поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.06.2010 Җәмгыять

ЭШ ЭЗЛӘҮ ГАЛӘМӘТЕ

Танышларымның күбесе җәй көннәрендә эшкә урнашу, бераз булса да акча эшләү теләге белән яна. Кызганыч, бу теләкләрен тормышка ашыра алучылар гына сирәк. Йә яшьләре тулмаган, йә югары белем кирәк, йә тагын берәр сәбәп табыла...

Акчам китте әрәмгә

 

Бүген эш тәкъдим итүче газеталар белән киоск тулган. Ал да җаның теләгән эшне сайла гына. Узган ел мин дә дустым белән эш эзләүнең бу ысулын кулланып караган идем. Юлыбызда очраган беренче киосктан 4-5 газета сатып алдык та үзебезгә ошаган белдерүләрне билгеләп чыктык. Аннан соң белдерүдәге номерларга шалтыратырга керештек.

 

"Алло, исәнмесез. Мин белдерү буенча шалтырата идем...", "Гафу итегез", – дигән җавап сүзсез калдыра. Хәер, кайберләре исемеңне, яшеңне, белемеңне, телефон номерыңны сорап: "Соңрак шалтыратырбыз", – дип өмет бирә. Үзләренең адресларын әйтеп, әңгәмәгә чакыручылар да булырга мөмкин. Тик әңгәмәгә барып, 50-60 кешелек чиратта торып, 3-4 битлек документ тутыруның бер файдасы да булмады. Соңрак шалтыратырга тиешле "шеф"лардан да хәбәр ишетелмәде... Акчаны гына җилгә очырдык.

 

"Пробный день" булыр бүген

 

Җәйнең бер көнендә танышым үзе белән эшкә барырга тәкъдим итте. Дүрт куллап ризалаштым. Эше дә авыр түгел, билгеләнгән урында уен уйнатып кына торасы. Иртәнге тугызларда эшкә керештек. Әллә көн салкын булганга, халык бик аз иде. Күңелсезлектән биш минут саен сәгатькә карап, эш көне үтүен көтеп интектем. 3-4 сәгать "эшләгәч", коеп яңгыр ява башлады. Без, чыр-чу килеп, үзебезнең "офис"ка кереп утырдык. Бераздан "шеф" та килеп җитте. Беренче көн эшләгән яңа "хезмәткәрләр" белән аерым сөйләште ул. Беренче көн – "пробный день", акчасы түләнми икән. "Эшләргә теләүчеләр булса, иртәгә килегез!" – диде "шеф". Берничә кат уйлап, чутлап карагач, иртәгәсе көнне өйдә калырга булдым...

 

Җиләк-җимеш пешкән, ди

 

Багана, дивар, газеталардагы белдерүләрне эзләп, әңгәмәдән әңгәмәгә йөреп, "пробный день"нарны "кесәгә җыеп" аргач, акчалы эш эзләп акчасыз калгач, каланың шау-шуыннан качып авылга кайтырга булдым. Эш эзләп йөрүемне, юкка акча туздыруымны өйдәгеләргә дә сөйләдем. Алар исә: "Әле ярый вакытында кайткансың, авылның нәкъ "кызган" чагы: җиләк-җимеш өлгерде, бәбкәләр саклыйсы, үлән җыясы бар..." – дип тынычландырдылар. Авылның саф һавасы, чиста суы, искиткеч матур табигате җанга шулкадәр рәхәтлек бирде, хәтта нигә алданрак кайтмадым икән, дип уфтанып та алдым.


Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ | 25.06.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»