поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.02.2020 Хәвеф-хәтәр

25 градуста кар өемендә табылган сабый комада

Башкортстан тикшерүчеләре республиканың Мәләвез районында туңу нәтиҗәсендә 2 яшьлек баланың сәламәтлегенә авыр зыян килү факты буенча ике җинаять эше кузгаткан. Бу очрак Нөгеш авылында булган.

РФ Җинаять кодексының 118нче мәддәсе буенча (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү), шулай ук 125нче мәддәсе буенча (хәвеф янаган хәлдә калдыру) тикшерү эшләре башланган.
 
— Тикшерүчеләр полиция хезмәткәрләре белән берлектә вакыйга урынын карады, ана һәм башка гаилә әгъзалары һәм аларның якыннарыннан сораштырдылар, — дип хәбәр итәләр Башкортстан Тикшерү комитетында. — Бала ничек урамда калган, шул сорауга җавап эзләнә. Зыян күрүче гаиләсенең торак-көнкүреш һәм социаль шартлары өйрәнелә, суд-медицина экспертизасы үткәрү планлаштырыла. Тикшерү барышында баланың әнисе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кешене хәвефле хәлләрдә калдырган өчен законда 80 мең сумга кадәр штраф, хәтта бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Үз чиратында, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен гаеплегә зур штрафтан алып өч елга кадәр төрмә яный.
 
Исегезгә төшерәбез: ике яшьлек сабыйны шәхси йорт ихатасында тапканнар иде. Билгеле булганча, әнисе төнлә улын тикшерергә торган, тик аны үз караватында тапмаган. Урамга чыккач, ул аны кар көртендә таба һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Малай нык туңган, ул төнне тышта 25 градус салкын булган. Ул әле комада.
 
Иртәгә, 12 февральдә, баланы Уфага республика дәваханәсенә күчерәчәкләр.
Фото:  westi.ru
Автор: Резеда Галикәева, Кызыл таң

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»