|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2020 Медицина
Онколог Фоат Әхмәтҗанов: «Рак — куркыныч авыру, әмма хөкем карары түгел»Соңгы вакытта халык арасында иң куркыныч авыру булып шушы өч хәрефле авыру санала. Әмма аннан куркырга түгел, ә вакытында тикшеренергә, дәваланырга, кирәк дип саный Русиянең атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университетының онкология, нур диагностикасы һәм терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Фоат Шәйхетдин улы Әхмәтҗанов. Аның титулларын һәм мактаулы дәрәҗәләрен саный башласак та, газета битендә шактый урын кирәк булыр иде. Шунысын гына әйтеп китик: медицина фәннәре докторы Әхмәтҗановны республикабызда гына түгел, ә бөтен Русия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә яхшы беләләр. Узган елның февралендә 75ен тутырып, җитмеш алтынчыга чыккан галим, табиб-хирург бүген дә операцияләр ясап байтак пациентларының гомерләрен озайта. Күп гомерен онкологик авыруларны күзәтү, өйрәнү, дәвалагуа багышлаган табиб буларак Фоат Әхмәтҗанов ясаган операцияләрнең нәтиҗәлелеге дә бик югары.
— Фоат Шәйхетдинович, әле яңа елга керер алдынан гына республикабызның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда бездә яман шеш белән авыручылар саны тулаем алганда артса да, бу авырудан үлүчеләр саны 4,7 процентка кимеде дигән иде. Бу хакта Сезнең фикерегез нинди?
— Әйе, яман шеш авыруы елдан-ел арта бара. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген республикада яшәүче һәр 35 кешенең берсе әлеге авыру белән очраша. Кайбер төбәкләрдә бу сан бәлки артыграктыр яисә кимрәктер, чөнки авыруларны ачыклау, диагностика бөтен җирдә дә бертигез дәрәҗәдә түгел бит. Әлеге саннардан куркырга кирәкми. Аннан соң соңгы елларда республикабызда диспансерлаштыру эшенең яхшыруын, «Күчмә сырхауханәләр»нең нәтиҗәлерәк эшли башлавын да онытмаска иде. Мобиль сырхауханәләр бит район үзәкләреннән еракта урнашкан кечкенә авылларда яшәүчеләрдәге авыруларның беренче билгеләрен ачыклауда зур роль уйныйлар. Яшерен-батырын түгел, бездә бит кешеләрнең байтагы ниндидер авыру билгеләре күренә башласа да табибка күренергә ашыкмый, үтеп китәр әле дип уйлый. Әмма кайбер чирләр (шул исәптән онкология дә) якадан шундый итеп эләктереп ала ки, табибка күренгәндә инде аны дәвалау өчен шактый нык көч түгәргә туры килә. Халыкта: «Бурычын яшергән — бөлгән, чирен яшергән — үлгән» дигән мәкаль дә юктан гына тумагандыр...
— Ә бу чир эләкмәсен өчен беренче чиратта ни эшләргә кирәк?
— Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга. Болар бер дә китап сүзләре түгел. Экологиябез елдан-ел начарлана, нәрсә ашаганыбызга игътибар итмибез. Һаман каядыр ашыгабыз. Акча эшләргә, дөнья куарга тырышабыз. Болар барысы да ахыр чиктә нервыларга китереп бәрә. Тәмәке тартмаска икәнен күпләребез белә дә бит, ә тартабыз. Минем махсус санаганым юк, әмма операциягә кергән ир-атларның яртысыннан артыграгының тәмәке тартканын беләм. Иң кызганычы шунда: аларның байтагы әле катлаулы операцияләрдән соң да бу яман гадәтләрен ташлый алмыйлар. Нәтиҗәне инде беләсез.
Халыкның эш артыннан, дөнья куган булып, үзенең сәламәтлеген уйлап та бирмәве дәвалау нәтиҗәлеген бик түбәнәйтә. Югыйсә һәр кеше тәнендә, организмында берәр үзгәреш күрүгә табиб янына килергә тиеш. Әйтик, хатын-кыз күкрәк бизендә ниндидер тайпылыш барлыгын сизүгә куркып өендә утырмыйча, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итсен. Эчәкләрне, ашказанын даими тикшереп тору кирәк. Мәсәлән, Япониядә 50 процент авыру башлангыч чорында ук табылып, гомуми савыктыру күрсәткече 97 процентка җитә икән, моңа гаҗәпләнәсе юк. Бездә күпләр, бигрәк тә авыл җирләрендә яшәүчеләр, әйткәнемчә, малларны карыйсы бар, теге эш, бу эш дип табибка күренергә бик ашыкмыйлар, ә инде күренгәндә соң булырга мөмкин.
— Фоат Шәйхетдинович, белгәнебезчә, медицинаның юнәлешләре бик күп. Ә Сез ни өчен онкология өлкәсенә кереп киттегез?
