поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.01.2020 Язмыш

«Итәк тулы бала, ничек үлдең оялмыйча!»

Сугыш чоры баласы дию­гә, күз алдына сәләмә генә киенгән, моңсу карашлы, сабыйларга хас булмаган уйчан йөзле нарасый яки яшүсмер килеп баса.

Сугыш һәм бала – әлеге сүзләрне берничек янәшә куеп та, аңлап та булмый. Ничек кенә булмасын, 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы бик күп корбаннар китергән, ул гына да түгел, күпме кешеләрнең бәхетләрен урлап, язмышларын үзгәртеп, ятимлек белән сугарган.
 
Тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары хакында газета битләрендә еш язабыз. Бу чорны кичкән кешеләр белән аралашкан саен, хәтер сандыкларында хатирәләр яңара. Моңа кадәр беркайда, беркемгә сөйләнмәгән серләр ачыла. Бу юлы минем әңгәмәдәшем Баулы шәһәрендә гомер итүче сугыш чоры баласы Мөбәширә апа Исаметова булды.
 
Мин килгәнче, Мөбәширә апаның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Шулай да фатирын бизәп торган үз куллары белән ясаган курчакларын, бәйләгән чәчәкләрен күрсәтеп сөйләгән арада бераз тынычланды ул. Зал бүлмәсендә эленеп торган зур фоторәсемгә күзе төшеп, анда үзенең яшь чагы икәнлеген әйтеп авыр сулап куйды.
– Менә шундый чакларым да бар иде бит, – диде ул, фоторәсемне бармак очлары белән кадерләп сыпырып.
 
Мөбәширә апа Исаметова Башкортстанның Туймазы районы, Уязы Тамак авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа сигез яшь була. Алга таба укучыма Мөбәширә апа сөйләгәннәрне хикәяләп тәкъдим итәм.

Әти китте
 
Сугыш чыкты дигән сүзне без – балалар, башта бик аңламадык та. Шул ук елның август аенда әтиебезне дә сугышка алдылар. Әти Хәйруллин Сәлих Шәйдулла улы 1905 елгы, күкрәп торган 36-37 яшьлек чагы иде. Өйдә әни кочагына сыенып, дүрт бала калдык. Ул вакытта иң өлкән апама – 11, миңа – 8, энемә – 6 яшь һәм иң кечкенә сеңлебезгә 19 гына көн иде. Әтинең сугышка чыгып китәргә җыенуы бүгенгедәй күз алдында. Бер-берсен бик яратып яшәгән әти белән әнигә аерылу авыр булгандыр инде. Ул көнне әти, үз-үзенә урын таба алмагандай, өйгә бер керде, бер чыкты. Озак итеп без – балалары уйнаганын карап торганы истә. Нәрсә уйлады икән? Боек иде. Әллә соңгы тапкыр икәнен күңеле сизендеме?
 
Бәллүдә яткан бәбине бер алды, бер куйды. Күкрәгенә кысып кочаклап, аны иснәп-иснәп күз яшьләре белән саубуллашканы күңелемнән беркайчан да китмәде.
 
– Әй, кызым, әгәр дә кайта алмасам, син бит минем йөземне дә күрми калдың. Ничекләр калдырып китим, күңелем сизә, соңгысы бу, соңгысы... – дип елаганы ничек онытылсын.
Сеңлемне кире бәллүгә куйды да, без – зуррак балаларны берәм-берәм алдына алып сөйде, битләрдән, чәчләрдән үпте. Ул вакытта кечкенә балаларга иң тәмле булып тоелган әйбер – шикәр иде. Һәрберебезгә зур-зур итеп ватылган кисәкле шикәрләр тоттырды.
Әти белән бер үк вакытта авылдан тагын ике ир-ат киткәне хәтердә. Алар атка утырып, гармуннар тартып авылны уратып чыгып, саубуллашып киттеләр. Әтиемнең кычкырып җырлаганы хәтердә:
 
«Без авылдан
киткән чакта,
Өйнең капкаларын япмагыз.
Балаларым ятим кала,
Сез аларны читкә
какмагыз.
Без китәбез, ахыры.
Бөгелмәләр аркылы,
Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен булыр, ахыры...»
Шулай булды да... Шул сүзләр мин – сигез яшьлек баланың кечкенә генә йөрәгендә урын алып, гомерем буе колагымда яңгырап йөрде.
 
