хезмәткәрләре ике атна дәвамында Казан сулыкларында коену тыела дип кисәтә. ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 1 майдан алып бүгенгә кадәр республика сулыкларында 70 кеше батып үлгән. Аларның 10сы, балалар. Фаҗиганең төп сәбәбе – алкоголь кулланган хәлдә суга керү һәм нәкъ менә тиешле булмаган урыннарда коену.

 

Югыйсә эсселектән котылу өчен мөмкинлеге булганнарга түләүле комлыкларга барырга, һич югы агымсуларда коенырга була ләбаса. Кайбер кешеләр ел дәвамында эшли торган бозлыкларда, бакчачылар ясалма, күпертелгән бассейннарда «суына». Андый «күл»нең иң гадиен, арзанын базарда 185 сумга да алырга була. Суга керергә ярамаса да, суда, әйтик, моторлы көймәләрдә, гидроциклларда йөрергә рөхсәт ителә.

 

Русларга иярепме, татар кызларының ялангач килеш комлыкларда ятуы да килешеп бетми. Кешелек шәрәләнгән саен, табигать тә кыздыра төшә, күрәсең. Быелгы челлә гадәттән тыш хәл булса да, зур фаҗигаләргә сәбәпче булмасын иде. Шундый эсселектә тынчу, кысан хастаханә бүлмәләрендә тәрәзәдән генә карап ятарга язмасын...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»