— Ә мин дөресен генә әйткәндә, медицина институтына да абыем Тәлгать кушканга гына барган идем. Югыйсә Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәгән балта остасы әтием Шәйхетдин белән Ишем авылыннан килен булып төшкән әнием Рәхимәнең җиде баласы арасыннан бер үзем кешеләр сәламәтлеген кайгыртучы өлкәне сайладым. Мәктәптә яхшы укыганлыктан институтка керү имтиханнарын әйбәт кенә биреп, студент булгач, күпчелеге училище тәмамлаган фельдшерлар белән бер төркемдә укырга туры килде. Алар бит азмы-күпме бу өлкә белән танышлар. Шуңа күрә дә алардан калышмаска теләп шактый нык тырышырга туры килде.
Институтны тәмамлагач, туган ягым Кама Тамагында 4 елдан артык хирург булып эшләдем. Сусыз, җилләр уйнап торган агач бинада көне-төне авыруларга ярдәм күрсәтергә туры килде. Әле алай гына да түгел, белгечләргә нык тилмергән Сөйки, Олы Кариле, Тәмте участок сырхауханәләренә дә еш чакыралар иде. Пароходтан төшереп калдырылган авыруларга да хезмәт күрсәтергә туры килде. Соңрак баш табиб вазыйфасына билгеләнгәч, операцияләргә хуҗалык эшләре дә өстәлде.
Белемемне һәм тәҗрибәмне арттырырга теләп, кире Казанга килдем дә, кайчандыр, 4-6 курсларда укыганда шәфкать егете булып эшләгән шәһәр онкология сырхауханәсендә эшли башладым. Табиблар белемен күтәрү институтының онкология һәм хирургия кафедрасы мөдире, профессор Мойше Зельманович Сигал җитәкчелегендә шөгыльләнеп, «Ашказаны яман шеше буенча яңа операцияләр» дигән темага кандидатлык диссертациясе яздым. Язу бер нәрсә, ә менә аны яклау бөтенләй икенче әйбер. 1983 елда СССР Медицина фәннәре академиясендәге бөтенсоюз онкология фәнни үзәгендә танылган галимнәр карап торганда унлап авыруга операция ясап, фән кандидаты дигән дәрәҗәгә лаек икәнлегемне расладым.
Шуннан соң инде медицина институтында да укыта башладым. 1987 елда остазым М.Сигал белән бергәләп «Гастроэктомия, резекция желудка по поводу рака» дигән китап та бастырып чыгардык. 17 басма табаклы бу китап биш мең данәдә чыкса да тиз арада таралып та бетте. Аны тагын да тулыландырып 1991 елда икенче тапкыр янә биш мең данәдә бастырып чыгардык.
— Үз гомерегездә ничә операция ясадыгыз?
— Санаганым юк. Кама Тамагында эшләгәндә көн саен диярлек ясый идем, ә кайбер көннәрне хәтта икешәр-өчәрне дә. Онкология үзәгендә инде көн саен ясамыйм, кайберләрендә турыдан-туры үзем ясамасам да катнашып, шәкертләремә киңәшләр биреп торам. Минем өчен хәзер сан түгел, ә сыйфат кыйммәтрәк.
— Сыйфат дигәндә нәрсәне күздә тотасыз?
— Пациентларымның медицина ярдәме күрсәтелгәч тә тагын берничә елга җитәрлек дәрт, энергия алып яшәрлек савыгуларын. Ә андыйлар, Аллага шөкер, бик күп. Гомумән алганда Казан онкологларының дәрәҗәсе ил күләмендә дә бик зур. Моның белән дә горурлана алабыз.
— Гаиләгездә Сездән башка тагын табиблар бармы?
— Хатыным Филизә урта мәктәптә биология укытты. Ни кызганыч, моннан 13 ел элек вафат булды. Урыны оҗмахта булсын! Өч кызым да — Айсылу, Резеда, Фәридә табиб һөнәрен сайладылар. Дөрес, Айсылу гинекология буенча китте, ә Резеда белән Фәридә онкологлар. Дүртебез дә шушы бер бинада эшлибез. Бәлки оныклар да безнең юлны сайларлар әле — кем белә?
— Шәкертләрегез күпме? Бүген медицина университетында онкология буенча белгечләр җитәрлек күләмдә әзерләнәме?
— Аллага шөкер, шәкертләрем байтак. Аларның җидесе — медицина фәннәре кандидатлары.
Соңгы вакытта медицина университетында ел саен 16-20 кеше онколог белгечлеге ала. Беренче карашка шактый күренсә дә, гомуми исәптә әлләни зур сан түгел бу. Ни өчен дигәндә, беренчедән, аларның барысы да үз юнәлеше буенча эшләми. Икенчедән, авырулар саны ел саен арта бара, ә безнең күп кенә район сырхауханәләрендә, хәтта зур шәһәр поликлиникаларында да онколог-табиблар җитешми.
— Фоат Шәйхетдинович, сер түгел: соңгы вакытта шушы өч хәрефле яман авыру, чыннан да, замана чиренә әйләнде. Элегрәк аның барлыгын белмәделәр микән, бу хакта әлләни күп сөйләмиләр иде кебек...
