поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
28.01.2020 Җәмгыять

Куркыныч коронавирус: белгечләр сакланырга киңәш итә

Авыручылар турындагы хәбәр дөресме? Чирдән ничек сакланырга? “ВТ” хәбәрчесе бар халыкның телендә булган хәбәрләргә ачыклык кертергә тырышты. Куркытмасалар да, белгечләр сакланырга киңәш итә.

Чир килеп чыгуга яңа төр коронар вирус (2019-nCoV) сәбәпче. Коронар вирусның беренче билгеләре гадәти гриппныкы шикелле: температура күтәрелә, йөткертә, борын тыгыла, туңдыра, калтырата. Грипп вирусы организмга үтеп кергәч, өске тын юлларында үрчесә, коронар вирус үпкәдә җыела, пневмония килеп чыга һәм кеше үләргә мөмкин. Шуңа күрә чиргә каршы тиз арада дәвалау чарасы билгеләргә кирәк. Коронар вируска каршы вакцина әлегә юк, аны Кытайда эшли башлаганнар инде.
 
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итүенчә, узган атнада Казандагы медицина оешмаларына коронар вирустан шикләнеп, 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Алтысын хастаханәгә дәваланырга салганнар. Берсендә дә куркыныч чир табылмаган. Шуңа карамастан, Казан мэры Илсур Метшин вазгыятьне даими контрольдә тотарга чакырды, чөнки республикада Кытайдан килгән студентлар да белем ала. Алар кышкы каникул чорында туган илләренә кайтып киләчәк.
 
Барлык транспорт пунктлары – башкаладагы тимер юл вокзалы, Казандагы һәм Түбән Камадагы аэропортлар күзәтү астында. Аларда Роспотребнадзор белгечләре кизү тора. Белгечләр эпидемиологик яктан имин булмаган илләрдән кайтучыларны тикшерә. Барлыгы 181 рейс тикшерелгән, аларда 31 меңнән артык пассажир булган.
 
– Бүген халыкка гадәти гриппка каршы чаралар күрергә киңәш итәбез, – ди Казан дәүләт медицина университеты доценты Халит Хәйретдинов. – Коронар вируска каршы вакцина ясатып буламы, дип сораучылар бар. Юк, бу мөмкин түгел. Аңа каршы вакцина булган очракта да, иммунитет барлыкка килсен өчен кимендә дүрт-биш ай кирәк. Хәзер кайсы гына матбугат чарасын ачма, бигрәк тә телевидениедә гел шул вирус турында сөйлиләр, язалар… Кешенең тынычлыгы качты. Безгә әлегә андый куркыныч янамый. Ул очраклар Кытайда күзәтелә. Кытайга бармаган кешегә куркырга кирәк түгел. Кешеләр ул илгә ялга курорт зонасына бара. Вирус Хубей провинциясендәге Ухань шәһәрендә таралган. Ял итү урыннары аннан ерак урнашкан һәм анда вазгыять тыныч. Кытайда хәзер бөтен чаралар шул вирусны оешкан рәвештә юкка чыгаруга юнәлтелгән. Ухань шәһәре карантинга ябылган: беркемне кертмиләр, чыгармыйлар. Республикада гадәти грипп вирусы буенча хәл тотрыклы. Чирне җиңелчә уздыручылар да, уртача формадагысы да бар. Казанда авыру очраклары күбрәк, ләкин  кеше күмәк рәвештә авырый дип әйтә алмыйбыз. Аерым очраклар гына күзәтелә.
 
Бу көннәрдә Роспотребнадзор оешмасы да кисәтү белән чыкты. Белгечләр поездда йөргәндә шешәләрдәге суны гына эчәргә, термик эшкәртү узган азык-төлек кенә ашарга, чит илгә барганда алдан ук андагы эпидемиологик торышны өйрәнергә  киңәш итә. Россия Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова узган атнада: “Россиядә чир кермәсен өчен бөтен чаралар күрелә”, – дип белдерде. Медицина хезмәткәрләре өчен методик белешмәләр эшләнгән, йогышсызландыру чаралары үткәрүгә дә (шул исәптән транспортларны да) әзерлек бар. “Без эпидемиологик хәлне бер генә минутка да күз уңыннан югалтмыйбыз”, – диде җитәкче. Аның сүзләренә караганда, Россиядә дә коронавируска каршы вакцина эшләүгә керешкәннәр.
 
Кытайдагы Хайнань утравында урнашкан Санья шәһәрендә ял итүче хезмәттәшебез сүзләренчә, соңгы көннәрдә туристларны бернинди дә экскурсияләргә йөртми башлаганнар.
 
– Җомгадан бирле бернинди дә экскурсиягә алып бармыйлар. Кичә зур сәүдә үзәкләре ябылды. Урамда битлек киеп йөрүчеләр саны артты. Без килгән көннәрдә алай түгел иде. Даруханәләрдә битлекләр юк. Кайчан буласы да билгеле түгел. Әле ярый үзебез белән алып килгән идек. Шуның белән йөрибез, – дип сөйләде ул. – Коронар вирус таралуга карамастан, төрле илләрдән туристлар килеп тора. Урамнарда йөриләр. Балалар да бик күп. Халык арасында курку, каушау юк. Кытайның башка шәһәрләрендәге хәлләр белән чагыштырганча, бездә вазгыять тыныч.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.01.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»