|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән ике кешене хастаханәгә алып киткәннәр (ФОТО)Татарстанда ике җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән ир-ат белән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Авария кичә республиканың Лениногорск районында булган. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә Лениногорскидан Куакбаш авылына бара торган юлда булган. Анда ундүртенче модельле «Лада» һәм «Лада Приора» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә ундүртенче модельле «Лада» автомобилендәге ир-ат һәм «Лада Приора»да утырган хатын-кыз имгәнгән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
Полина Шевчук, «Татар-информ»
--- |
Иң күп укылган
|