поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.01.2020 Авыл

"Шуңа бу гаиләнең тормышы гөрләп тора"

– Ирем белән күршеләр идек. Капма-каршы гына яшәдек. Бер-беребезне балачактан биш бармагыбыз кебек беләбез. Киләчәктә гаилә корып, балалар үстерербез дип кем уйлаган? – ди Гөлсирин.

Гайнетдиновлар  туган җирләре – Балык  Бистәсе районының Яңа Арыш авылында төпләнеп калганнар. Авырлыклардан, җир эшеннән, авыл мәшәкатьләреннән  курыкмыйлар. Гаилә башлыгы  Фәниснең  кулыннан килмәгән эше юк, нәрсәгә тотынса да ахырына кадәр башкарып чыга. Гөлсирин дә – сабыр, тырыш, аш-су, бәйләү, тегү остасы.
 
Бүген  бу йортта өч буын вәкиле – Кәшифә апа, Хәйдәр абый, ул-килен, ике онык тату гына гомер кичерә. Татар гаиләсендә элек-электән өлкәннәр  киңәшеннән чыкмаганнар.  Бу йортта да яшьләр  ата-ананың фикере белән исәпләшеп, бер-берсен аңлап, санлап яшиләр.
 
– Без –  аларга, алар – безгә терәк. Балаларыбыз  әби-бабай тәрбиясендә үсә. Хәлемнән килгәнчә, әти-әнине тәрбияләргә тырышам. Картлык һәрберебезгә дә килә. Үзебез дә хөрмәткә лаек булсак иде, – ди Гөлсирин.
 
-Киленебез бик акыллы, сабыр, оныкларыбыз  бик итагатьле. Киткәндә “без киттек, әби, бабай”, кайтып кергәч тә “без кайттык, әби, бабай” дип эндәшәләр. Безне шулай хөрмәтләп яшәүләренә сөенәбез, – дип  булганына шөкер итә Кәшифә апа.
 
Гөлсирин Балык Бистәсе “Азык-төлек корпорациясе” оешмасында – бухгалтер, Фәнис шул оешмада ук механизатор булып эшли. Кыр батыры. Алдынгылыкны бирми.
 
– Акыллы, тырыш, уңган егет ул. Әтисе алдынгы механизатор булды. Һәрвакыт беренче иде.  Фәнис тә  алыштыргысыз. Эшен бик яхшы белә, төгәл башкара. Җәй көне – тракторда, урып-җыю чорында комбайнда эшли”, – дип сөйли “Азык-төлек корпорациясе” инженеры Юныс Вәлиев.  Сабантуйларда ел саен хөрмәтләнә, бүләкләнә Фәнис. Авыл җирлеге һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары, грамоталары бихисап. “Техниканы бик яхшы белә, сүтеп җыя, ватылган урынын шунда ук сизеп ала, ремонтлап та куя. Үзебезнең дә тракторыбыз бар”, – ди хатыны. Абзар тутырып мал асрыйлар, бакчада күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Барысына да өлгерә алар. Ике кызлары Гүзәлия һәм Азалия дә алар янәшәсендә эшкә өйрәнәләр. Бакчада чүп утау, су сибү, өй җыештыру, савыт-саба юу алар карамагында. Олысы бәйләүгә дә оста икән. Мәктәптә бәйләү түгәрәгенә йөри.  Шунда күп кенә кул эшләренә өйрәнгән. “Балаларыбызны артык иркәлибез дә кебек. Матур киендерергә, яхшы уенчыклар алырга тырышабыз. Тик әби-бабай тәрбиясе  бик төпле”, – дип сөйли Гөлсирин. Сүз дә юк, гореф-гадәтләрдән тайпылмыйча яшәү –  татар гаиләсенең нигезе инде ул. Шуңа да бу гаиләнең тормышы гөрләп тора.
 
Гөлназ Зарипова, Балык Бистәсе районы

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.01.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»