поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.07.2010 Бәйрәм

САБАН ТУЕ – УЛ БЕР КӨНЛЕК, АНЫҢ РУХЫ ДӘВАМЛЫ...

Хезмәт бәйрәме, яңарыш бәйрәме, дуслык бәйрәме... Нинди генә матур сүзләр әйтеп булмый Сабан туе турында. Ел саен хәзер татарлар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә зарыгып көткән бу олы бәйрәм турында мәдхия укырга мөмкин.

Менә тирә-як авыл, шәһәрләрдә гөрләп узып, ул, ниһаять, Самарага да килеп җитте. Гадәттәгечә, биредә йомгаклана торган халкыбызның яраткан бу бәйрәме өлкә хөкүмәте, шәһәр хакимияте һәм эшмәкәрләребез (Сабан туеның төп спонсоры – өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, эшкуар Фәхретдин Канюкаев) ярдәмендә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре тарафыннан быел инде егерме икенче тапкыр уздырылды.

 

Менә күл уртасындагы матур итеп бизәлгән сәхнәдән Сабан туен алып баручы Наилә Сабирҗанова һәм Линар Абсаттаровның аһәңле, хәтфәдәй йомшак тавышлары ишетелде. Бәйрәм башлануын сизеп алган халык тизрәк шунда юнәлде. Әйтергә кирәк, искиткеч матур милли киемнәр кигән алып баручылар Сабан туеның татар рухын тагын да баета төшеп, аның аерым бер яме булып тордылар. Әйтерсең лә каршыбызда чибәр Сөембикә патшабикәбез үзе, ә аның янында мәһабәт гәүдәле татар кенәзе басып тора. Инде ничәмә еллар буена шәһәребез сабантуйларын һәм башка милли бәйрәмнәребезне алып баручы Наилә ханым Шамили халыкка яхшы таныш инде. Ә менә җырчы Линар Абсаттаров бу яңа рольне әле үзләштереп кенә килә һәм, әйтергә кирәк, Сабан туе сәхнәсе моңардан тагы да матураеп, бәйрәм тагы да баеп китте.

 

Ә капка янында шундый ук матур милли киемнәрдәге Самараның «Яктылык» татар мәктәбенең кечкенә укучылары мәртәбәле кунакларны, гадәттәгечә, татлы чәкчәк белән сыйлап каршы алдылар. Түрәләрнең һәрберсенә өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте ветераны Азат Надиров ясаган картиналар да бүләк ителде. Самара хөкүмәте рәисе урынбасары, икътисади үсеш, сәүдә һәм инвестицияләр министры Габибулла Хасаев, Самара шәһәре башлыгы Виктор Тархов, Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Вагыйз хәзрәт Ярулллин, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Миннәхмәт Хәлиуллов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Самара шәһәр Думасы депутаты Александр Белашев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле Лилия Маврина, Татарстан Республикасының Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин һәм башкалар Сабан туе кырындагы төрледән-төрле спорт ярышларын карый-карый бәйрәмдә хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз өчен “Ак Барс” банк тарафыннан оештырылып әзерләнгән махсус палаткага килеп җиттеләр. Орден-медальләрен таккан мөлаем бабайларыбыз сый-хөрмәт белән тулы өстәл тирәсендә аларны көтеп торалар иде инде. Мөхтәрәм кунаклар ветераннарны Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән котлап, аларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Мондый игътибардан күңелләре ташып тулган кайбер бабайларның күзләрендә шатлык яшьләре күренде.

 

Ветераннарыбыз белән аралашып саубуллашкан кадерле кунаклар, ниһаять, зур сәхнәдән Сабан туен рәсми рәвештә ачып җибәрделәр.

 

Бәйрәмгә җыелган халыкны губернаторыбыз Владимир Артяков исеменнән котлап:

 

– Сабан туе – үтә дә әһәмиятле бәйрәм. Бүген ул бөтен дөньяда диярлек билгеләп үтелә. Үзенә төрле милләт вәкилләрен җыйган Сабан туе милли һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертә, – диде үзенең чыгышында Габибулла Хасаев.

