|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2020 Хәвеф-хәтәр
Югалган ир хатынына хат калдырганУфа районының Грибовка авылында яшәүче 31 яшьлек Алексей Комаров 18 гыйнварда өеннән чыгып югалган. Аның дусты Дмитрий сөйләвенчә, моның алдыннан ул, өйдә бөтен әйберләрен калдырып, хатынына хушлашу хаты язып калдырган. - Көндезге сәгать икеләр тирәсендә ул, акчаларын һәм телефонын калдырып, хатынына хат язган. Анда карточкаларның пин-кодлары һәм «Яратам, гафу ит, хуш!" сүзләре язылган, - ди Дмитрий.
Комаров ярты ел элек Чиләбедән Уфага күченеп килгән һәм Яңа ел алдыннан эшсез калган. Аның югалуын белгәч тә эзли башлаганнар, тик уңышсыз.
- Соңгы вакытта беркемгә дә шалтыратмады һәм язмады, – дип дәвам итте Алексейның дусты Дмитрий. – Аның өчен бик борчылабыз. Барыр җире юк бит. Ул эчми диярлек, наркотиклар кулланмый, психик авырулары юк. Югалыр алдыннан гына аның белән шашлык кыздырдык, бераз коньяк эчтек, бик яхшы аралаштык һәм йокларга яттык.
Ирне эзләүдә полиция һәм «ЛизаАлерт» отряды катнаша. Алексейның якыннары аның Иглингә яисә Дорогинога таба китүен фаразлый.
Әгәр сез бу хакта нидер беләсез икән, шалтыратыгыз: Арина - 89174185213 яисә 8 800-700-54-52, яки 112.
Фото: "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|