поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.02.2020 Авыл

Быелгы кыш хикмәтләре дәвам итә

Кичә яңгыр яуган иде, бүген синоптиклар янәдән республика халкын һава шартларының бозылуы турында кисәтә. Алар җиткергән хәбәр буенча, бүген юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Тулаем алганда, республикада атлантик циклоннар алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак, ди белгечләр.

Мондый көйсез һава торышының уҗымнарга йогынтысы ничек? Кинәт суытып җибәреп, алар зыян күрмәсме? Белгечләр белән әнә шул турыда сөйләштек.
 
“Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина әйтүенчә, гыйнварның беренче декадасы башка еллар белән чагыштырганда, 8–10 градуска җылырак булды. Шулай булуга карамастан, хәзерге вакытта уҗымнар яхшы хәлдә.
 
– Безнең үзәк белгечләре атна саен районнарда уҗым культураларының торышын тикшерә. Хәлләр барлык районнарда да бер дәрәҗәдә. Бу районда хәлләр начаррак, ә менә монысында яхшырак, дип әйтеп булмый, – ди ул.
 
Әйтергә кирәк, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда уҗым мәйданнары якынча 500 мең гектарны алып тора. Исегезгә төшерәбез: узган ел Татарстанда явым-төшем җитмәү сәбәпле, 218 мең гектардан артык көзге культуралар һәлак булган иде. Әлегә мондый куркыныч юк, ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров.
 
– Бу кыш гадәти түгел. Һава температурасы җылырак. Уҗымнар да кар белән капланган, алар аста яхшы саклана. Шуңа күрә бүген уҗымнар начар хәлдә дип әйтеп булмый, – ди ул.
 
Марсель Таһиров әйтүенчә, уҗым культураларын саклап калу өчен үсемлекләрдәге шикәр күләме мөһим.
 
– Көз көне үсемлекләрдә 25–30 процент чамасы шикәр тупланды. Бу – уҗымнар кышлау өчен яхшы күрсәткеч, – ди директор.
 
Таһировның фикерен Любовь Занина да куәтли. Аның сөйләвенчә, шикәр күләме күбрәк булган саен, үсемлекләр кышны яхшы чыгачак. Уҗым культураларының хәлен тикшергәндә дә белгечләр әнә шуңа игътибар итә.
 
– Хәзерге вакытта уҗымнардагы шикәр күләме 20–30 процент арасында тирбәлә. Бу бик яхшы. Әлеге күрсәткеч төшә икән, үсемлекләр һәлак булырга мөмкин. Ләкин әлегә бу мәсьәләдә бернинди дә куркыныч янамый, – ди ул.
 
Районнардагы агрономнар арасында, кар яумыйча, көннәр кинәт суытып җибәрмәсен тагын, дигән курку да бар иде. Чөнки шулай булган очракта, үсемлекләр өстендә боз элпәсе барлыкка килеп, алар тончыгырга мөмкин иде.
 
– Аллага шөкер, кар бөтенләй юк дип әйтеп булмый, – ди Лаеш районының Хәерби авылы агрономы Шамил Кушмин. – Әле менә шушы көннәрдә генә уҗымнарның хәлен тикшерделәр. Начар түгел. Кар катламы калын булмаса да, көннәр җылы торгач, куркыныч юк. Хәзер инде көннәр бераз суытып җибәрсә дә куркырга кирәкми, чөнки юрган булып түшәлерлек кар яуды. Бүген дә явып тора әле.
 
Белгечләр әлеге вакытта кырлардагы боз катламының юка – ике сантиметр чамасы гына булуын әйтә. Ул уҗымнарга зур куркыныч тудырмый, ди алар.
 
– Әгәр боз катламы өч сантиметрдан артса һәм ул кырларда өч атна дәвамында ятса, бу үсемлекләрнең 40 процентын һәлак итәчәк. Барысы да температура уйнауга бәйле. Көндез җылы, төнлә салкынайту боз катламын булдырырга мөмкин. Без һәр атна саен температура режимын күзәтәбез. Әгәр боз катламы калынайса, борчылырга кирәк, – ди Любовь Занина.
 
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, элеккеге авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исә, җылы һәм аз карлы “еврокыш” уҗымнарны йомшартырга һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип саный. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләгән.
 
– “Йомшак” температура, җылы кыш уҗымнарга тирән йокыга китәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә алар актив рәвештә шикәр куллануларын дәвам итәләр һәм язга йомшарып чыгарга мөмкиннәр. Уҗымнар бик яхшы старт ярдәме таләп итә – минераль ашламалар кирәк булачак, вегетация буенча алар шактый озак тернәкләнәчәк, – дигән ул.
 
Чәчүлекләргә бәйле хәлне озакка сузылган яки соң килгән яз, шулай ук февраль-март айларында калын кар катламы да кискенләштерергә мөмкин. Чәчүлекләр торышын бәяләргә һәм уңышны фаразларга вегетациягә чыкканнан соң гына мөмкин булачак.
 
– Әгәр уҗымнар кышлатудан “ярым ач” чыкса, бу  уңышка йогынты ясаячак. Уңышның нинди булуын вегетациягә чыккач кына якынча әйтергә мөмкин булачак, – дигән Марат Әхмәтов.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»