|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.01.2020 Мәдәният
Кариев театры артисты Лилия Низамиевага "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелдеТатарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында Кариев театры артисты Лилия Низамиевага "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исемне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. “Лилия Низамиеваны чын күңелдән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!” – дип яза Кариев театры коллективы.
Лилия Низамиева 1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый.
1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. 2012 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында педагогик эшчәнлеге башланып китә. Хәзерге вакытта шул ук институтта һәм Казан театр училищесында укыта.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2007 елдан эшли (моңарчы биредә 2002-2004 елларда эшләп киткән була). Күп санлы рольләре арасыннан соңгы елларда уйналганнары: Карабикә – "Айрыз батыр" (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла, 2015); Убырлы карчык – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017); Нина Васильевна – "Супер кияү" (Т.Миңнуллин, 2017), Рәйсә Идрисовна – "Мәхәббәт күгәрченнәре" (В.Гуркин, тәрҗ.Х.Ибраһим);Масса - "Сәлам, Актәпи!" (А. Сальникова, Х. Уразова тәрҗ.), Арыслан - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.) аша актриса тамашачыларга яхшы таныш.
--- |
Иң күп укылган
|