поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.02.2020 Милләт

Дөньяда иң матур тел

7 - 10 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV төбәкара олимпиада узды. Анда Россиянең 21 регионыннан 163 бала катнашты. Самара өлкәсеннән бәйгедә “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Айтурган Осмонова, Алия Гыйматдинова, Алия Биксалиева, Билал Газизов, Данир Вагыйзов, Илназ Гарипов һәм Исламия Гарипова (укытучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Фәния Гыйлаҗева), Похвистнево районының Гали авылыннан Айрат Сәлимов һәм Шенталы районының Денис авылыннан Айдар Фәләхов һәм Диләрә Идиятуллина катнаштылар.

- Чара, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ел саен катнашканлыктан, оештыручылар да безне беләләр. “Ничек килеп җиттегез?” - дип, туганнарча бик җылы каршы алдылар, шәһәр үзәгендә урнашкан “Регина” кунакханәсенә урнаштырдылар.
 
Олимпиада 27 санлы гимназиядә узды. Балаларны, сыйныфлары буенча төркемнәргә бүлеп, төрле классларга утырттылар. Татар теленнән язма эшләр тест формасында үтте. Мәсәлән, бирелгән сүзләргә тамырдаш сүзләр табарга, җөмләдә аерып бирелгән исемнең килешен билгеләргә, рус телендәге җөмләләрне татарчага тәрҗемә итәргә кирәк иде. Бу биремнәр балаларда әллә ни зур кыенлык тудырмады. Шул ук көнне ТАССРның 100 еллыгына багышланган иҗади бәйге узды. Балалар Татарстан турында шигырьләр сөйләделәр. Бу бәйгедә җиңүчеләр арасында Гали авылы укучысы Айрат Сәлимов та бар иде.
 
Ә икенче көнне укучылар татар әдәбияты буенча сынау үттеләр. Самара өлкәсе укучылары, барлык бәйгеләрдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, төбәкара олимпиада призерлары исеменә лаек булдылар һәм Халыкара бәйгедә дә катнашачаклар. Ә Гран-при бүләген Башкортостан Республикасы һәм Төмән өлкәсе укучылары яуладылар.
 
Гомумән, мондый чараларда даими катнашырга кирәк. Алар балаларда ана телен өйрәнүгә теләк уята, дип саныйм. Укучыларга да андый бәйгеләр ошый. Беренчедән, берничә көнгә булса да, чын татар мохитына чумалар. Икенчедән, яңа дуслар табалар, - дип сөйләде Денис авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Нурсинә Хаматшина.
 
 
- Бәйгеләрдән тыш, оештыручылар бай һәм кызыклы мәдәни программа әзерләгәннәр иде. Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында - “Супер кияү”, ә икенче көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында “Эх, алмагачлары” спектакльләрен карадык. Балалар “Шаян ТВ”, “Сәләт” яшьләр үзәге вәкилләре, “Караш” төркеме белән очраштылар.
 
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үткән бүләкләү тантанасы да күңелдә зур тойгылар калдырды. Тантанада Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Илсур Һәдиуллинның, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиковның катнашуы чараны тагын да дәрәҗәлерәк итте.
 
Оештыручылар җиңүчеләргә дә, призерларга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
 
Кунакханәдә миңа Свердловск өлкәсе Әртә районының Манчаш Тамак авылы мәктәбе татар теле укытучысы Дамир Каюмов белән бер бүлмәдә яшәргә туры килде. Дамир әфәнде Сверловск өлкәсендә бүген 21 мәктәп булуы, шуларның 18ендә татар теле укытылуы турында сөйләде. Прокурор тикшерүләреннән соң да өч мәктәпнең уку планында атнасына өч сәгать татар теле дәресе сакланып калган. Ә Самара өлкәсендә бары тик 13 мәктәптә генә татар теле дәресләре укытыла. Аның да күбесендә факультатив дәрес буларак кына. Безнең Гали авылы мәктәбендә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр керсә дә, балаларга программаны тулысынча үзләштерү өчен бу аз, дип саныйм. Бәлки шуңа да язма эшләрдә укучыларыбыз җиңүчеләр рәтендә була алмагандыр. Шулай да, киләчәктә алар яңа үрләр яуларлар, дип өметләнәм. Олимпиада биремнәрен карап, балалар белән эшләгәндә басым ясарга кирәк юнәлешләрне дә исәпкә алдым”, - дип сөйләде Гали авылы мәктәбе укытучысы Искәндәр Латыйпов.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 14.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»