|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2020 Әдәбият
Шагыйрь Газинур Морат әдәби әсәр язарга бирелгән гранттан баш тарту сәбәбен аңлаттыКүренекле шагыйрь Газинур Морат ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр конкурсында ни өчен катнашырга баш тартуын аңлатты. Бу хактагы борчылуларын «Татар-информ» белән бүлеште. ТАССРның 100 еллыгына багышланган әсәрләр конкурсында катнашып алты язучы — 500 мең сумлык, 20 язучы 100 мең сумлык, 20 язучы 50 мең сумлык грант отты. ТР Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грант алучылар исемлегендә булса да, Газинур Морат гариза язып конкурста катнашудан баш тарткан.
«Мин башта кызыккан идем. Очлап та чыга идем инде. Ләкин иртән торгач та, кич ятканда да шул хакта гына уйлап йөри башладым. Каушап калдым, йокым качты. Мин болай да ике аягым белән казна эшенә береккән бит, ике кулымны да бәйләп куясым килмәде. «Ач тамагым, тыныч колагым» дидем дә, баш траттым», — дип аңлатты ул агентлыкка.
«Өйдә генә утырып эшли торган профессиональ шагыйрьләр өчен бик кирәк ул грант. Уйладым-уйладым да, баш тартырга булдым. Сәбәбе шул гына. Тәвәккәллегем җитмәде. Алла бирса, алга таба булыр әле», — диде Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләүче шагыйрь Газинур Морат.
Грантлар конкурсында катнашучылар әсәрләрен май аенда тапшырырга тиешләр.
Конкурс буенча иҗатчыларга барлыгы унбиш млн. сум грант бирелә. Барлыгы унике номинациядә грантлар тапшырыла.
--- |
Иң күп укылган
|