поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.02.2020 Бәйрәм

"Бер тәүлек эчендә минем кара чәчләрем ап-ак булып агарган иде..."

“Ватанны яклаучылар” көне - хәрби хезмәттә булган һәр солдатның, һәр офицерның йөрәге белән көтеп алынган бәйрәме. Чөнки ике ел гына хезмәт итеп кайткан яшь кеше өчен дә армия хезмәте зур сынау. Ә инде бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, отставкага чыккач та, халкына хезмәт итәргә көч һәм гайрәт тапкан хәрбиләр бик сирәк, шуңа мактаулы да.

Идеал Муса улы ГАЛӘВЕТДИНОВ нәкъ шундыйлардан. Ул Совет армиясендәге хезмәтен үткән гасырның туксанынчы елларында тәмамлаган һәм, очраклы рәвештә баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин белән автобуста танышып, “Бердәмлек” газетасына хәбәрче булып эшкә килгән. Күрүебезчә, очраклы очрашу бер дә очраклы булмаган. Яшьли татар музыкасына, әдәбиятына, сәнгатенә гашыйк булган Идеал абый бүген дә сафта. Милләт сагында, дип әйтер идем. Без ел саен Идеал абыйны һәм хәрби хезмәттә булган бөтен милләттәшләребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

Ә быел аңардан хәрби хезмәттә үткән елларын искә алуын соралдык.
 
- Сез үзегезнең гомерегезне хәрби хезмәт белән бәйләгәнсез, аның күп өлеше стратегик гаскәрләр (РВСН) сафында узган, шул турыда сөйләсәгез иде.
 
- Стратегик ракеталар гаскәрләре 1959 елның 17 декабрендә барлыкка килде. Аңа кадәр мин ике ел дәвамында Вольск шәһәрендәге хәрби училищеда ул ракеталарны өйрәнә идем инде. Дөрес, без өйрәнгән ракеталарны стратегик дип атау дөрес үк булмаса да, очу принциплары, конструкциясе булачак буын ракеталарының нигезенә салынган иде.
 
1957 елның 4 октябрендә, дөньяда беренче булып, космоска ясалма иярчен җибәрелүе бездә зур горурлык хисе тудырды һәм үземнең киләчәгемне шушы ракеталар белән бәйләргә теләгем зур иде.
 
Училищены тәмамлагач, мине Украинага, Винница ракета армиясендәге Луцк дивизиясенең Славута полкына җибәрделәр. Алар инде 500 километр ераклыкка оча торган А-1 ракеталары урынына 2500 километрга оча торган Р-12 ракеталары белән тәэмин ителгән иде. Еллар үткән саен безнең хәрби көчләребез яңадан-яңа ракеталар белән тулылана барды, тактик стратегик ракеталар континентара ракеталарга әверелде, һәм бүген Россия дәүләте, космос-ракета өлкәсендә алдынгы булып, илебез һәм дөнья иминлеге сагында тора. Советлар иленең мылтык, кылыч тоткан чабаталы армиясе бүгенге көндә дөньяда иң көчле хәрби көчкә әверелде.
 
Узган елның 20 декабрендә мине, РВСН ветераны буларак, Стратегик ракеталар гаскәрләренең 60 еллыгы уңаеннан, Мәскәүдә узган тантаналы җыелышка чакырганнар иде. Ул Мәскәү мэриясе бинасында узды. Зур мәҗлестә ракета төзүче галимнәр, конструкторлар, РВСН ветераннары, космонавтлар да бар иде. Шунда миңа да, башка катнашучыларга да юбилей медале һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

- Ракетачы булып хезмәт итүегез вакытында истә калырлык вакыйгалар булдымы?
 
- Ике бик мөһим вакыйга истә калган. Беренчесе Украинада хезмәт иткән елларымда, дөресрәге, 1968 елда, Чехословакия вакыйгалары вакытында булды. Мине, термотөш (термоядерная) бомбаларын өйрәнү үзәгендә алты ай укып кайткан офицерны, шушы бомбалар бригадасына өлкән техник итеп билгеләделәр. Өч ел дәвамында термотөш бомбаларын ракеталарга урнаштыручы вазифасын үтәп килдем.
 