Тишек арба
 
Август. Урып-җыю вакыты. Ир-егетләр дә, атлар да сугышка озатылган. Шулай итеп, тормыш ачысы – авырлыклар башланды. Бөтен эш безнең җилкәдә калды. Колхоз эшенә йөри башладык. Сеңлемне гел мин генә карадым. Әни һәм олы апам, энем – өчесе дә басуда. Әни балага дип шешәгә су салып калдыра. Соң ул кечкенә бала су эчеп күпме торсын инде? Елый башлый да, әни янына басуга китәбез. Ә басу авылдан җиде чакрым ераклыкта. Анда барып җиткәнче, өч кечкенәрәк инеш аша узасы бар. Кабык арба бар иде, шунда мескен баланы мендәр белән салам да тартып китәм. Бер тапкыр шулай бик елады сеңлем. Ниш­ләтергә белгән юк бит. Тагын әни янына киттек. Юлда елый-­елый барып, йоклап та китә иде инде сабый. Тартып барам шулай арбаны, үзем никтер артыма борылып карамыйм, сеңлемне йоклый дип уйлаганмын, ахры. Карасам, арбада мендәр дә, бала да юк! Бик курыктым. Ул үлсә, үзем дә үләм дип уйлыйм. Елый-­елый кирегә чабам. Арбаны да алдым. Үзем уйлыйм, сеңлемне югалттым, хәзер калдырып, арбаны да югалтсам, әнигә нәрсә диярмен?! Хәзер искә төшсә дә, йөрәгем «жу» итеп куя. Уйласаң, сеңлем булмагач, ул арбаның ни кирәге калган булыр иде инде. Шактый гына юл үтелгән булып чыкты. Йөгерә торгач, юл уртасында ак мендәр белән сеңлем ятканын күреп алдым. Ярый әле беркем дә, бернинди җанвар да очрамаган. Берәр эт-мазар алып киткән булса?.. Ходаем саклаган инде. Шул вакытта сөенгәннәремне белсәгез!
 
Хәзер әни янына барырга кирәк бит инде. Арба тишек. Нишләтергә дә белмим. Бәбәйне арбаның кырыенарак куеп, тишеккә елга буеннан чыбык-чабык салып, көч-хәл белән барып җиттек. Әнигә бу хәл турында беркайчан да әйтмәдем. Ә сеңлем вафат инде, ул 67 яшькә кадәр яшәде.
 
Соңгы күрешү
 
Бервакыт шулай әнигә бер кеше килеп безнең әтиләрнең әле сугышка ук озатылмаганлыгын, Туймазы янындагы полигонда укулар үтүен әйтеп киткән. Бу – сентябрь ае кергән вакыт иде. Әле икмәкнең бар чагы, әни күп итеп ипи пешерде дә, ваклап кисеп, киптереп сохари ясады. Бер капчыкка тутырды да, бер иртәдә, көтү куу белән, тагын шул бишеккә сеңлемне салып, сохарины асып, мине ияртеп, 40 чакрым юлга җәяүләп чыгып киттек. Яктыда барып җитәргә кирәк, дип сөйләнгәне истә. Юлда туктап вакыт уздырмас өчен, сеңлемне атлап бара-бара имезгәнен хәтерлим. Туймазыга барып җиткәндә, кояш байый башлаган иде инде. Әтиемнәрнең хәрби полигоны аннан тагын ун чакрым ераклыкта, читтә булып чыкты. Шулай да караңгы төшкәнче, барып таптык. Полигон ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган иде. Андагы солдатлар барысы да яшел төстәге хәрби киемнән, кырмыска оясы кебек. Беркемне дә танырлык түгел. «Ложись, стреляй!» дигән тавышлар гына ишетелеп тора. Бер кеше килде дә безне куа башлады. Шулай да, ни өчен килүебезне аңлагач, көтәргә кушып, китеп югалды. Безне казарма кебек җиргә кертеп урнаштыр­дылар. Ул кичне әтине күреп булмады. Безнең янга кертмәделәр. Таң алдыннан бер-­ике сәгатькә генә очраштырып алдылар. Шуннан соң ничек кайттык – хәтерләмим. Югыйсә, килгән юлдан җәяү кайт­канбыздыр инде.
 
