поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
01.07.2010 Җәмгыять

ЗАМАНА ДЖУЛЬЕТТАЛАРЫ

Бу вакыйганы авыл халкы аяз көнне яшен суккандай кабул иткән иде. Әлеге хәбәр берничә көн эчендә колактан колакка, авыздан авызга күчә-күчә бөтен район буенча таралды. Болай да чебеннән фил ясарга ярата торган халыкка тәмләп сөйләр өчен азык булды ул. Ә вакыйга чыннан да һушны алырлык иде. Моңарчы күрелгән хәлмени – авылда 14 яшьлек кыз бәби алып кайтты. Әти-әниләре азакка кадәр белмәгән, диделәр. Сабыйның әтисе турында да берни әйтергә теләмәде яшүсмер. Ә бу исә берсеннән-берсе «кәттәрәк» имеш-мимешләр, төрле фаразлар таралуга бер сәбәп кенә булды. Гайбәт диңгезе шаулады да тынды. Хәзер ул бала үсеп, мәктәптә укый инде.

Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәрендәге 13 яшьлек кызның башын югалтыр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булу тарихы бүген дә үзенең актуальлеген җуймады, алай гына да түгел, тагын да яңа төсмерләр белән баетылды.

 

Казан шәһәренең «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең психологы Каринэ Гилашвили сүзләренә караганда, бу хәл, беренче чиратта, ата-аналары белән уртак тел таба алмаган яки интернатларда үскән кызлар белән килеп чыга. Яшүсмер мәхәббәткә сусаган була, тик алар аны нидә чагылганын гына аңлап бетерми. Кайчандыр үзләре дә ярату, наз, яклау күрмәгәнлектән, яшүсмерләр әлеге бушлыкны җенси мөнәсәбәтләр белән тутыра. Мәсәлән, 17 яшьлек Алена тулы ятим. Ул хәзерге вакытта Казанның Мәүлет урамындагы интернатта яши. Шушы көннәрдә баласы туарга тиеш, аннан соң башка интернатка күчәчәк. Туачак сабыеның әтисе – үзеннән бик күпкә олы кеше. Кыз аны чын күңелдән яраткан, шуңа күрә баласын да табарга тели икән. Әмма сөйгән яры өчен генә бу хәбәр шатлык булмаган. Ул: «Әллә минем белән генә йөрдем дигәнеңә ышанам дип уйлыйсыңмы? Бала тусын, аннан соң ДНК ясаячакбыз. Минеке булса – өйләнәм, юк икән – дүрт ягың кыйбла», – дигән. Яшь әниләр балаларын карарга һәм тәрбияләргә сәләтле түгел дип кистереп әйтү дә дөрес түгел, ди психолог. Аның фикеренчә, бу вазифага бик җаваплы караганнары да бар. Дөрес, яшь әни статусына күбрәк имин яки тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән яшүсмер ия була, әмма бай тормышта яшәүчеләрнең балалары бу адымга бармый дип уйлау да хата.

 

«Беренчесе дә, соңгысы да түгелмен»

 

Оля һәм булачак әти белән без Казанның бер сәүдә үзәгендә очраштык. 16 яшьлек кыз (ни өчендер аны хатын дип әйтәсе килми) техникумның беренче курсын тәмамлап йөри. Булачак әти, Оля белән бер яшьтә булса да, бөтенләй бала-чага күренә. Оля телефоннан сөйләшкәндә үзен бик тәкәббер тоткан иде. Алдан ук: «Хәзер матди кыенлык кичерәм, акча кирәк. Син миңа ничек ярдәм итәргә җыенасың соң? Шундый кешенең телефон номерын биргән очракта гына синең белән күрешәчәкмен», – дигән шарт куйды. Исемеңне күрсәтмәм, ярдәм итәрмен, дигәч кенә ризалашты Оля. Очрашуга килгәч тә, Берлинны алган төсле атлавыннан оялу, читенсенү кебек нәрсәнең бу кызга ят булуын аңладым. «Син миннән шикләнмә. Үзең сөйләгәннән артык берни дә язмам», – дигәч кенә йөзе бераз ачылды. Туачак сабыеның әтисе Коля белән июльнең 10ысында ЗАГСка барасылар икән, бер айдан балалары дөньяга аваз салырга тиеш. Коля белән 1,5 ел очрашып йөргәннәр, аңа кадәр дә егетләрем булды, ди кыз. «Әмма монысы белән барысы да шулай җитди тәмамланыр дип уйламаган идем», – ди ул. Ярый әле, бала көтүен белгәч, егете үзен чын ир-атларча тоткан. «Үзем бу хакта белү белән үк, бернигә дә карамыйча, сабыйны калдырачакмын, дип уйладым. Егетем дә аборт ясатуны тыйды», – диде Оля. Өйләнешкәч, әти-әниләре белән бергә торачаклар икән. Әмма яшьләр алар җилкәсендә утырырга теләмиләр, ахры. Егете әлегә укый, аннан соң эш эзләячәк икән. «Үземнең әни беркайда да эшләми, әти кибет тота. Әлбәттә, алар безгә ярдәм итәчәк. Әмма мине хәзер барыннан да элек, бала сәламәт туармы, алга таба ничек яшәрбез, дигән мәсьәлә борчый. Акча җитми, витаминнар алырга кирәк. Әмма баламны бик иртә табам дип борчылмыйм. Мин беренчесе дә, соңгысы да түгел», – диде ул.