— Табиблар, дәвалаучылар аның барлыгын борынгы заманнарда ук белгәннәр. Тарихта рак авыруының исемен Гиппократ уйлап чыгарган дигән мәгълүматлар бар. Безнең эрага кадәр дүрт гасыр элек үк әлеге авыруны күзәткән, аның билгеләрен өйрәнгән кеше ул. Ә Гиппократтан соң 1,5 мең еллар чамасы узгач мәшһүр Әбүгалисина «Табиблык фәне кануннары» дигән хезмәтендә: «Яман шешне рак дип атау, аның ягъни кысласыман тәннең (кысла — русча рак) теге яки бу органга чатырдап, ычкынмаслык итеп ябыша торган гадәтенә ишарәләп, әлеге су җан иясенә охшавыннан чыгып әйтелгәндер», — дип яза.
Гиппократ та, Әбүгалисина да, башкалар да бу авыруның килеп чыгышын ныклап өйрәнгәннәр, аны дәвалау буенча һәркайсы үз фаразларын әйтеп калдырган. Гиппократ, мәсәлән, аның килеп чыгышын, тәннең төп сыекчалары — кан, лайла, сары һәм кара үт суының пропорциясе бозылу нәтиҗәсе дип санаган. Аннан шактый соңрак яшәгән Рим табибы Гален: «Үт сулы хатыннар яман шешкә ешрак дучар булучан», — дип язып калдырган. Ягъни, әче су тәмен телеңдә тойдыңмы, табибка йөгер дигән сүз бу.
— Шундый авыру барын әллә кайчан белгәннәр дисез. Ә аңа карата дару әле һаман да уйлап табылганы юк. Моны ничек аңларга?
— Әйе, салкын тиюгә, гриппка каршы бер таблетка эчтең дә терелдең принцибын бу авыруга карата кулланып булмый. Бүген фәндә ракның 300ләп төре билгеле, ә аның еш очрый торган дистәдән артык төре белән без көн дә очрашып торабыз. Соңгы вакытта онкология фәне, аны дәвалау ысулларын куллану да шактый алга китте. Иң мөһиме: әлеге авыруны алдагы стадияләрендә үк ачыклый торган заманча җиһазлар бар хәзер. Димәк, бу авыруның беренче билгеләре күренә башлауга ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, беренче стадиядәге авыруларның барысы да диярлек дәвалауга яхшы бирелә. Ә инде яман шеш өченче, дүртенче стадияләргә җиткәч — аны дәвалау да катлаулырак. Безнең бурыч — авыруларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтеп, аларның гомерләрен озайту. Әйткәнемчә, Казан хирурглары, онкологлары чит илләрдә дә югары бәяләнәләр. Акча түгеп, чит илгә китү, үзеңне күпмедер дәрәҗәдә тынычландыру гына, чын дәваны безнең онкоүзәктә дә алырга мөмкин. Хәтта чит илләрдән дә «тереләчәгенә өмет юк» дигән язу күтәреп кайтучыларга да ашыгыч дәвалау ысуллары кулланып, гомерләрен озайта алабыз. Яман шеш — чыннан да, куркыныч авыру, әмма хөкем карары түгел.
— Бу өлкәдәге халык медицинасына ничек карыйсыз?
— Син үзең дә авырый башлагач ник алар янына түгел, ә минем янга килдең соң? Гомумән алганда халык медицинасына каршы түгел мин, булсын. Ә менә яман шешне заманча җиһазландырылган онкоүзәкләрдәге югары квалификацияле табиблар ярдәмендә генә җиңеп була.
— Бу очракта Сезнең кебек алтын куллы хирурглар ярдәмендә дип өстәргә кирәктер. Чыннан да, Сез гомерләрен озайткан пациентлар арасында кемнәр генә юк?! Гади хезмәт кешеләре генә түгел, ә илдә-көндә билгеле дәүләт эшлеклеләре дә, хәрбиләр дә, артистлар да, галимнәр дә, язучылар да байтак. Әнә шундый пациентларның берсе — танылган журналист һәм шагыйрь Шаһинур Мостафин cезгә багышлап
Сезнең кебек чын осталар
Йөз елга бер туадыр,
Җир — өч кит өстендә түгел —
Сезнең кулда торадыр...
...Рәхмәт Сезгә барысы өчен
Яшәү бүләк иткәнгә,
Тормышыбызны матурлап,
Һаман алга илткәнгә!
Батырлык кыласыз һәркөн,
Армый-талмый эшлисез,
Гасырлар мактап сөйләрлек
Искитмәле Кеше Сез!
дип язган иде.
Үзегезгә дә дәвалап, аякка бастырган меңәрләгән пациентларыгыз исеменнән мең дә бер рәхмәтебезне белдерәбез!
Әңгәмәдәш — Атлас ГАФИЯТОВ |
Иң күп укылган
|