Кайтып бераз вакыт үткәч, әнинең түземлеге калмады. Әйтеп үткәнемчә, бик яратышып, күзләренә генә карашып яшәделәр бит алар. Әни тагын әти янына җыена башлады. Хәтеремдә, безгә авылдан тагын бер хатын да иярде. Тагын мине җитәкләп, сеңлемне арба белән тартып, юлга кузгалдык. Барып җиттек. Әтиләрне сугышка алып киткәннәр иде инде. Соңгы күрешү тегесе булган икән. Шундагы бер офицер гына әйткән әнигә, әти кавалерия­гә эләккән, дип.
 
«Мин янганчы, син дә ян!»
 
Сугышка озатып җибәрү бер авыр булса, үле хәбәрләре китергән хатларны алу – халык өчен тагын да авыр сынауга әверелде. Андый хатлар һәр йортка диярлек килде, 1941 елның кышкы бер көнендә безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Ул иртәне яхшы хәтерлим. Әни мичкә ягып җибәргән иде. Үзе мич алдында нидер пешереп йөри. Ә мин баздан бәрәңге алып чыгып маташа идем, яртылаш чыгып җиттем дигәндә, безгә кемдер керде. Әнигә ниндидер кәгазь кисәге тоттырды да кире борылып чыгып та китте. Әнинең шулкадәрле сыгылып төшеп үксеп-үксеп елаганын беренче тапкыр күрүем иде. Хатны кулында озак тотып тора алмады. Әйтерсең лә ул аның кулларын пешерә иде. Калтыранган куллары белән хатны ачуга ук уч төпләрендә бөгәрләде. Шул кәгазьгә ярымпышылдап, үпкәләп нидер әйтте дә сыман: «Ничек оялмыйча, итәк тулы кечкенә балаларны миңа гына калдырып, оялмыйча үлеп ятасың! Мин янганчы, син дә ян!» – диде дә, хатны янган мичкә ыргытты.
 
...Еллар узды, әтинең сугышта йөргән маршрутын да беләсебез килде. Бергә сугышкан кешеләр сөйләве буенча, алар сугышның иң кайнар нокталарына эләккән, камалышта калганнар. Безнең әтинең атына атканнар да, ат егылып калган, ә үзе шуышып сугышчан дуслары янына килгән. Анда безнең авылдан Сәях исемле абзый да булган. Аткан тавышлар тынганчы, окопта ятканнар. Әти, мескенкәем, мал җанлы кеше булганга, атышулар тынгач, атны карап киләм, бәлки исәндер, дип, аты янына кире киткән. Ат янына барып җитү белән, фашистлар күреп алып, өсләренә граната ыргытканнар. Авылдаш абзый сөйләве буенча, ат та, әти дә 3-4 метр биеклеккә күтәрелгәннәр һәм... әтиебез шул чокырда калган.
 
Шикәр
 
Әти биргән шикәрне ашамадым. Кечкенә генә чүпрәк кисәгенә төрдем дә мичнең бер аралыгына яшереп куйдым. Сабый күңелем белән бик күп тапкырлар зур табынга җыелып, шул шикәр белән барыбыз бергә җыелып, тәмләп чәй эчкән вакытларны күз алдына китерә идем. Ләкин алай булмады шул. Әтине көтә-көтә, ул шикәр кисәген ачып карый идем. Бер-ике елдан шикәрем сары төскә керде, аннары вакланды. Шулай да аны ачып ашарга кулым бармады. Чөнки без әтине көттек. Кемнәрнеңдер әтиләре кайта да башлады. Андый яңалыкларны ишеткәч, күңел тагын алдана иде. Бәлки безнең әти дә исәндер, кайтып керер кебек иде. Кайт­мады, шикәр тузан кебек вак­ланып, ачып караган саен коелып, юкка чыкты. Әти дә...
 

Индира СӘЙФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.01.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»