|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2020 Фаҗига
Әфганстанда авиаһәлакәт: пассажир самолетында 83 кеше булганПассажир самолеты Әфганстанның үзәк өлешендә егылып төшкән. Катастрофа Газни провинциясендә булган. Әлеге территориянең «Талибан» хәрәкәте контролендә булуы билгеле. Ул Россиядә террорчылык хәрәкәте буларак тыелган. Җирле хакимиятләр Хөкүмәт ярдәмен сораган. Урынга махсус бүлекчәләр җибәреләчәк.
Самолет Ariana Afghan Airlines компаниясе карамагында. Якынча мәгълүматларга караганда, бортта 83 кеше булган. Корбаннар турында әлегә хәбәр ителми. Башка детальләр дә билгеле түгел, дип яза Лента.ру. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|