поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.07.2010 Авыл

АЕРЫМ ХУҖАЛЫК БЕЗ

Район-авылларга баргач, тырышып-тырмашып яшәүче, булдыклы кешеләргә сокланып кайтам. Юк, хикмәт арттан төртеп торучы йонлы куллар булуда, тамып торган эшкә урнашуда гына түгел. Бөтен авыл “ах” итеп: “Менә, ичмасам, тырыша, тырышканга булдыра”, – ди кайберәүләр турында. Азнакай районы Мәлбагыш авылында яшәүче Руслан Хөсәеновның да эш нәтиҗәсен үзем күреп кайттым. Мәкальдәгечә, әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше... Азнакай районының иң зур теплицасы аныкы икән.

– Идеясе каян башка килдеме? Хөкүмәткә эшләү туйдырды. Бу – безнең гаилә бизнесы. Әти Туймазыда зур теплица күреп кайткан да монда да бу эшне башлап җибәрде. Аннан бергәләшеп шунда көч куярга тотындык. Тиздән үзем тагын да зуррагын ясадым. Хәзер инде “Крестьян-фермерлык хуҗалыгы”быз бар. Моның белән 10 еллап шөгыльләнәбез. Кыяр белән помидорны Туймазы, Чаллы, Әлмәт, Казанга күпләп илтеп сатабыз. Үземнең күпләп сатып алучылар бар, – дип сөйләде Руслан Хөсәенов, мин шаккатып теплицасын күзәткән арада.

 

Теплицаның мәйданы – ике гектар. Аны каплап чыгарга гына да 3,5 тонна полиэтилен киткән. Хуҗа әйтүенчә, электр белән газ бәясе дә шактый кесәгә суга. Кыш бик салкын булу сәбәпле, гыйнвар һәм февраль айларында 300әр мең сум түләргә туры килгән. Уңыш чәчү, үстерү, җыю чоры гыйнвардан башлап, сентябрьгә кадәр икән. Калган өч айда җирне ял иттерәләр, ашлама кертәләр, яңа сезонга әзерлиләр. Бер гектар җиргә елына 50шәр машина тирес кирәк, ди. Монысы яшелчәләр чирләмәсен өчен. Теплицаның буеннан-буена кыяр, помидор, кәбестә үрентесе, суган утыртылган. Тиз генә барысын әйләнеп чыгу да мөмкин түгел. Эре-эре яфраклы кыярларга гаҗәпләнүемне күреп: “Теплица сорты ул, шуңа эре яфраклы. Менә монда ниндидер авыру барлыкка килгән әле, сәламәт яфраклар түгел бу”, – диде Руслан, 1-2 саргайган яфракка төртеп күрсәтеп. Орлык хакы да шалкан бәясе генә түгел. Голланд помидорының бер орлыгы 5 сум тора! Орлык әйбәт икән, уңыш та мул дигән сүз.

 

– Бер квадрат метр җирдән 15-20 кило кыяр алырга мөмкин. Аның сезоны июльгә кадәр. Ә помидор өлгергән вакытта төнлә йокламыйча җыябыз. Берьюлы 5әр тонна уңыш алабыз хәтта. Ул чорда теплица эче кып-кызыл була. Җир эшен яратам, – ди Руслан.

 

Мин теплицаны әйләнгән вакытта 15ләп кеше музыка астында кыяр җыеп ята иде. Су сиптергеч җайланмалары бар, анысы кул хезмәтен алыштыра. Эшчеләргә табышның 20%ы түләнә икән. Вакыт үтсенгә генә йөрмәсеннәр, уңыш мул булсын дип тырышсыннар өчен, шундый система керткәннәр. Хөсәеновлар хезмәткәрләренә дип берничә бүлмәле тулай торак та төзегән. Бусы чит төбәкләрдән килүчеләргә уңайлы булсын дигән нияттән.

 

– Без – аерым хуҗалык. Үзебезгә шушында, су буенда өй салабыз әле. Тик торырга вакыт юк. Теплица артына гына буа ясадык менә. Балык үрчетә башлыйбыз хәзер. Моннан тыш, үземнең 7 гектар җирем бар, шуның 5сенә кәбестә утырттык. Тагын 30 гектар җир арендага алдым. Кырга сыерлар кермәсен, кәбестәгә тимәсен өчен, алар белән “көрәшәсе” булачак әле, - дип елмая фермер.

 

– Хәйрия эшләре белән шөгыльләнмисезме соң?

 

– Мәктәпкә ярдәм итәргә тырышам.

 

Руслан Хөсәенов тумышы белән Мәлбагышныкы. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, туган ягына кайткан. Хатыны Венера – Казан кызы. Авылдагы бердәнбер шәхси кибет тә Хөсәеновларныкы, аны Венера җитәкли. Берничә сатучысы, товар ташырга шоферы бар.

– Гадәттә, шәһәр кызлары авылга кайтырга атлыгып тормый. Фатирга китеп, тынычлап торасы килгән чаклар булгалыймы? – дим Венера Хөсәеновага.

 

– Ю-у-ук, Казанга барасы да килми, рәхәт бит авылда, тыныч. Ике улыбыз бар. Зарланырлык урын юк.

 

Алма агачыннан ерак төшми шул. Русланның әти-әнисе Булат абый белән Галия апа да вакытын бушка үткәрми. Мин килгәндә Галия апа 500 каз саклап утыра иде. Бизнесның мондый төренә әле беренче генә ел тотынулары икән.

 

– Казның ите дә, йоны да бар – икеләтә файдалы хезмәт. Улым фермер булгач, ризыкларын табу белән кыенлык булмас дип уйлыйм. Казларга коенырга гына урын юк әлегә, – диде Галия апа.

 

Әйе шул, тик торганнан берәү дә китереп бирми. Алма пеш, авызыма төш дип ятарга ярамый. Хөсәеновлар гел яңа идеяләр, планнар белән яши. Дәүләт түләми дип тә, тормыш авыр дип тә зарланмыйлар. Күзләре янып, энергияләре ташып тора.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»