Бервакыт “тревога” тавышына уянып киттек. Безне полкка алып киттеләр һәм приказ укыдылар: “Бомба ядрәләрен түбәннән иң югары ноктасына күчерергә һәм ракеталарга беркетергә!”
 
Бу вакытта Совет хәрбиләре Чехословакиягә кергәннәр иде инде. Ракеталарыбыз старт мәйданчыгында басканнар, полк командиры старт кнопкасына басу приказын көтә. Барыбыз да бик җитди хәлдә: “Термотөш сугышы башланамы, юкмы”, - дигән сорау барыбызны да борчый. Бу хәл бер атна буе дәвам итте. Без хәрби дежурда, киемнәребезне дә салмыйча гына “черем” итеп алабыз. Гаиләләребез белән элемтә юк. Аларның да куркыныч астында булуын хәбәр итә алмыйбыз. Ниһаять, отбой. Ул вакытта дөнья иминлеген Аллаһы саклагандыр инде, атом-төш сугышы башланмый калды.
 
Икенче хәл Забайкальеда булды. Америкалылар белән төзелгән солых нигезендә континентара баллистик ракеталар санын киметү өчен, очырып, юк итү белән шөгыльләнәбез.
 
Полк командиры урынбасары буларак, мин, полк командиры белән бергә, хәрби дежур расчетын җитәкләдем. Без ракетаны тиешле ноктага җибәрер өчен приказ көтәбез. Төнге сәгать унбердә, “пуск” приказы алу белән, икебез дә кнопкаларга бастык. 4 секундтан соң ракета күтәрелергә тиеш. Ләкин, шылт та юк...
 
Р16-У континентара ракеталар йөз метрга якын озынлыктагы шахталарда саклана. Команда пункты - утыз метр тирәнлектә җир астында. Ракета шахтасы бездән илле метр ераклыкта. “Пуск” кнопкасын баскач, шахтаның бетон түшәме ачыла, берничә секундтан соң ракета двигательләре эшли башлый, һәм дүрт секундтан ракета шахтадан күтәрелә дә үз траекториясе буенча билгеләнгән ноктага барып төшә. Без инде моңа кадәр берничә шундый ракетаны уңышлы очырган идек.
 
Ә бу очракта, ракетабыз двигательләре эшли башлагач та, баштан беренче ступень, аннары икенче ступень шахтада ук шартлаган. Ә ракета эчендә сиксән тоннадан артык ягулык! Ракета башында бомба ядрәсе урынына - 1,5 тонналы ”болванка” беркетелгән. Ракета шартлау нәтиҗәсендә ул өч километр ераклыкка очкан. Шартлаудан биш чакрым ераклыкта урнашкан хәрби шәһәрчектә тәрәзә пыялалары коелып төшкән. Шахтадагы төтен, патерналар аша, команда пунктына тулды, ә противогазлар юк иде. Җир астыннан чыга да алмыйбыз: команда пунктының 10 тонналы тимер ишеге ракета шартлавыннан соң ачылмас булды... Җиде кешедән торган расчетны бу бәладән коткару чаралары 30 - 40 минутка сузылды. Безне авыр хәлдә госпитальгә илтеп салдылар. Көзгедә йөземне күргәч, шаккаттым – бер тәүлек эчендә минем кара чәчләрем ап-ак булып агарган иде...
 
Моңа охшашлы вакыйгалар 35 ел дәвамындагы хәрби хезмәттә төрле сыйфатларда булгалады, әлбәттә. Ләкин, нинди генә авырлыклар булса да, мин һәрвакыт, хезмәтемдә биргән хәрби вәгъдәгә тугры булып, алдыма куелган бурычларны намуслы үтәргә тырыштым.
 
“Ватанны яклаучылар” көне уңаеннан сугыш ветераннарын, Россиянең хәрби көчләр сафында хезмәт итүчеләрне чын күңелемнән бәйрәмебез белән тәбриклим.
 
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»