 

Кечкенә әниләрнең зур проблемалары

 

...Ул инде бала түгел, әмма хатын да булып җитмәгән. «Курчак, өйле» уйнарга тиешле яшүсмер үзе дә сизмәстән олылар тормышына аяк атлаган. Бездә яшь әниләргә баланы үзе тәрбияләүне тыючы законнар юк, әмма мине моның икенче ягы – алардан нинди дә булса реаль файда бармы икәнлеге кызыксындыра. Кызларның укуга хокуклары бар, әмма мәктәптән алар автомат рәвештә чыгып китә. Теләге булганнар, кичке мәктәптә укып, 9 нчы сыйныфның аттестатын алырга мөмкин. Аннан соң бернинди дә белеме булмаган яшүсмергә, әле җитмәсә кулында кечкенә баласы була торып, эш табу тормышка аша торган хәлме?! Димәк, кинәт кенә килеп кергән олылар тормышы яшүсмерне һәрвакыт акча җитмәүчелек, документларны рәсмиләштерү, сабыйны ничек карарга кирәклеген белмәү кебек проблемалары белән каршы ала. Ә оятын кая куярсың? Ярар, әгәр кызның сөйгән яры үзеннән берничә яшькә олырак, акча эшли, мөнәсәбәтләре сыналган һәм чыннан да бер-берләрен яраталар икән, кияүгә чыгу иң уңышлы юл булачак. Әмма әгәр инде яшь әтигә дә 14 яшь һәм йөклелелек – очраклы төн уздыруның ачы нәтиҗәсе генә булса, бергә яши башлау белән генә проблемалар хәл ителерме икән? Кара тапны инде юып төшереп булмый, тик менә яшүсмер ялгыз ана статусыннан колак кагачак. Ә андыйларга аз булса да дәүләт ярдәме күрсәтелә: пособие, балалар бакчасына һәм җәйге лагерьларга урнаштырганда ташламалар, бер тапкыр түләнә торган түләүләр бар...

 

Ничек хәл итәргә?

 

 «Котлыйм, тиздән әти-әни булачаксыз», – дигән хәбәр булачак әти-әнигә шатлык-сөенеч алып килергә тиеш. Ә бер кочак проблемалар һәм «баш авыртуы» түгел. Шатлыкны ничек итеп проблемага әйләндермәскә соң? Монда яшүсмерне генә гаепләп, аңа бармак төртеп күрсәтеп кенә мәсьәләне хәл итү мөмкин түгел. Бу күренешнең тамырлары әлеге дә баягы гаиләгә, тәрбиягә, иманга, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышануга, аның җәзасын алудан куркуга барып тоташа. Аннан соң балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, ниндидер юллар белән мөнәсәбәтләрен җайларга, аңлашырга теләмәгән ата-аналарны, берничә сөяркәсе булган «гаилә башлыклары»н, читтә «типтерүче» әниләрне, мәктәп укучыларының, яшь егет һәм кызларның сексуаль тормышын пропагандалаган сериалларны, «Дом-2» кебек шоуларны күрсәткән телевидение җитәкчеләрен, шәрә хатыннар сурәтен бастырган, ничек итеп ләззәт алырга өйрәткән «очсызлы» газета-журналлар чыгарган мөхәррирләрне һәм туйганчы күңел ачуны, эчү-тартуны, наркотик куллануны, яшьли җенси мөнәсәбәтләргә керүне кыйбла итеп алган яшьләрнең проблемаларына күз йомган түрәләрне җаваплылыкка тартырга кирәк. Проблемалы гаиләләр, яшүсмерләр белән махсус шөгыльләнгән үзәк белгечләре барысы да беравыздан мәктәпләргә йөклелекне профилактикалаучы дәресләр кертергә кирәк дигән фикерне алга сөрә. Мәктәп укытучыларының: «Укучылар, җенси мөнәсәбәткә кергәндә, зинһар, саклану чараларын күрегез», – дип әйтүләрен күз алдына китерә алмасам да, монда һич кенә дә аларны гаеплисем килми. Җәмгыять, тәрбия шулайга таба баргач, алар нишләсен?

