поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.02.2020 Дин

Казанда Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның ашын үткәрәчәкләр

Бүген, җөмәдәл-ахир аеның 16-нчы көнендә (10-нчы февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, язучы, журналист-публицист Марат Әмирханов белән очрашты.

Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, иң беренче булып, әдип Марат Әмирханов соңгы елларда Тукайның даирәсен өйрәнүен ассызыклап узды: “Тукайның иҗаты турында языла, әмма аның даирәсе, әнисе Бибимәмдүдә абыстай, Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт гел читтә кала торды. Алар рухы белән бик көчле кеше булганнар. Өчиле авылында Г.Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт яшәгән йорт нигезе билгеле, ул урындагы йортка истәлек тактасы эленгән. 

Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, аңа күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән ана — Өчиле авылында (Татарстанның Арча муниципаль районында) туып үскән кыз. Бибимәмдүдә ападан Тукайга шагыйрьлек таланты әнисеннән күчкән булырга тиеш, чөнки Мәмдүдә апа үзе дә кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган”.
 
Шулай ук мөфти хәзрәт тә Тукай иҗаты һәм мирасы буенча кайбер кызыклы истәлекләрен сөйләде:
- Төркиядә укыганда, безнең укытучыбыз Мөхәммәтәмин Сирач (ул исән әле, аңа 90 яшь) бер очрашуда татар галиме Муса Бигиевны күрүе турында сөйләде. Мөхәммәд Сирач – Госманлы дәүләтенең соңгы шәйхелисламы Мостафа Сабриның шәкерте була. Татар галиме Муса Бигиев Мостафа Сабри белән очрашырга килә, чөнки Мостафа Сабри Муса Бигиевка каршы китап яза.
 
Шул ук вакытта Габдулла Тукай да Бигиевка каршы “Зур бәшарәт” дигән шигырь яза. Бу шигырьдән өзекләрне безгә остазыбыз Мөхәммәтәмин Сирач китерде. Анда Габдулла Тукай 1910 елда Муса Бигиевнең «Рәхмәте илаһия гомуми» дигән китабы басылып чыгу уңаеннан үз карашын җиткерә.
 
Габдулла Тукай исемен йөрткән филармония директоры да сүз алды, ул зыялы шәхесләрне искә алу, Коръән ашлары үткәрү чаралары буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Аның сүзләренчә, Бибүмәмдүдә абыстайның туган датасы төгәл билгеле түгел, үлгән елы – 1890 елның 30 гыйнвары (җөмәдәл-ахир аеның 10-нчы көне, 1307-нче ел).
 
Шуны күздә тотып, очрашуда катнашучылар быел җөмәдәл-ахир аенда Бибимәмдүдә абыстайның Коръән ашы үткәрү турында килеште. Очрашуда әлеге чараны Тукай премия лауреатлары, татар зыялылары, әдипләр, дин әһелләре катнашында үткәрү турында сүз алып барылды. Коръән ашы Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында уздырылачак.
 
Исегезгә төшерәбез: 2020 елны нәзарәт Туган тел елы дип атады. Шулай итеп, мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»