|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2020 Криминал
"4 яшьлек сабыйны коткарырга өлгермиләр"Казанның Яңа Савин районы судында дүрт яшьлек бала һәлак булган юл-транспорт фаҗигасе турындагы эшне карый башладылар. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә - 22 яшьлек Александр Пересыпкин. 8 октябрьдә Гаврилов урамында яшь кеше җәяүлеләрне күрми һәм аларны бәрдерә. Судка һәлак булган Адрианның әти-әнисе — Карина һәм Эдуард Гатауллиннар, аның юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән әбисе һәм шаһитлар килде.
Суд утырышында гаепләү карарын игълан итәргә, зыян күрүчеләрдән һәм шаһитлардан сораштырырга тиешләр.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, узган елның 8 октябрендә Гаврилов урамында «Мерседес» шоферы җәяүлеләр кичүендә өч кешелек гаиләне бәрдергән.
Әбисе һәм бабасы белән бергә 4 яшьлек Адриан җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыгып килгәндә юл-транспорт һәлакәте булган.
Урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм медиклар килгән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып китәләр. Әмма сабыйны алып килергә өлгермәгәннәр - ул ашыгыч ярдәм каретасында үлгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|