поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
17.02.2020 Ир белән хатын

“Иремнән аерылырга телим. Миңа бернәрсәсез калу куркынычы янамыймы?”

Иремнән аерылырга телим. Моннан ике ел элек өйләнешкәч тә ипотекага фатир алган идек. Тагын унөч ел түлисе калды. Фатир ирем исемендә. Балаларыбыз юк. Аерылышкан очракта ипотекадагы фатирны бүлеп буламы икән? Миңа бернәрсәсез калу куркынычы янамыймы? (Эльвира Ш. Арча).

Мәсьәләгә юрист Рәмис Мифтахов ачыклык кертә:
 
– Россия Гаилә кодексының 34 нче маддәсе нигезендә, ир белән хатын өйләнешкәч булдырылган милек уртак булып санала. Шул ук вакытта хезмәт, интеллектуаль һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге керемнәре гомуми милек булып исәпләнә. Пенсия, пособие һәм махсус максатчан билгеләнештә булмаган башка акчалата түләүләр дә уртак санала. Бергә сатып алган барлык күчмә һәм күчемсез әйберләр шулай ук тигез итеп бүленә. Кыйммәтле кәгазьләр, пайлар һәм кертемнәр дә бүленергә тиеш. Аерылышканда бүленергә тиешле иң катлаулы әйберләр булып фатир һәм йорт санала. Аның нечкәлекләре шактый:
 
Фатир өйләнешкәч ипотекага алынган булса, аның кемгә рәсмиләштерелгән булуы мөһим түгел. Ир белән хатын аны каплауга бер үк дәрәҗәдә бурычлы. Әйтик, ипотека кредиты гаилә башлыгы исеменә рәсмиләштерелгән, ди. Көннәрдән бер көнне ул, гаиләдән китеп, кредитын түләми башлый икән, ипотека түләүләрен каплау бурычы автомат рәвештә хатыны җилкәсенә төшә. Мондый очракта күп кенә гүзәл затлар: «Банк биргән теләсә кайсы документны ачып карагыз, анда минем исем-фамилия бөтенләй күрсәтелмәгән. Барысы да ирем исемендә», – дип дәлилләргә тотына. Шуңа күрә тагын бер кат искәртәм: рәсми рәвештә ир белән хатын булып яшәгәч, ипотека бурычларын түләү өчен ир белән хатын икесе дә җаваплы.
 
Аерылышканда фатир гына түгел, ипотека кредиты та бүленә. Моның өчен ир белән хатын башта фатирны үзара өлешләргә бүлеп, соңрак кредитны да бүлешергә тиеш. Алар икесе дә бер үк күләмдә бүленергә тиеш дигән шарт юк. Әйтик, уртак милек булып саналган фатирны бүлгәч, хатынга аның – өчтән икесе, иргә өчтән бере генә тәтеде, ди. Бу очракта ипотека кредиты үзара 50гә 50 ысулы белән дә бүленергә мөмкин.
 
Ипотека урталай бүленгәч, ир белән хатынның һәр икесе белән банкта аерым килешү төзелә, айлык керемнәреннән чыгып һәркайсына аерым түләү графигы бирелә. Бу очракта инде һәркем үз өлеше өчен генә җаваплы. Ягъни ир яки хатын элеккеге тормыш иптәшенең ипотека буенча бурычлары өчен җавап тотмый. Әмма алда телгә алынган кагыйдәләр хәрби ипотека рәсмиләштергән гаиләләргә кагылмый. Кредитның әлеге төрен сайлаганда, банклар мәҗбүри рәвештә никах килешүе төзетә. Аның нигезендә ипотеканы үз исеменә рәсмиләштергән кеше гаилә таркалган очракта торакның бердәнбер хуҗасы булып кала, кредитны да берүзе түләп бетерергә тиеш була. Шул рәвешле бу очракта хатын-кызга уртак милектән берни тәтемәскә дә мөмкин.
 
Ипотеканың 10–20 проценты түләнгән булса, ир яки хатын фатирга хокукыннан баш тарта ала. Моның өчен ул кредит өчен түләнгән акчаның яртысын үзенә бирүне сорарга хокуклы.
 
Аерылышканда ир белән хатын ипотекадагы фатирны сата да ала. Әмма бу фатир элеккечә үк банкта залогта калачак. Шуңа күрә фатирны сатарга уйлаган очракта, иң элек ипотека буенча бурычны каплап бетерергә кулында акчасы булган сатып алучыны, йә булмаса, бу кредитны үз исеменә рәсмиләштерергә риза булган кешене табарга кирәк.
 
Яшерен-батырын түгел, бүген фатирлар, нигездә, өлешкә керү ысулы белән алына. Ир белән хатын аерылышканда алар алырга тиешле фатир урнашкан йорт әле кулланылышка да тапшырылмаган булырга мөмкин. Билгеле булганча, өлешкә кергәндә фатир йорт төзелә башлаганда ук сатып алына. Йорт төзелеп бетеп, кулланылышка тапшырылмый торып, аны рәсмиләштереп булмый. Мондый объекттагы фатирлар да тәмамланмаган төзелеш объектлары санала. Шуңа күрә аерылышканда алар бүленми.
 
Күп кенә гаиләләр икенче бала тугач бирелгән ана капиталын да ипотека буенча бурычны каплау өчен файдалана. Бу шулай ук аерылышканда милек бүлү процессын катлауландыра. Бер өлеше ана капиталы ярдәмендә капланган фатирны иң элек гомуми өлешле милек итеп рәсмиләштерергә кирәк. Бу очракта фатирда һәрбер гаилә әгъзасына өлеш бүленергә тиеш. Аерылышканда ир белән хатын үзләренә тигән өлеш белән калачак. Икесенең берсе балаларны үзендә калдырса, аңа балаларның өлеше дә өстәләчәк. Ана капиталы салынган фатирда гаилә әгъзаларына өлешләр бүленергә өлгерми калган булса, аерылышканда вазгыять башка төсмер ала. Бу очракта фатирның уртак акча белән капланган өлеше ир белән хатын арасында урталай бүленә. Балалар, ипотека түләүдә катнашмагач, бу фатирда өлешсез кала булып чыга.
 
Өйләнешкәч алынган фатир аерылышканда урталай бүленергә тиеш. Әмма кайчак искәрмәләр дә була. Мисал өчен, уртак фатирны сатканнан соң үзара бүленгән акча яңа фатир сатып алырга җитмәсә, суд балаларны үзендә калдырган ир яки хатынга фатирда күбрәк өлеш бүлеп бирергә мөмкин. Әмма мондый очраклар бик сирәк күзәтелә.
 
Милек бүлешү буенча судка мөрәҗәгать итә торган дәгъва срогы – өч ел. Әлеге вакыт судтан тыш ЗАГС органнары никахны өзгән көннән санала, ә суд тәртибендә суд карары үз көченә кергән көннең икенче көненнән санала.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»