|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2020 Криминал
Поликлиника табибы 12 кешене йокы даруы ашатып үтергәнСанкт-Петербургта ялгыз пенсионерларны аулаган маньяк нәкъ 20 ел элек кулга алынган булган. Бүген бу тетрәндергеч вакыйганы гыйбрәт булсын өчен язабыз. 5нче ашыгыч ярдәм подстанциясе педиатры Максим Петров, табиб буларак, өлкән яшьтәге кешеләрнең ышанычын яулап, йокы даруы ашаткан, шуннан соң үтереп, аларны талаган.
1999 елның язында Санкт Петербургның Васильево утравында пенсионер ханымның гәүдәсен табып алалар. Фатирыннан антиквар әйберләре юкка чыкканлыгы ачыклана. Берничә көннән соң, шул ук районда тагын бер мәет теркәлә.
Җинаять урыннарында бармак эзләрен табылмый. Ишекләре җимерелмәгән, үтерүчене үзләре ишек ачып керткәннәр. Тикшерүчеләр җинаятьне ничек кенә ачыкларга тырышсалар да, файдасыз булган, югалган әйберләр дә табылмаган. Ә өлкән кешеләрне үтерү дәвам иткән. Судмедэкспертлар барлык корбаннарның да тәннәрендә укол эзләре булуын ачыклаган, ә каннарында — көчле йокы даруы. Әмма моның белән дә тикшерүчеләр җинаять эзенә төшә алмаган.
Бер заман милициягә гадәти булмаган талау турында гариза килгән. Билгесез бер кеше пенсионер ханымның фатирына шалтыратып, үзен поликлиникадан килүче табиб дип таныштырган. Йорт хуҗасы аны өенә керткән. Табиб үгетләп диярлек укол ясаганнан соң, хуҗабикә йоклап киткән. Нәтиҗәдә, фатирдан бөтен кыйммәтле әйберләре юкка чыккан.
Тикшерүчеләр бу җинаятьчене үзара "медбрат"дип атыйлар. Архивларны актарып карасалар, "поликлиникадан табиб килүе" турында тагын дистәләрчә шундый хәл теркәлгән. Башта талаулар гына булган. 1998 елның октябрендә җинаятьче "клиентларын" үтерә башлаган: әйберләрен талагач, фатирда газ конфоркаларын ачып чыгып киткән. Бәхеткә каршы, зыян күрүче вакытында уянган. Икенче көнне "медбрат" күрше йортта шул ук планын тормышка ашырырга уйлый, тик анда да хәл бәла-казасыз тәмамланган.
2000 елның гыйнварында үтерүче Санкт-Петербургның башка районына күчә. Җинаять көн саен диярлек кылынган һәм фатир хуҗаларын маньяк исән калдырмаска тырышкан. Тик тикшерүчеләр һаман аның нинди принцип белән эшләвен төшенә алмаганнар.
Һәм бер көнне, ниһаять, маньяк зур хата эшләгән! Аның корбаннарының берсе исән калган һәм барысын да сөйләп биргән. Пенсионерның сүзләренә караганда, табиб аңа күптән түгел узган флюорография нәтиҗәләрен китергән.
Элегрәк үлгән өлкән яшьтәге хатын-кызлар бер үк поликлиникага беркетелгән булып чыккан. Маньяк корбаннарын нәкъ менә флюорография буенча таба да инде. Пациентларга уңайлы булсын өчен рентген тикшеренүләре нәтиҗәләре коридордагы тартмада калдырылган. Анда кеше турында барлык мәгълүматлар да теркәлә: исеме, яше һәм төгәл адресы. Милиция бөтен район буенча засадалар оештырган.
Һәм менә 2000 елның 17 гыйнварында бер фатирда кыңгырау чыңлый. Ялгыз пенсионер ханым урынына ишекне милиционерлар ача. Ниһаять "медбрат" ны кулга алалар. Ул 5нче ашыгыч ярдәм подстанциясенең педиатры Максим Петров икәнлеге билгеле була. Аның медицина чемоданчыгында шприцлар, бритва һәм капрон оеклар табыла. Тикшерү ике елга якын дәвам иткән, нәтиҗәдә, 12 кеше үтерү һәм 50гә якын кеше үтерү буенча гаепләү белдерелгән.
Петров җинаятьләрнең күпчелеген таныса да, аның хезмәттәшләре һәм танышлары җинаятьләрне ул эшләвенә ышана алмый. Педиатрны өч бала әтисе, бик яхшы табиб буларак беләләр. Судта Петров кылган эшләреннән баш тарта. Тик гаепләүнең дәлилләре җитәрлек: ботинкалардан эзләр, корбаннарының фатирларында тикшерүне буталдыру өчен көзгеләрдә ялган язулар калдырган. 2003 елның 21 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәр суды аны "Ак аккош" махсус режимлы төзәтү колониясендә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткән.
Әмма Петров үзе турында бик кайгыртып яши. 2012 елда ул СИЗОда Кеше хокуклары буенча Ауропа судына мөрәҗәгать иткән: тулы камералар, урын-җир кирәк-яраклары булмау, тәүлегенә 300 мл гына су бирелүенә зарланган. ЕСППЧ хөкем ителүчегә 15 мең евродан артык акча биргән.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: РИА Новости
Фото: Kommersant.ru
--- |
Иң күп укылган
|