 

Башка мәртәбәле кунакларның халкыбызга, милли бәйрәмебез Сабан туена атап әйткән «тәмле» сүзләре дә җанны иркәләде. Сәхнәдән шулай ук бәйрәмне оештыруга, гомумән, милли хәрәкәтебезгә зур өлеш керткән кешеләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды.

 

Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин Сабан туе әләмен күтәргәннән соң, төп сәхнәдә зур концерт башланып китте. Әйтергә кирәк, «зур» сүзе биредә аның күләмен генә түгел, ә, беренче чиратта, югары дәрәҗәсен билгели. Гомердә булмаганны, концертта Башкортостанның атказанган, Татарстанның халык артисты, популяр җырчы Айдар Галимов һәм танылган җырчы Илсөя Бәдретдинова катнаштылар. Тамашаны аларның чыгышлары шулай зурлады. Берничә сәгать буена тамашачылар Айдар Галимовның репертуарындагы иң-иң матур җырларны тыңлап ләззәтләнделәр. Менә, ичмасам, Айдар! Зәвыклы Мәдәният йортларында булсынмы, гади парк сәхнәсендә булсынмы – ул һәр җирдә дә югары дәрәҗәдә чыгыш ясый.

 

Профессионал артистларның үз осталыклары булса, үзешчәннәрнең исә үз асыл яклары бар, һәм халык аларны да бик тә яратып тыңлый. Бәйрәмдә шундыйлардан Самараның үзешчән җырчылары Искәндәр Әхмәтов, Искәндәр Сәитов, Илмира Кәримова, шәһәребезнең атаклы «Ялкынлы яшьлек» ансамбле, «Яктылык» мәктәбе укучылары, Нефтегорск шәһәреннән, Камышлы, Татарстан Республикасының Зәй районнарыннан килгән артистлар кичкә кадәр моңлы җырлар, дәртле биюләр башкарып, җаннарын-тәннәрен биреп, халыкка үз осталыкларын күрсәттеләр.

 

Быелгы Сабан туенда спортка күбрәк басым ясалып, өр-яңа бәйгеләр өстәлүе шатландырды. Һәр бәйгене Фәхретдин Канюкаевның компаньоннары оештырып, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрен әзерләгәннәр иде. Әйтик, Самараның «Мегаполис» страховкалау компаниясе капчык белән бәрешү, «ЧК» сак предприятиесе гер күтәрү, «НАСКО» милли страховкалау компаниясе чабыш, «Сбербанк» көч сынау экстримы, Хәрби страховкалау компаниясе таэквандо, велосипедларда ярышу бәйгеләрен үткәрделәр. Ә Самара шәһәр Думасы депутаты Александр Белашев безнең өчен өр-яңа булган «трикинг» дигән спорт бәйгесен оештырган иде. Сыгылмалы гәүдәле яшь егетләрнең берничә кат әйләнә-әйләнә төрле хәрәкәтләр ясавын хәйран калып карап торды халык. И, Ходаем, егыла гына күрмәсен инде, дип борчылып күзәттек без бу шук егетләрне. Ә алар гомер буе шуның белән шөгыльләнгән сыман бик җитез һәм җиңел итеп әйләнә генә бирделәр.

 

Әйе, гасырлар, дәверләр аша узган Сабан туебыз камилләшә бара, аның эчтәлеге байый, ләкин бәйрәмнең нигез ташы булган атаклы татар көрәше мәңгелек. Шуңа күрә дә ул бәйрәмнең иң әһәмиятле мизгелләре булып, халык тарафыннан аеруча яратылып кабул ителә.

 

Эх, кызу да соң көрәш мәйданында! Кояш та кыздыра, ир-егетләр дә шулай ук кызу көрәшәләр. Иң башта келәмдә 8 яшьтән алып 15 яшькәчә яшүсмерләр «бил алышты». Аларны халык аеруча борчылып күзәтте, чөнки көчле, җан-фәрманга көрәшүче бу егетләр милли бәйгебезнең киләчәге бит.

