|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2020 Криминал
Чаллыда яшәүче гаиләне дүрт баласын, шул исәптән яңа туган сабыйны кыйнауда гаеплиләрЧаллыда яшәүче гаиләне (әтиләре - үги ата) баларын вәхшиләрчә кыйнауда гаеплиләр. Төпчек баланы гаиләдән алганнар, ә өч олы баланы үз әтиләренә тапшырганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Тикшерү фаразлаганча, узган елның декабреннән бирле 33 яшьлек хатын һәм аның белән яшәгән 25 яшьлек ир-егет даими рәвештә хатынның беренче никахыннан туган өч олы баланы (15, 11 һәм 7 яшьлек) һәм үзенең яңа туган сабыен кыйнаган.
Балаларны мыскыллау турында бу гаиләнең күршеләре сөйләгән. Яңа туган баланы гаиләдән алганнар, ә өч олы баланы үз әтиләренә тапшырганнар.
«Газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчеләргә җәза билгеләү хәл ителә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|