поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
25.01.2020 Җәмгыять

Байтуган даны еракларга таралды

Әлифба музее ачу идеясе белән йөри торгач, аны төзүдә Татарстан хөкүмәте ярдәм итәргә алынды һәм, шул көннән озак та үтмәгәндер, музей ачу тантанасы үткәрелде. Аны җиһазлау өчен кемнән - акча, кемнән экспонатлар җыйган вакытларым күз алдымнан китми. Аллаһыга шөкер, ул көннәр артта калды.

Әлифба музее Байтуганның Вагыйзов исемендәге олы урамында урнашкан. Якында мәчет тә бар, азан да яңгырый, димәк, авыл яши. Ә бит мәчетнең ябык чагын без, шул чорда үскән балалар, бик яхшы хәтерлибез әле. Мәчетебез ябык, урыс мәктәбендә укыйбыз, рус телен белмәгән балага татарча бер сүз дә әйтергә ярамый торган вакыт иде. Беренче класста өч көн укыгач, елап кайтканымны хәтерлим. “Башкача мәктәпкә бармыйм, бездән барысы да көлә”, - дип такмаклап еладым. Шул чакта әнием мине тынычландырып, аркамнан сыйпады һәм, алдыма Букварь китабын куеп, болай диде: “Кызым, бу китаптан очучы да, төзүче дә, синең укытучың да белем алган, шушы китап барысына да белем иленә юл ачкан”. Карале, минем укытучым да шушы китаптан укырга өйрәнгәнме, хәзер безне дә өйрәтәме?.. Гаҗәп икән!...
 
Шулай итеп, Букварьга карата мәхәббәтне миндә әнием уятты, һәм шул мәхәббәтем гомерлек булды. Ә Әлифба китабын төзүче Сәләй Вагыйзовның безнең авылда туганын ишеткәч, кабат әниемә килдем һәм күз яшьләрем белән: “Ник соң аны белмиләр бездә?” - дидем ачынып.
 
Хәзер инде Әлифба минем язмыш китабым дип әйтә алам. 20 еллар чамасы элек миңа Сәләй Гата улы белән күрешергә дә насыйп булды. Арчадагы Әлифба музее да күптән түгел генә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте бит. Без, авторының авылдашлары, Арча музеена кунакка бардык. Сәләй Гата улының бик күп укучылары да килгән иде бу чарага. Алар безнең музей-йортыбыз белән дә бик кызыксындылар, килергә сүз бирделәр. Шунысы куанычлы, инде күреп киткәннәре дә: “Тагын киләбез әле, оныкларыбызны да алып киләбез”, - диделәр.
 
Музей-йортыбызның яше зур булмаса да, эшләгән эшләре күп. 2019 елда, кышкы каникуллар вакытында, “Әкияттә кунакта” дип аталган бәйрәм уздырган булсак, җәен “Бал һәм чәй” дигәнендә балалар белән чәй өстәле артында очраштык. Бу чарага каникуллар вакытында әбиләрендә ял итүче балаларны да чакырдык. Шәһәр балаларына музейдагы борынгы экспонатлар бик ошады. Аларны музейга бирүчеләргә чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм.
 
2019 елның 18 январенда без Татарстаннан кунаклар каршыладык. Алар арасында Альберт Борһанов, Фәйзулхак Ислаев, Сабадан - тарих укытучысы Илдар Сафин, Карабаш бистәсеннән музей җитәкчесе Ф. Вәлиәхмәтовлар бар иде. Ә Камышлыда гөрләп узган X Бөтенроссия авыл Сабан туе кунаклары, музеебызны карагач, күбесе оныкларын алып, җәйге каникулларда икенче мәртәбә килеп киттеләр. Вагыйзовның аянычлы язмышын ишетеп, аның шулкадәр көчле рухлы кеше булуына хәйран калып тыңладылар.
 
Үзәкне өзәрлек ятим балачак, ачлы-туклы студент еллары, гаилә корып яшим дигәндә генә сугыш башлану әчесе, ике ел буе фашист лагеренда әсирлектә, аннан котылып туган иленә кайткач, ун ел буе үз илендә репрессия корбаны... Ул күргәннәрне яза башласаң, язып бетерерлек түгел. Лагерьдан кайткач та белеме буенча эшкә урнаша алмый, урман кисә. Ничек чыдарга ул йөрәккә, ул бит боздан да, тимердән дә түгел. Шушы хәтле михнәтләр кичереп тә, чын кеше булып кала белгән, милләте өчен күпме файдалы эш эшләгән!
 
