|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2020 Әдәбият
Гөлчәчәк Нәҗипова: “Зәйнәп Максудованың китабы – үзе бер батырлык”Шушы көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда тарихчы, Амстердам университеты профессор-ассистенты, фәлсәфә фәннәре докторы, Альфрид Бустановның рус телендәге «Библиотека Зайнап Максудовой» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Китап 1897-1980 елларда гомер иткән, борынгы татар әдәбиятын һәм кулъязма традицияләрен өйрәнүче белгеч Зәйнәп Максудованың бай кулъязмалар җыентыгын өйрәнүгә багышланган.
Монда Милли музей, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Фәннәр академиясе, Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фонды материаллары кулланылган. Китапны тәкъдим итү кичәсен автор тамашачылар белән әңгәмә рәвешендә алып барды, аларның сорауларына җавап бирде.
ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, Зәйнәп Максудованың фәнни эше – үзе бер батырлык. Ә Альфрид Бустановның аны китап итеп бастырып чыгаруы – Татарстанның мәдәни тормышы өчен бик зур вакыйга.
--- |
Иң күп укылган
|