|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2020 Яңа китаплар
“Татар халык әкиятләре” китабы өчен Рөстәм Миңнеханов Илдар Сәгъдәтшинны мактаганТатарстан китап нәшриятында яңарып чыккан рус телендәге “Татар халык әкиятләре” китап сөючеләрне тагын берләштерде. 1986 елда беренче тапкыр дөнья күргән китап, 34 елдан соң кабат яңартылды. Онытылган, иске әйберләрне яңарту, йөрәккә якын һәм зур рухи кыйммәткә ия булган нәрсәләрне кабат искә төшерү, кулга алып карау – үзе бер рәхәтлек бирә. Барлык кешеләрне берләштерә торган уртак бер хис бу. Әкиятләр китабын укучылар бик яратып кабул иттеләр, чөнки бала чакта шуны укып үскән кешеләр күңелендә балачагын яңарткан бу китап бик кадерле хатирәләр белән бәйле. Китапның тышы да, бизәлеше дә, эчтәлеге дә нәкъ элеккечә. Яңа "Татарские народные сказки” китабы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да барып ирешкән. Президент үзенең тәэсирләрен гадәттәгечә, инстаграм аша белдерә. “Молодец, Сәгъдәтшин, яхшы әкиятләр китабы чыгарган!” – дип язган ул “Татарстан китап нәшрияты” дәүләт унитар предприятиесының генераль директоры Сәгъдәтшин Илдар Камил улына мөрәҗәгать итеп.
--- |
Иң күп укылган
|