|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2020 Язмыш
«Гөлназны табыгыз, мин үләм бит...»Башкортстанда хәбәрсез югалган 27 яшьлек Гөлназ Мурзинаны эзлиләр. Кызның туганнары ГорОбзор.ру хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, ул 2016 елда ук өйдән чыгып киткән һәм шул вакыттан башлап аның кайда икәнен белмиләр. Әңгәмәдәш сүзләренә караганда, Гөлназ тумышы белән Дәүләкәннән, ул анда урта мәктәпне тәмамлаган, ә аннан соң Октябрьскийга күчкән һәм нефть колледжына укырга кергән. Тик кыз аны укып бетермәгән, урындагы сәүдә үзәгендә сатучы булып эшләгән.
"Бер көнне ул юкка чыкты. Инде өч елдан артык вакыт узды. Без аның кайда икәнен белмибез. Хәтта "Жди меня" һәм "Лиза Алерт" тапшыруларына да мөрәҗәгать иттек, тик алар эзләүдән баш тартты. Әтисе җитди авырды, дәваханәдә ятты, кичә ул безнең арадан китте. «Гөлназны табыгыз, мин үләм бит...» ди иде ул," - дип сөйләгән хәбәрчегә әңгәмәдәш.
Кызның бер дустының сүзләренә караганда, Гөлназ Санкт-Петербургка барырга җыенган һәм хәтта, янәсе, билетлар сатып алган булган.
Югалган кызның әтисен җирләү 23 февральдә Әлшәй районының Ташлы авылында узган.
Фото: Горобзор.ру сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|