 

Сабан туенда Грузия, Таҗикстан, Кыргызстан, Татарстаннан, Ульяновск, Тольятти, Самара шәһәрләреннән, Камышлы, Большая Черниговка һәм башка районнардан 70кә якын көрәшче катнашты. Алар арасында, гадәттәгечә, төрле милләт кешеләре бар иде. Җиңүчеләргә телевизор, тузан суырткыч, микродулкынлы мич, электр чәйнекләре кебек кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Менә, ниһаять, көрәшнең иң дулкынландыргыч мизгеле килеп җитте... Мәйданга иң-иң көчлеләр – Самарадан Руслан Йосыпов һәм Самараның Петра Дубрава бистәсеннән Владимир Чегуров чыктылар. Үз үлчәүләрендәге бәйгеләрдә катнашып, нык арыган булуларына карамастан, берсенең дә бирешәсе килмәде. Шулай да Сабан туенда ике батыр була алмый бит инде. Менә чираттагы күтәреп алып егып салудан соң Петра Дубрава егете Владимир Чегуров, былтыргыча, бөтен халык алдында абсолют батыр итеп игълан ителде.

 

Татар милләтеннән булмаса да, бәйгедә үз шәһәребез егете җиңгәнгә шатланмый калмадым, билгеле. Ә ул көрәшеп берникадәр хәлсезләнгән булса да, Сабан туеның сарык тәкәсен җилкәсенә салып, традиция буенча хөрмәт түгәрәге ясаганда, йомшак күңелле кыз кеше буларак, алып гәүдәле батырны бераз кызганып та куйдым. Сабан туеның гадәти бүләге – сарыктан тыш, аңа шулай ук кыйммәтле суыткыч та бүләк ителде.

 

Бәйрәмнең абсолют батыры итеп Владимир Чегуров калса, 60 килограммга кадәр авырлыкта Самарадан Антон Лидин, 70 килограммга кадәр авырлыкта Самарадан Руслан Йосыпов, 80 килограммга кадәр авырлыкта Тольяттидан Вячеслав Рудаков, 90 килограммга кадәр авырлыкта Самарадан Марат Гатин беренчелекне яуладылар.

 

Көрәш бәйгесенең барлык чыгымнарын үз өстенә өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе, эшкуар Миннәхмәт Хәлиуллов алган. Шулай ук «Лагуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең коммерция директоры Марат Бикташев һәм «МТС» ачык акционерлык җәмгыятенең Самарадагы филиалы директоры Александр Меламед да матди ярдәм күрсәткән.

 

Уены-чыны бергә дигәндәй, бәйрәмдә армреслинг, гер күтәрү һәм башка спорт бәйгеләрендә катнашкан ир-егетләр «уйнап» кына көч сынашсалар да, аларга чын-чынлап «җиңүче» исемнәре һәм бүләкләр бирелде. Мәсәлән, гер күтәрүдә 45тән артык кеше катнашып, бу мәйданчыкта өч сәгать ярым көч сынашу барды. 32 килограммлы герне күтәрүдә беренче урынга Валерий Кожевников (45 тапкыр), икенчегә – Рамил Курмаев (42 тапкыр), өченче урынга Раил Разметов (37 тапкыр) чыкты. Ә 24 килограммлы герне күтәрүдә беренчелекне Рамил Разметов (53 тапкыр), икенчелекне – Николай Семенов (33 тапкыр), өченче урынны Рәшит Фәрхетдинов (32 тапкыр) яулады. Ә бәйгенең 32 килограммлы герне 5 тапкыр күтәргән иң яшь катнашучысы – 16 яшьлек Рәис Сабировка Виктор Сазонов үз куллары белән тамашачылар мәхәббәтен яулаганы өчен махсус бүләк тапшырды. Бу бәйгедә күбрәк милләттәшләребез җиңүе куандырды. Бу тагын бер тапкыр татар егетләренең көч-куәтле булуларын дәлилләп, алар өчен горурлану хисләре тудырды.

 

Сабан туе узган паркта өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр секциясе оештырган махсус мәйданчыкта исә аеруча күңелле иде! Биредә кечкенә балалардан алып олы яшьтәге кешеләргә кадәр рәхәтләнеп ял итте. Әлеге оешманың артистларына һәм башка үзешчән җырчы-биючеләргә кушылып, әй биеде халык, әй биеде!

