|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2020 Милләт
ДНКны үтүк белән үтүкләп булмыйТуйларынның төрлесендә булырга насыйп ителде. Казахстандагы дус кызым кияүгә китү сәбәпле, аның ягыннан “Кыз озату” туена чакырылдым. Кая гына барса да кеше – чагыштыра. Мин дә чагыштырдым. Ләкин бу юлы өстәл байлыгын һәм киңлеген түгел, юк, бу юлы милләтнең борыңгыдан килгән һәм саклап калынган йолаларның үтәлеше шаккаттырды мине. Милләтне йолалар гына саклап кала ала. Ләкин, нишләптер, татарда йолалар юкка чыга. Балаларга онытылып бара торган татар исемнәре кушу модага керде. Ләкин ул Мәрьәм белән Камиле татарча “Исәнмесез”не дә тутырып әйтә алмаганны, йола турында сөйләү кирәкме?!.. Милләтем йолаларга бай булса да, ничә еллык тарихы белән мактана алса да, Казахстанда кызардым мин бераз... татар кызы булуым өчен түгел, аңлатып карыйм.. Бу сорауны беренче тапкыр Төркиядә ял иткәндә ишетергә туры килде. Аны Лондонда яшәүче, Төркиягә ял итәргә килгән ханымнан ишеттем мин. Әйе, нинди сорау биргәненә сез төшенәсездер дә: “Почему отменили обязательное изучение татарского языка в школах? Почему вы не боролись и не боретесь”- диде ул. Мин аптырап калдым. Кешенең безнең милләтебезгә бернинди кагылышы да юк, ләкин ул, минем татар булуымны ишетүгә шул сорауны бирде. Димәк, бу ханым өчен милләт, тел, юк сүзләр тугел. Берничә тел белүе белән “мактанды” ул. “Кем тел белүдән интеккән инде, тел бит ул – аралашу коралы”- диде. Нәрсә әйтергә дә белмәдем мин...
Күңелле казах туена әйләнеп кайтыйк. Минем шундый ерак араны узып килүемә бик шатланды дус кызымның гаиләсе, татар икәнемне белгәч ул шатлык икеләтә артты. “Безнең әтинең әнисе дә татар, кученеп килгән безнең бабайга кияүгә чыккан”-диде төпчек малайлары. “Татар каналларын карыйбыз”- дип өстәп тә куйды. Чәй эчкәч төпчек малайлары мине шәҗәрәсе янына алып килде. Һәрбер казах үзенең шәҗәрәсен, ягъни җиде буын бабасын белергә тиеш диде. Ата-бабаларыбызны җиденче буынга кадәр истә тотарга кирәк, юлдагы барлык куркынычларны, нәселдәге барлык авыруларны белү кирәк диде. Шулчак минем уемда кемнеңдер “элек бит болай гына кияүгә бирмәгәннәр, бабалырының-әбиләренең кем икәннәрен, бөтен нәселен караганнар”- дигән сүзләре искә төште... Бик дөрес эшләгән безнең әби-бабайлар! Бик дөрес! Чөнки “ДНКны үтүк белән үтүкләп булмый”. Бездә дә булган,димәк, бәлки, кайсыдыр җирлеклекләрдә сакланып та калгандыр бу гадәт? Бәлки юктыр..
Казахларның үз телләрен,йолаларын, буыннарын белү минем үзебезнең милләткә карашыбызны үзгәртте. Дөресрәге, гаиләләргә, тәрбияләүгә. Никадәр генә дәүләтне сүксәк тә, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнү, беренче чиратта ГАИЛӘДӘН килә. Гаилә ул кечкенә генә бер дәүләт. Аның үз башлыгы бар. Баламның дуслары татарча сөйләшми яки ул урыс мәктәбендә укый шуңа татар телен белми диюләре – аклану гына. Кытай баласы Казанга килеп укыса да, тулай торак аш-су бүлмәләрендә ҮЗЕНЕҢ милли ризыкларын пешерә. Укуын бетереп, “Мин татар”-диеп өенә кайтып керми. Шул ук булып кала. Безнекеләр Америкада яисә башка чит илдә укып кайтса, оныталар имеш татар телен. Юк онытмыйсыз. Сезгә телнең мөһимлеге турында сөйләмәгәннәр бары. Үз телеңә шуңа игътибар бирмисез. Бабайларыбыз-әбиләребез вакытында, мәчет манараларын кискәндә, Аллага ышанмагыз дигәндә, алар ышануыннан яки намаз укуыннан туктаганмы?! Дәүләтне, сәясәтне гаепләп тик утырганнармы?!.. Канада яки Австралия татарының сөйләшүен тыңлагач исең китә. Нәрсә диярсез, татар мәктәпләре анда юк та юк, ләкин беләләр туган телләрен. Казанда яшьләрнең бик азы гына сөйләшә туган телендә, аннан да азы балаларын гореф-гадәтләр буенча тәрбияли...
Чишмә кипсә, аның аны суы белән туклана торган инеш тә кибә... Инде кызны озатып, без-кунакларның да китәр вакытлары җитте. Туганнары вокзалга кадәр итә китте. Төрле темаларга сөйләштек,гореф-гадәтләрнең аерымлыгын-охшашлыгын чагыштырдык, тел турында да сүз китте. “Сез телегезне саклап кала алмадыгыз ахры, хәзер бөтен нәрсә русча гынамы инде?”- сездә диде...
Белемсезлегебездә башкаларны гаепләргә юк. Токмачны нәзек кисәргә, бәлеш салырга, кош телен ясарга, татар халык җырларын, биюләрен, йолаларын өйрәнергә безне берсе дә тыймый. Читтән килгән кешеләр,киресенчә, бик теләп татар аш-су мастер-классларына йөриләр, үзәкләрне өздереп уйнаган гармун көйләренә бииләр. Тик бездә милли үзаң тәрбияләнми. Ата-бабаларыбыздан калган мирас – рухи байлыкларны оныкларга, киләчәк буыннарга түкми-чәчми кем тапшырыр?..
Мәкаләмне В.В. Познерның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Нинди милләткә караганыбыз турында сөйләсәк, бу күрсәткеч — безнең тел. Тел безне чагылдыручы: русларны — рус теле, французларны — француз теле, һәм, әлбәттә, татарларны — татар теле чагылдыра. Әгәр рус телен өйрәтү мәҗбүриме икән, дигән сорау бирсәләр, мин аңлар идем. Әмма үз республикаңда, минемчә, хәтта андый мәсьәлә дә булырга тиеш түгел. Моны аңламый да, милли телнең үсешен кысрыклый да икән, бу яхшы нәрсәгә дә китерми. Һәм, әлбәттә, бу төрле милләтләр арасындагы дуслыкка берничек тә ярдәм итми, ә киресенчә".
Лилия ФАЙЗЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|