|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2010 Авыл
ЧАРАСЫЗЛЫК, ЯКИ АВЫЛ ХАЛКЫ ӨЧЕН ЧИРАТТАГЫ СЫНАУИюньнең һәм инде июльнең дә үтә кызу һәм коры торган бу көннәрендә авыл кешесе дә табигать белән бергә янды-көйде. Шәһәрнекеләр: “Һай, эссе!” дип, газиз башын кая гына күләгәгә тыгыйм дип кайгырткан мәлдә, авылныкылар бәрәңге бакчасына, абзардагы малына карап уфтанды, бәргәләнгәнде. Хәленнән килсә, болытларны сулышы белән тартып китерер иде дә, юк шул, сулып-кибеп барган табигать белән бергә “бәлки...” дигән өметләр дә парга әйләнә барды шул. Өстәвенә авыл халкы белгән-белмәгән, ишеткән-ишетмәгән имеш-мимешләр белән дә бер-берсенең җанын талкырга күнеккән. Шулай ук бу вәзгыятьтән файдаланып калырга теләүчеләр дә юк түгел. Кыскасы, болай да киеренке кылларга чиертергә әзер торучылар, 40-50 градуслы җәйге көндә искән кайнар җил булып, йөрәкләрне көйдерә торган хәбәрләр җиткерүчеләр байтак. Кызганыч, аларның кайберләре инде имеш-мимеш булудан туктап, ачы чынбарлыкка әйләнә бара.
Инде июнь аенда кооператив кайтарткан печән белән печәнлеген тутырып куярга күнеккән безнең авыллар халкы өчен бу чын-чыннан катастрофага тиң хәл. Чөнки Рамил Нотфуллин рәислек итә башлаганнан бирле печән мәсьәләсе проблема булудан туктаган иде, шуңа күрә аны запаслауны да кирәксенми башлаган идек шул. Өстәвенә без инде кырга чалгы күтәреп чыгу, печән чабу мәшәкатьләреннән тәмам азат, аңардан бөтенләй бизгән халык. Инде элекке чабылдыклар да күптән ташландыкка әйләнгән. Карап-чистартып тормаганда менә дигән печән җирләре дә тиз арада кыргыйлаша шул. Өстәвенә кооперативларның әле тонналап ашлама керткән басуларында үсмәгән печән, бу корылыкта ялан кырда күкрәп үскәндер дип өметләнү дә ахмаклыкка тиң. Аның инде сыер малкайлары да тәмледән-тәмлегә күнегеп беткән шул: алар теге еллардагы кебек билчәнгә, каты курага, зәңгәр тәтәйгә (әле анысын табуың да икеле) яки саламга кушылган, тәмләткеч урынына сибелгән бер уч печәнгә генә риза түгел шул... Кыскасы, “уфалла“ арбалары, тачкалар тартып печән туплау мөмкинлеге (әле бит моның өчен хуҗалыгыңда кимендә эштән азат һәм эш көчендәге бер кеше булу кирәк!) бик чикле. Безнең якларда исә кышка әзерләү өчен димим, көндәлек мал-туарга ашату өчен дә печән чабарлык урыннар калмавын да истән чыгармаска кирәк. Яфрак азыкны да машина-машина тупларга өметләнеп булмый. Менә шуларның барысын уйласаң, бүген инде бер рулон печәнне алтын бәясенә булса да, сатып алырга теләүчеләрнең нияте аңлашыла. Ә аларның башлангыч бәясе бүген үк инде бер мең чиген үтеп бара. Шулай ук ашлык базарында да бәяләр көнләп-сәгатьләп сикерә. Бер атна эчендә анысы центнерына 300 сумнан 450гә менде. Әле бу соңгы чик түгел, чөнки тоннасы ун мең булачак икән дигән имеш-мимешкә ышанып, авыл халкы, машиналар яллый-яллый, Киров өлкәсеннән тонна-тонна ашлык ташый. Бәяләре дә шуңа күрә көнләп арта. Башка чакта нәзберекләнеп торган авыл агайлары да “вакланмый” – ниндиен һәм күпмегә бирсәләр, шуңа риза.
Мин үзем шунысын гына аңлый алмыйм: кая безнең фәләнчә еллык икмәк запаслары? Хәтерем ялгышмаса, үткән ел да бит, элеваторларда урын юк, дип, җитештерүчеләр ашлыкны урнаштыра алмый тилмерде. Тик моңа карап беркем дә амбарларны киереп ачарга җыенмый – районда фәкать берничә урында гына беркадәр үткән елгы ашлыкны саттылар. Ә шул ук вакытта уңышны бездән әллә никадәр ким алган Киров, Мари якларында печәне дә, ашлыгы да бар... Запас дигәне хуҗалык малларынадыр дисәк кенә.
Ике ел рәттән моңарчы күрелмәгән корылык сәбәпле, Татарстанда гадәттән тыш хәл кертелүе нәтиҗәсендә кооперативларга “аяк сузарга” ук бирмәсләр дип юаныйк. Аларга федераль үзәктән ашламага, чәчүлек орлыкка һәм башкасына ярдәм итәрләр. – Авыл халкы монысына да сөенә, чөнки без колхоз белән яшәргә күнеккән халык (тик шунысы да бар: терлек азыгын быел үтә кыйммәттән аласыз, ярдәм булсын дип, авыл кешесенең һич югы шушы чорга хезмәт хакын күтәрергә җыенган кеше генә юк – ә бит бу да кечкенә проблема түгел). Колхоз системасын никадәр генә гаепләсәләр дә, мал асрап, авылда яшим дигән кешегә аннан да кулай берни юк. Әнә бит, ничек итсә-иттеләр, хуҗалык җитәкчеләре чарасын тапты һәм таба: елдагыдан аз булса да, шәхси хуҗалык терлеген дә печәнсез үк калдырмадылар. Кайсыберләре инде яңа ашлыкка өмете өзелеп, читтән он кайтарту чарасына да кереште. Әмма...
Мине пессимистлыкта, тагын әллә нәрсәдә гаепләсәгез дә, рулонын 1200-1300 (бу әле бүгенге бәяләр!) сумга салам-печән, тоннасын 4500-5000 (бу да соңгы чиккә охшамаган) сумга ашлык сатып алып, терлекләрнең баш санын саклап калып булмаячак. – Монысы көн кебек ачык. Шулай да, бер сыер белән бер бозауны асрый алсак иде дип, бәясенә карамый гына кышка запас әзерләүчеләр булу беркадәр өмет бирә-бирүен. Юкса быел болай да инде авылда сыер көтүе чыгу-чыкмау алдында калган иде. “Кыра-себерә” торгач (“декрет”тагыларын да чыгарып), көчкә 22гә тулдылар, бахырлар (өч ел элек кенә 66 иде). Әле тагын болай да бетерәбез, диючеләр бар иде...
“Сыерны бит авыл кешесе сугыш чорында да бетермәгән, сыерсыз авыл авылмыни ул”, – дияр шәһәрдән кунакка кайтучылар. Тик иренмичә, кушып-исәпләп карагыз әле, алтын бәясенә сатып алган “сарымсак”лар белән кая сикереп була? Әнә бит, инде авыл кешесенең чарасызлыктан пычакка тотынасын чамалаган итчеләр бүген үк аңарга бәяне төшерә башлады, алай гына да түгел, иткә сорау да юкка чыкты... Бездә шул һәрчак кире пропорция инде...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|