поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
24.06.2010 Җәмгыять

БЕЗНЕ КЫЗЫК ИТТЕЛӘР

Быелгы «Изге Болгар җыены» турында язарга исәбем юк иде. Үз хутым белән барып, бер хәтер яңартып кайтырга иде ниятем. Мәчет диварларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан уңайлы автобусларда сәфәр оештырылачагы, викториналар үткәреләчәге, казаннарда тәмле ашлар пешереп сыйлаячаклары турындагы игъланнарны күреп, 550-600әр сумнан дүрт билет сатып алдым. Балаларны тарихыбыз белән таныштыру, изге Коръән сүзләрен ишеттерү иде ниятем.

Һәм без, «Хузайфа» мәчете янына ярты сәгатькә соңарып килгән автобусларга төялеп, юлга кузгалдык. Менә-менә җитәкчебез каршыбызга чыгып басып Болгар тарихын сөйләр, аннары вәгазь укылыр дип көттек. Әмма юл буе шылт иткән тавыш та булмады. Барып җиткәч, шоферыбыз: «Сәгать өченче яртыга җыелабыз, соңга калганнарны көтеп торыш юк!» – дип кисәтте дә автобус ишекләрен ачты. Шулай итеп безнең изге Болгар җирендә сәяхәтебез башланды. Яңгыр яварга тотынса, түбә кыегы асларына чүмәшеп, карыныбыз ачса, чатырларга кереп ашап, үз акчабызга музейлар карап, су буйларын әйләнеп «үз көнебезне үзебез күреп» йөрдек шулай. Кыскасы, балалар бабаларыбыз каны коелган шушы изге җирләргә тагын килсеннәр, тарихыбызны беркайчан да онытмасыннар өчен кулымнан килгәннең барын да эшләдем дип уйлыйм. Ишетеп-күргәннәрдән алар канәгать калды. Әмма мин үзем мондый җавапсызлык белән берничек тә килешә алмадым. Безгә билет саткан Булат исемле егетнең телефонына эләгә алмый аптырагач, үземнең кем булуымны һәм фикерләремне юлда очраган «Идел-хаҗ» егетләренә әйтеп киттем. Шуның нәтиҗәседерме, кайтыр юлга кузгалгач, автобусыбызны туктатып, казан астык, пылау көтегез, кайтканда экскурсовод та була, диделәр. «Безгә инде бернәрсә дә кирәкми, кайтыйк», – дип карасак та, кая ул! Шулай итеп тагын берәр сәгать пылау пешкәнне көттек, аны ашаган кеше ашады, ашамаганы юк, ул бит төшке ашка кирәк иде.

 

Салонга экскурсовод егет кергәч, аңа үзебезнең канәгатьсезлегебезне белдерергә тотынган идек, ул «Алла», «Пәйгамбәр» сүзләрен кыстырып, сабыр итәргә чакыргач, бераз тына төштек. Әмма аның: «Сез монда гыйбадәт кылырга килдегезме, әллә пылау ашаргамы?» – дигән сүзләреннән соң бөтенләй кәеф китте. Әле яңа гына мәдрәсә эскәмиясеннән төшкән егетебез бу «акыл»лы фикерне үз башы җитеп әйткәндер дип уйламыйм. Гыйбадәт кылучыларны гына алып бару күздә тотылган икән, игъланнарга шулай дип язарга иде алайса. Мин үзем, мәсәлән, Булаттан билет сатып алганда, гыйбадәт кылырга өч карчык алып барам, димәгән идем, ә балалар белән барырга җыенам, программада язылганнар булачакмы, дип сорадым. Ул миңа: «Була, апа, була», – диде. Аннан соң Болгарда шалтыратып барысын да сөйләп биргәч: «Нигә экскурсовод булмады икән, менә мин үзем башка автобуста юл буе сөйләп бардым», – дип аптырап та торды әле.

 

Минем янәшәмдә утырып барган Дания ханым дүрт яшьлек оныгы Камилгә билетны нибары илле тәңкә ташлама белән алган икән, ул шуңа ризасызлык белдергәч, экскурсовод егетнең: «Ну и что? Әнә теплоходта фәлән кадәр түләп килделәр», – дип җавап бирүе дә ошамады. Дөрес, соңыннан ул бераз Болгар тарихы турында риваятьләр сөйләштереп, тәһлилләр әйтеп, җыенга килергә теләүчеләрнең күп булуы аркасында төнлә өстәмә автобус эзләп йөрүләрен, шуның аркасында безгә экскурсовод җитмәве турында аңлатып, кат-кат гафулар үтенеп киеренкелекне бераз йомшартырга тырышты тырышуын, әмма хәтеребез калган иде инде.

 

Дөресен әйткәндә, без бу егеткә түгел, ә оештыручыларга үпкәләдек. Сүз дә юк, быелгы җыен киң колач белән үткәрелде: юллар киңәйтелгән, транспортны куярга урыннар әзерләнгән, программасы эчтәлекле иде – монысын булдырганнар. Ә акча түләп килгән йөзләрчә кешене менә шулай кызык иттеләр. Казанның «Пассаж» фирмасыннан билет алган ике ханым чатырдан чатырга кереп чәй эзләп йөрде, юкса аларга кайнар чәй вәгъдә ителгән булган. Бөгелмәдән килүчеләр дә, безне каршы алырга тиешләр иде, беркем юк, акчасын түләгәч, үзеңне кешечә хис итәсе килә бит, дип үпкәләрен белдерде.

 

Ул акчалар хәйрия максатына файдаланырмы, кемнәрнеңдер кесәсенә шуармы – анысы безнең кайгы түгел. Ә менә ызгышып-үпкәләшеп савап урынына гөнаһ җыеп кайтсак, җитмәсә, балаларыбызның ул җирләргә бүтән аяк басмаслык итеп гайрәтләрен дә чигерсәк – менә бәла кайда, җәмәгать!


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»