 

Ә инде тыпырдап туйгач, аркан тартышу, авызга йомырка салган кашык кабып, аякка капчык киеп йөгерү, көянтә белән чиләкләрдә су ташу, катык тулы савыттан тәңкә эзләү һәм башка бик күп бәйгеләрдә, викториналарда катнашты. Әлеге мәйданчык яныннан узганда хәтта зур түрәләр дә түзмичә, үтә дә кызыклы бәйгеләрдә үзләрен сынап карадылар. Әйтик, Габибулла Хасаев, Виктор Сазонов һәм Фәхретдин Канюкаев рәхәтләнеп катыктан тәңкә эзләп, бәйрәмнән тагын да «баеп» киттеләр!

 

Сабан туе күңелле бәйрәм булса да, без язмабызда аның кайбер күңелсез яклары турында да әйтеп үтмичә булдыра алмыйбыз. Әйтик, мәртәбәле кунакларыбыз биредә бары тик төрле оешмаларның җитәкчеләрен, түрәләрне генә бүләкләделәр, ә гади халыкка игътибар да бирелмәде. Ә бит Сабан туе – ул халык бәйрәме һәм төп сәхнәдә өлкәбездә, шәһәребездә яшәүче берәр лаеклы укытучыны, табибны яисә башка һөнәр иясен, шулай ук милли хәрәкәтебездә күп еллар «кайнап», аның эшчәнлегенә зур өлеш керткән гади кешеләрне бүләкләсәләр, бу күпкә дөресрәк һәм күркәм күренеш булыр иде, ә Сабан туеның асылы сакланыр иде.

 

Яхшы якларына килгәндә исә, быелгы Сабан туена танылган җырчыларның чыгышлары, төрледән-төрле кызыклы бәйгеләр өстәлүе бәйрәмгә яңа сулыш өрде, аны тагы да җанландырып җибәрде. Ә һәр яңалыкны халык зур кызыксыну белән кабул итә, билгеле. Шул ук велосипедларда узышу, таэквандо, трикинг бәйгеләре белән генә да, бәлки, татарлар да кызыксынып китеп, киләчәктә ул бәйрәмнең матур традициясенә әверелер. Борынгы йолаларны саклап, Сабан туена заманага туры килгән яңаларын өстәү уңай һәм киләчәккә якты өмет уята торган күренеш, әлбәттә. Заман белән бергә атларга, ә яшьләрдә спорт төрләренә кызыксыну уятып, алар сәламәт яшәү рәвешен алып барсыннар өчен тырышырга кирәк.

 

Шулай ук быелгы Сабан туенда һәр бәйгедә, һәр конкурста телевизор, тузан суырткыч, микродулкынлы мичтән дә ким булмаган көнкүреш техникасы кебек бик тә кыйммәтле бүләкләр бирелүе дә бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде.

 

Җыр-моң, биюләр, күмәкләшеп күңел ачу, төрле бәйгеләр белән тулган бай эчтәлекле Сабан туе кичкә кадәр гөрләде. Ә кояш, әле һаман болытлар артына качасы килмичә, җылы нурларын бүләк итеп, каршы алгандагы кебек үк, халыкны шулай ук бәхетле «елмаеп» озатып та калды. Әйе, ямьле җәйләр белән бергә килә шул ул Сабан туе!

 

 

 

Самараның "Яктылык" татар мәктәбе укучылары мәртәбәле кунакларны каршы алганда.

 

 

Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН (сулдан уңга), Виктор САЗОНОВ, Габибулла ХАСАЕВ, Миннәхмәт ХӘЛИУЛЛОВ һәм Фәхретдин КАНЮКАЕВ.

 

 

Виктор ТАРХОВ халыкны бәйрәм белән тәбрикли.

 

 

Александр БЕЛАШЕВ трикинг бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкли.

 

 

Сәхнәдә Татарстанның Зәй районы үзешчән артистлары моңлана.

 

 

Айдар ГАЛИМОВ җырлый.

 

 

Сабан туеның абсолют батыры - Владимир ЧЕГУРОВ.

 

 

Әнә шулай бәйрәмдә нәфис хатын-кызлар да үз көчләрен сынадылар!

 

 

Капчык белән бәрешү бәйгесен балалар да, яшүсмерләр дә ярата.

 

Автор һәм Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»