Әлифба – туган телнең беренче баскычы, алтын ачкычы һәм тугры сакчысы да. “Бердәмлек” газетасында “Татар газетасы – Әлифба бит ул” дигән материалны укыганда, күңелләрем сыкрап, тулып китте, ә фотосурәтне күргәч, тагын да гаҗәпләндем: Россия регионнарында эшләүче күпсанлы журналистлар арасында безгә килгән Ульяновск делегациясе дә бар икән! Үзләрен күргәндәй булдым!
 
Үткән елның 5 октябрендә музеебызга тагын зур кунаклар - Рәдинә Җәгъфәрова һәм Зилә Маһиярова килеп киттеләр. Рәдинә Җәгъфәрова - Сәләй аганың бар китабына да рецензия язган зур шәхес. Ул, Сәләй абыйның васыятен үтәп, музейга аның кулыннан төшкән Әлифба да бүләк итте, Сәләй Вагыйзовның туган авылы белән танышып, табигатенә сокланып, музеебызда очрашулар үткәрде, мәктәп балалары кунакларны бик матур итеп каршыладылар. Сәләй аганың укучысы Фәния Әхмәтҗанова язган “Әлифба” шигырен тыңлаганда, кунакларның күзләре яшьләнде. Бу шигырьдә аларның язмышы да чагыла иде.
 
Сәләй ага һәм Рәмзия ханымның улы Камил Байтуганга дүрт мәртәбә кайтып китте. Быел да Арча районы кунаклары белән килгән иде ул. Делегацияне район башлыгының беренче урынбасары Гөлнара Гарипова һәм Рамил Гарифҗанов җитәкләгәннәр. Араларында Сәләй аганың укучысы Суфия Фәйзрахманова да бар иде. Без алар белән Әлифба тавына да мендек, музейда очрашу да үткәрдек.
 
2019 ел музей тарихында аеруча истә калырлык чор булды, дияр идем. Казахстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Уфадан, Яр Чаллыдан, Ульяновскидан, Казаннан, Пермьнән, Томскидан килгән кунаклар күрделәр аны. Самарадан килгән Мәдәни мирас үзәге ике көн буе эшләде. Кул сөлгеләренең байлыгына, келәмнәрнең төрлелегенә сокландылар кунаклар. Сәләй аганың язмышын ишетеп: “Бар данлыклы кешеләр дә авыллардан чыга. Менә Байтуган авылы да дөньяга данлыклы улын үстереп биргән”, - дип, бик матур сүзләр әйттеләр, авыл тарихы белән дә кызыксындылар.
 
Музейда Мәүлид бәйрәме, Волонтерлар көне, мәктәпне тәмамлаучылар кичәләре уздырылып килә. Авылдашларыбыз язган ике китапның презентациясе дә музейда үтте. Тагын бер матур гадәт барлыкка килде - яшь парлар язылышкан йә никах укыткан көнне музейга киләләр. Ә беренче килүчеләр Фаил һәм Гөлия Мингалимовлар булды. Алардан соң Илфат һәм Юлия Бәдретдиновлар, Алмаз һәм Алия Зияковлар гаилә кордылар. Яшьләр музей
 
фондына картина, яисә акча бүләк итеп калдыралар. Алланың рәхмәте яусын яшьләргә, бәхетле булыгыз! Мин дә аларга татлы тормыш теләп, хуш исле бал һәм музей сурәтләнгән магнит бүләк итәм. Бердәмлектә бастырылган мәкалә герое Әсхәт абый Сафин да шундый ук бүләккә лаек булды.
 
Яшьләрнең музейга теләп, гореф-гадәтләребез белән кызыксынып килүләре аеруча куанычлы. Алар Әлифба һәй-кәле, бишек, кое, сөлгеләр, самавырлар белән бизәлгән чишмә янында фотога төшеп, гомерлеккә истәлек калдыралар.
 
Музей барлыкка килгәч, авылыбыз икенче сулыш алды, борынгы Байтуган авылының даны еракларга таралды. Му-зей-йортыбыз телебезне саклауда, милләтебезне үстерүдә әһәмиятле урынга әверелде.
 
Әйе, без, татарлар, барыбыз да бер тамырдан туганбыз. Без - горур милләт. Ана телебез бик матур тел һәм аны сак-лау - безнең изге бурычыбыз. Яңа елда “Бердәмлек” газетасы укучыларын да Әлифба музеенда көтеп калабыз.
 
Нурания АБЗАЛОВА.
 
Байтуган авылы,
 
Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 25.01.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»