|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2020 Әдәбият
Бүген Мамадышта Шәйхи Маннур премияләре тапшырылаМамадышта бүген Шәйхи Маннур истәлегенә багышланган чаралар уза һәм язучы исемен йөрткән премия тапшырыла. Премиягә быел Сәгъдиев Рәдиф Нәҗип улы, Әбделманов Рәкит Яүдәт улы, Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов лаек булды. Википедиядән. Шәйхи Маннур исемендәге премия - күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) исемендәге әдәби премия. 1981 елда нигезләнгән. Балалар әдәбияты буенча елның иң яхшы әсәренә, яшь авторның теләсә кайсы жанрдагы күренекле әсәренә бирелә. Шулай ук бу бүләкне ел дәвамында иң югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларга да тапшыру кирәк дип табылган. Шәйхи ага үзе исән чакта ук үз теләгендә әдәби бүләк бирүне оештыру мөмкинлеген белдергән. Шәйхи Маннурның вафатыннан соң Мамадыш районының «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар берлеге аның исемендәге премия булдыру турында карар чыгара.
--- |
Иң күп укылган
|