|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2020 Әдәбият
Данил Салихов: “Нәкый абый Исәнбәт кебек кешегә Казан урамында һәйкәл булырга тиеш»Язучылар берлеге рәисе сүзләренчә, халык язучысы исемен мәңгеләштерү зарур. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәткә Казанда һәйкәл куярга тәкъдим итте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә сөйләде.
«Нәкый аганы әле кадерли алганыбыз юк. Мин аның туган авылында да булдым, аны мәңгеләштерергә тиешбез. Нәкый абый кебек кешегә Казан урамында һәйкәл булырга тиеш», — диде ул.
Данил Салихов фикеренчә, Нәкый Исәнбәт эшләгән эшләрне бер институт та башкара алмый. «Нәкый ага гомере буе татар халкына хезмәт иткән, аны данлаган кеше. Аның әсәрләре күп еллар дәвамында театр сәхнәләрендә куелды, йөзләгән, меңләгән кешеләрне тәрбияләде. Ул татарның күңелендә тирән эз калдырган, аның шәхесе сакланырга тиеш», — дип чыгыш ясады ул.
Быел Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, язучылар берлеге җитәкчелеккә шундый мөрәҗәгать белән чыгарга тели. "Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та аның исемен телгә алды, юбилей елы икәнен искәрмә ясады», — диде Данил Салихов.
Зилә Мөбәрәкшина, "Татар-информ"
--- |
Иң күп укылган
|