|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев – Казанда. Шыгрым тулы Уникс шау килә (ВИДЕО)
Бу көннәрдә Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев Казанның Уникс залында концертлары гөрли. Җырының кайсы гына концерт видеоязмасын карама, барлык концертларында да зал тулы халык шашып бии, җырлый, шатлана, күңел тулырдай мизгелләрдә рәхәтләнеп елый. Яшьләр генә түгел өлкәннәр дә, хәтта моңарчы җырчының иҗатына битараф булганнар да Фирдүс Тямаевның концертыннан аның иҗатына, шәхесенә гашыйк булып, дәрт-дәрманына сокланып, борчуларыннан арынып, бушанып, уңай энергия туплап кайтып китә.
Бу хакта җырчының инстаграм сәхифәсенә комментарий язучыларның фикерләрен укып тагын бер инанасың. “Эмоцияләр чиктән ашты, күзләрдән яшь ага, кул чабудан уч табаннары авырта, җырлый-җырлый тамаклар карлыкты”, "...адреналин туплап кайтабыз”, “...җырладык та, еладык та”, - дип яза Фирдүс Тямаевның Казандагы тамашачылары.
--- |
Иң күп укылган
|