|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Хатлар
ӘЛЕ ЯРЫЙ СЕЗ БАР...Газета ул – җаныңда ни-нәрсә кайнаганын, гади халыкның ничек яшәгәнен, нәрсә дип сулаганын яктыртучы бердәнбер көзге. Бөтен газета да дип әйтә алмыйм, кызганычка каршы. "Т.Я." шунысы белән җанга кадерле: зур язучы да, су башнясында оператор булып эшләүче дә үз фикерен әйтә-яза ала анда. Әле менә Туфан абый Миңнуллинның минем мәкаләгә карата "Т.Я."ның 19 февраль санында басылып чыккан уй-фикерен укып тагы бер мәртәбә исләрем китеп утырдым. Ну, мин әйтәм, Миләүшә, зерә зарланасың бит син тормыштан! Кара, синең мәкаләләреңә кемнәр игътибар итә, авырып, киткәч син аякка бассын өчен нинди табиблар урыннарыннан купты! Син гомер буе хөрмәт итеп яшәгән, бер китабын калдырмый укып барган, сине упкыннан йолкып алган республикабызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе – Туфан абый сиңа икенче мәртәбә хөрмәт күрсәтә – шушы түгелме бәхет? Туфан абыйга гына түгел, минем язмаларымны укучыларга – барыгызда да рәхмәт. Мин шулкадәр сөендем, Туфан абый, рәхмәт сезгә, иң авыр чакларымда, нигәдер сез килеп чыгасыз "юлыма". Ходай шулай язгандыр, ахрысы. Минем мәкаләләргә зур игътибар бирүегез турында укып, шаклар каттым. Көтмәгән идем, каушап та калдым.Әдәби әсәрләргә килгәндә, Туфан абый, аның өчен Сез бар. Мин үземдә ниндидер сәләт тибәдер дип уйламыйм, ә язмаларны мин йөрәгем аркылы нәрсә уза – шулар буенча гына язам. Сез менә милләтебез бетмәсен өчен бик-бик тырышасыз бит, мин инде авылым бетмәсен иде, авылны шушы хәлгә калдыручылар укысыннар да, оялсыннар, нәрсә эшләүләрен яңадан бер кат уйласыннар дип тырышкан булам. Мин әдәбиятны, мәгънәле язучыларны бик яратам, тик мин терлекләрне, табигатьне, ат-колыннарны, эт-мәчеләрне артыграк яратам, Туфан абый. Сез үзегез дә белмичә икенче мәртәбә миңа таянырга җилкә куясыз, кулыгызны сузасыз. Бәхетем шулайдыр, бер белмәгән, күрмәгән кешеләр (бик-бик яхшы кешеләр) мине гомер буе озата баралар, үзләре дә сизмәстән, авыр чакларымда ярдәмгә киләләр,авыр чаклар миндә нигәдер бик еш була. Һәм менә 8 ел инде, мине "Т.Я." аша табалар. Әйе, ялгышмадым мин бу газетага "кереп китеп". Тагын бер мәртәбә Рина апага, "Т.Я."га рәхмәт. Минем хезмәтемне югары бәяләвегез өчен Сезгә рәхмәт, Туфан абый. Мине эшләгәндә бер дә мактамыйча калмадылар (кайнар пар күбрәк эләксә дә),мма, дөресен әйтим, бу кадәр куанганым юк иде. Сез дә авыл "малае" шул, сез дә сызланасыздыр авылларның буылып килүләренә, берни эшли алмыйбыз бит, Туфан абый. Яшьләр күп үлә, туучылар юк дәрәҗәсендә, авыллар буп-буш. Тегеләй-болай бәргәләнеп караучыларны куркыталар. Шунлыктан чын хәлебезнең нинди икәнен аңлатырга, язарга, түрәләргә җиткерергә шушы "Т.Я." гына калып бара, нишләргә дә белгән юк. Милләтне дә моңарчы бетермичә, аның сусавын басып торучы чишмәләр булып авыллар торды, алар бетсә нишләрбез, Туфан абый? Инвестор килә дә тормыш рәтләнә, дигән сүзләр әкият ул. Телевизордан күрсәтергә, килгән кунакларга сәяхәт уздырырга бөтен республикабыздла 5-6 җүнле ферма төзеделәр дә, шуны "әйләндерәләр". Ләкин авыл кешесе бит чынбарлыкта яши, ны әкият белән алдап булмый. Шулкадәр ашлык алабыз, чит илгә дә сатабыз диләр. Алайса нишләп маллар ачка үлә соң ул? Хәзер бит салам да җыймыйлар, башак бирү бөтенләй юк. Шуларны күреп яшәп әдәби әсәр турында уйлап буламыни, Туфан абый? Рәхмәт ышанычыгызга, бенз Сезне бик-бик хөрмәт итәбез. Сезгә Ходай гаилә иминлеге, тигезлек, озын, сәламәт гомер бирсен! Әле ярый Сездәйләр бар!
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА, Мамадыш, Ямаш |
Иң күп укылган
|