поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.02.2020 Мәдәният

Татарчага өйрәтү коралы - кино

Татарстан режиссерлары Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр Дамаскин төшергән “Кире” нәфис фильмы, “Каро” кинотеатрларында уздырылачак премьерасы алдыннан, “Художественный” кинотеатрында Самара татарларына күрсәтеләде.

“Кире” картинасы хәзерге заман проблемаларын тасвирлый. Сюжет уртасында гаилә башлыгы Мансур. Ул, заман тормышыннан йомылып, аңлы рәвештә чынбарлыктан кача, искечә яшәргә тырыша. Ирен үлеп яраткан хатыны Ләйсән һәм кызы Асия күпкатлы матур өйләр арасында кысылып калган иске өйләрендә яшәп яталар. Бәлки әле тагын да шулай яшәрләр иде, тик метро станциясе һәм аның өстенә сәүдә үзәге төзергә җыенган Мәскәү компаниясе риэлторы Камил аларның ишеген кага. Аны, үз өеннән күчәргә теләмәгән кире Мансурны җайлап-майлап, җирен сатып алу өчен җибәргәннәр.
 
Төп рольләрне Россиянең танылган актеры Камил Ларин һәм Галиәскәр Камал театрының күренекле артистлары Фәнис Җиһаншин, Гүзәл Сибгатуллина, Зөлфия Вәлиева башкаралар. Җырчы Эльмира Кәлимуллина да кыска, ләкин истә калырлык роль башкара.
 
Бу Казан кинематографистларының беренче картиналары гына түгел инде. 2016 елда Рөстәм Рәшитов Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча тулы метражлы нәфис фильм төшергән иде. Ул Казан мэры бүләгенә ия булды.
 
Самара тамашачылары “Кире” фильмына да югары бәя бирделәр. Фильм алдыннан Рөстәм Рәшитов махсус “Бердәмлек” укучылары өчен интервью бирде.

- Татарстанда, һәм гомумән Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының теле, гореф-гадәтләре темасы ни дәрәҗәдә актуаль?
 
- Мин Казанда күптәннән яшим, мультинациональ мәдәният эчендә “кайныйм” һәм проблемаларны күрәм. Әлбәттә, комедиядә күрсәтелгән күпчелек проблемаларны уйлап чыгардык. Казанда халык бик толерантлы. Ә башка җирләрдә ничек? Шуңа без бу фильм белән башка регионнарга чыгарга, Россия халыкларының фикерен белергә телибез.
 
- Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Камил Ларин “Кире”дә уйнарга ничек ризалашты? Аның белән эшләве җиңел булдымы?
 
- Камил Шамил улы белән элемтәгә керүгә үк, ул сценарийны җибәрүебезне сорады. Проект ошаган булса кирәк, ул бик тиз ризалашты. Дөресен генә әйткәндә, Камил әфәнде белән эшләргә шулай җиңел булыр дип уйламаган идем дә. Ул бик ачык, гади кеше булып чыкты. Кино төшерү мәйданчыгында файдалы киңәшләре белән дә ярдәм итте. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәндек. Камил Шамил улы соңгы елларда берничә фильмда татар кешесен уйнавы турында сөйләде. Ә менә безнең проектта аңа авыр булгандыр дип уйлыйм. Чөнки аны төшерү өчен бары тик 5 кенә көнебез бар иде. Камил әфәнде төп рольләрнең берсен башкарганлыктан, биш көн буе иртәдән кичкә кадәр кадрда иде. Хәер, ахырда ул безнең белән эшләвенә шат булуын белдерде.
 
- Үз акчаңа, яисә кеше биреп торган акчага фильм төшерү Казанда гадәти хәлме?
 
- Нәфис фильмны инициатива күрсәткән кеше акчасына төшерү очраклары моңа кадәр булмаган. “Тапшырылмаган хатлар” картинасы, мәсәлән, Татарстан мәгариф министрлыгы ярдәмендә дәүләт акчасына төшерелде.
 
- Фильм кайда төшерелде?
 
- Татарстанда. Казанда күпкатлы йортлар арасында кысылап калган йортны табарга кыен булды. Ләкин табылды. Кайбер эпизодлар Болгарда төшерелде. Ә Казан урамнарындагы бөкеләрдәге күренешләрне төшерү кыенлыклар тудырды. Моның өчен махсус рөхсәт алырга кирәк иде. Нәтиҗәдә, бу проблеманы да хәл иттек.
 
- Төп рольләргә актерларны ничек сайладыгыз?
 
- Фәнис Җиһаншин белән “Тапшырылмаган хатлар”да эшләгән идек инде, ул безгә бик ошады. Шуңа Мансур роле махсус аның өчен язылды. Риэлтор Розаның роле белән дә шулай булды. Бу рольдә без бары тик Татарстанның атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Фирая Әкбәрованы күрдек. Ә Камилгә килгәндә, сүз дә юк, барыбыз да бу рольгә тик Камил Ларинны чакырырга дигән фикердә идек. Ул татарча да бераз сөйләшә икән, Казанга килеп төшкәч, хәтта җырлап та күрсәтте. Шулай да, кинога төшкән арада, Камил Шамил улының татарчасы шактый баеды.
 
- Сезнең өчен татар фильмын төшерү мөһим идеме?
 
- Кино - телне өйрәнү өчен бик яхшы корал. Без татар телендә кызыклы сәхнә күренешләре ясарга тырышабыз. Аны караганнан соң кешеләрнең күңелендә ниндидер үзгәреш булырга, аларда ана телен өйрәнү теләге уянырга тиеш.
 
Фильм чынлап та тамашачыларны битараф калдырмады. Самаралылар аны алкышлап кабул иттеләр, сораулар биреп, үз фикерләрен әйтеп, режиссерларга яңа иҗади эшләрендә уңышлар теләделәр.

 


Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 05.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»