|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2020 Язмыш
"Иремә берни сөйләмим. Тагын шул җөмләне әйтәчәк: «Син бит үги әни», — диячәк"Күршебездә 90 яшьлек, элек укытучы булып эшләгән апа яши. Бик авырлык белән, ике таякка таянып кына йөри. Беркөнне ул безгә йомыш белән керде дә, әллә нәрсәләр сөйләп, шаккатырды, уйга калдырды. — Мин икенче курста укыганда 3 яшьлек ир баласы булган кешегә кияүгә чыктым, — дип сөйләп китте ул. — Ирем бүтән бала тапма дип үтенсә дә, үги улым беренче сыйныфта укый башлагач, кыз таптым. Аңа Нәфисә дип исем куштык. Малай Нәфис атлы иде. Ирем мине үз балам булгач, аныкына игътибарны киметер дип уйлады, ахрысы. Әмма мин балаларны аермадым. Хәтта үги улыма тәмле әйберләрне күбрәк ашата идем. Ятим дип жәлли идем. Әнисен, инде икенче баласын табарга вакыты җиткәч, трамвай тукталышында машина бәрдереп киткән булган аның. Бөтен җир кан гына иде анда дип сөйләгән иде ирем. Нәфис кечкенә вакытында бик ягымлы иде. Беренче көннән үк миңа әни диде. Ирем беренче хатынының рәсемнәрен яшереп бетерсә дә (мине көнләшер дип уйлагандыр инде), берсен очраклы рәвештә таптым. Бик чибәр хатын булган. Артына ирем кулы белән «Яратам!» дип язылган иде. Аның әти-әнисе дә заманына күрә зыялы гаилә саналган. Кызларының фаҗигале үлеменнән соң алар оныкларын үзләренә алмакчы булганнар. Ләкин ирем риза булмаган.
Яшүсмер чагында Нәфис сеңлесен яратмый башлады. Мин моны ана буларак сиздем. Хәтта аңа яңа күлмәк алганны да яратмый иде. Күзләрендә нәфрәт күрә идем мин аның. Әтисенә әйткәч: «Син бит аңа үги әни, үз кызыңны аңа караганда күбрәк яратканыңны сизми дип уйлыйсыңмы әллә?» — дип шакатырды. Гарьләндем. Еладым. Берзаман Нәфисә абыйсы белән калырга курка башлады. Сорасаң, мендәргә каплана да елый. Йокым качты. Дару эчеп кенә ике сәгатькә онытылып торам. Ябыктым. Үз-үземне карамый башладым. Иремә берни сөйләмим. Тагын шул җөмләне әйтәчәк: «Син бит үги әни», — диячәк.
Беркөнне эштән иртәрәк кайттым. Өйдәге тынлык гаҗәпкә калдырды. Нәфисәнең бүлмәсенең ишеген ачып карадым. Ул стенага карап, хәрәкәтсез ята иде. Әкрен генә иңбашына кагылдым. Җыерылып килде. «Авырыйсыңмы әллә, кызым?» — дип өстендәге покрывалны рәтләп куймакчы идем. Кан таплары күреп, әздән генә аңымны җуймадым. Мин барысын да аңладым...
Нәфисәнең бүлмәсенә ыргылдым. Ул анда юк иде. Яңадан кызым янына кердем. Кечкенә баланы күтәргән кебек ваннага алып кердем. Ипләп кенә чишендереп, кулларым белән юдым. Яңадан күтәреп алып чыгып, чиста урын-җиргә салдым. Нәфисәнең авызыннан бер сүз дә чыкмады. Күзләрендә ниндидер гамьсезлек иде аның. Нәфис ул көнне өйгә кайтмады. Ирем эштән кайткач аның юклыгына гаҗәпләнмәде. Нәфис моннан соң әби-бабасында яшәячәк дип мине аптырашта калдырды. Алар аралашып яшәгәннәр икән. Мин өй-эш, ир-балалар арасында мәш килеп бернәрсә белмәгәнмен. Дөресрәге, белергә теләмәгәнмен.
Мин бик зур ялгышлык эшләдем. Нәфисә белән булган хәлне беркемгә дә сөйләмәдем. Хәтта иремә дә. Ул ышанмаган да булыр иде. Улын яклап, миңа теләсә-нәрсә әйтеп бетерер иде. Ә Нәфисә... Аның кызы түгел идеме?
Мәктәпне тәмамлыйсы елны Нәфисәнең бик каты башы авырта башлады. Шулай да имтиханнарны бик яхшы тапшырып, ВУЗга керә алды. Әмма диплом алган көнне ул өч тәүлек бүлмәсеннән чыкмады. Хәтта ашамады да. Ишегенә шакысам: «Ә син теге көнне хәтерлисеңме?» — дип кычкырды. «Миңа ул вакытта тәрәзәдән ташланырга кирәк иде», — дип тә өстәде. Ә бит аның миңа гомергә бер авыр сүз дә әйткәне булмады. Өч көн үткәч, әтисе ишекне ватып керде. Нәфисә бүлмәсенең почмагында аңсыз кебек утыра иде.
«Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Нәфисәне неврология диспансерына салдылар. Берничә көннән аны дәвалаучы табиб: «Гомере буе дару эчәргә тиеш булачак», — диде. Минем эчтә нәрсәдер өзелеп төшкәндәй булды.
Ирем бу хәлләрдән соң эчә башлады. Нәкъ бер елдан соң беренче хатыны янына җирләдек. Үләр алдыннан шулай диде. «Мине туарга өлгермәгән кызым Фәйрүзә һәм яраткан хатыным янына җирләгез», — диде. Мине яратып яшәмәгән димәк. Фатир аның васыяте буенча ике өлешкә бүленде. Нәфис һәм мин кызым белән бертөсле квадрат метрларга ия булдык. Фатирны сатарга туры килде. Шул акчага бер бүлмәле фатир алдым. Нәфисә хәзер интернатта яши. Анда аның кебек авырулар дәвалана. Мин үлгәч, фатир сатылган акча шул интернатка тапшырылачак.
Үги улы Нәфис турында без бернәрсә сорашмадык. Аңа хәзер 70 яшь булырга тиеш. Исән булса, бала чагын, үсмер елларын исенә төшерәме икән ул? Һәм аның гаебе булды микән теге коточкыч вакыйгада. Өченче кеше дә булмады микән анда?
Вил РӘШИТОВ. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|