 

Ә инде проблема бар икән, аны хәл итү юлларын да эзләргә кирәк. Беркатлылыгы белән алданган, көчләү корбаны булган, әти-әнисенең битарафлык томаны белән капланган карашларын күреп үскән, үзләре дә «капкын»га эләккән яшь әниләргә һәм аларның сабыйларына Казанда реаль ярдәм күрсәтеләме соң? Шул сорауга җавап табу өчен шактый гына эзләнергә туры килде. Мондый балалаларга психологик, юридик һәм аз гына булса да матди ярдәм күрсәтә торган «Гаилә» һәм Казан шәһәренең яшьләр һәм балалар эшләре буенча комитетының «Ышаныч», «Сердәш» үзәкләре бар. Мәсәлән, «Ышаныч» үзәге боткалар, памперслар, бала арбасы, кием-салым кебек кирәк-яраклар белән дә булыша. Моннан тыш «Казан әниләре», «Мы рядом» хәйрия иҗтимагый оешмалары эшләп килә. Әмма, кызганыч, соңгысы турында белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Хәтта шушы мәсьәләләр үзәгендә көне-төне кайнаучы учреждениеләрнең дә бер-берсе турында тулысынча хәбәрдар түгеллеге ачыкланды.

 

«Мы рядом» оешмасының директоры Юлия Верткова үзе дә әлеге проблемаларны ишетеп кенә белми. 21 яшьлек вакытта аның кулында инде 1,5 яшьлек бала һәм мең төрле проблемалар була. «Безгә элеккеге наркоманнар да, ятимнәр дә, өйләреннән куып чыгарылганнар да, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән кызлар да килә. Алар әти-әниләре, укытучылары тарафыннан яклау тапмый, әйләнә-тирәдәгеләрнең кырын карашын сизә. Балигъ булмаган әниләр Казанда бик күп дип әйтмәс идем. Ә менә районнарда шактый. Мәсәлән, хәзерге вакытта Буа районында яшәүче дүрт кыз белән эшлим. Аларның берсенә – 13, икенчесенә – 15, ә калганнарына 16шар яшь. Күптән түгел генә бер мөселман гаиләсе килде. 15 яшьлек кызлары бәби көтә. Әнисе дә, кызы да икәүләп елый. Кызы: «Баланы калдырам», – дип ялвара, әнисе: «Син безнең бөтен гаиләне, бөтен нәселне, Аллаһы Тәгаләне хур иттең. Баланы төшер», – дип үкси. Тик мин бер нәрсәне аңламыйм: яралгыны үтерү гөнаһ түгелмени соң ул?» – ди Юлия. 

 

Нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: безгә тернәкләндерү үзәге җитми. Мәсәлән, Санкт-Петербург һәм Россиянең тагын берничә шәһәрендә өйләреннән куып чыгарылган, барып керерлек урыннары булмаган яшь әниләр яши, укый, балаларын тәрбияли торган тернәкләндерү үзәкләре эшли. Ә бездә андыйлар япа-ялгыз урамда кала, бәхет елмайса, вакытлыча йә хастаханәдә яки монастырьда яши. Шундый язмышка дучар булган бер кыз турында сөйләде Юлия. Кызларының йөкле икәнен белгән ата-ана булачак әнине өйдән куып чыгарган. Тегесе исә егете янына киткән. Әмма анысы да куркып, кызны өенә дә кертмәгән. Шуннан соң, чарасызлыктан, яшүсмер гомерен элмәк белән чикләгән. «Соңыннан әниләре бик үкенде. Җир тырный-тырный елады. Әмма терсәк якын – тешләп булмый», – диде Юлия. Күптән түгел генә бу теманы республика клиника хастаханәсенең гаиләне планлаштыру һәм репродукцияләү үзәге мөдире Фирая Сабировага кузгаткан идем, ул да үзенең борчылуын белдерде. «Проблема чыннан да җитди, әмма шундый тернәкләндерү үзәкләре турында сүз кузгатылса да, ахырга кадәр җиткерелми», – дигән иде ул.

 

Без бүген елдан-ел балалар күбрәк туу, кешенең сәламәтлеге өчен көрәш, халыкның белемен күтәрү турында сөйләшәбез. Әмма балалар саны арту ул турыдан-туры хатын-кызга мөнәсәбәт белән бәйле. Ә балигъ булмаган аналар мисалында бу аеруча нык чагыла. Табаргамы? Сәламәтлекне сакларгамы? Әллә укуны кайгыртыргамы? Кызганыч, әмма күп очракта яшь әни җиде юл чатында япа-ялгызы кала. Монда инде аны бары тик үз-үзенә ышаныч кына коткарып калырга мөмкин.

 

Чит ил үрнәге

 

Үсеш алган Европа илләрендә балигъ булмаган әниләргә ай саен 600 евро күләмендә пособие түләнә. Аларга шулай ук белем алуда, медицина ярдәме күрсәтүдә һәм тораклы итүдә дә ташламалар каралган. Америкада һәм Канадада яшь әниләр өчен социаль приютлар күп төзелә. Халык аларга бик теләп матди ярдәм күрсәтә, чөнки биредә хәйрия чараларында катнашкан кешеләр салым түләүдән азат ителә. Скандинавия илләрендә исә хатын-кызларның күбесе беренче балаларын 30 яшьтән соң гына таба, әмма әгәр балигъ булмаган яшүсмер бәби алып кайта икән, ул рәхәтләнеп дәүләттән – матди, җәмгыятьтән әхлакый ярдәмгә өметләнә ала.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»