|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда ашыгыч рәвештә самолет төшү сәбәбе билгеле булдыМәскәүдән Сахалинга очкан самолет экипажы пассажирның йөрәк өянәге аркасында Казанда ашыгыч рәвештә утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта Көньяк-Сахалинск аэропорты матбугат секретаре Марина Суетиновага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Мәскәү-Көньяк-Сахалинск рейсын ясаган самолет экипажы бер пассажирның йөрәк өянәге аркасында ашыгыч рәвештә утыртырга мәҗбүр булды. Аңа инде һава судносы бортында ярдәм итә башладылар һәм аэропортта ярдәм итүне дәвам иттеләр», — дип ул.
Суетинова сүзләренчә, самолет Көньяк Сахалинга очкан һәм билгеләнгән аэропортта 17.05 сәгатьтә (9.05 сәгатьтә Мәскәү вакыты белән) төшәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|