|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2020 Мәдәният
Казанда беренче тапкыр микрофонсыз концерт узачакМикрофонсыз концерт — Ваһапов исемендәге фестивальнең гала-концерты. Тамаша 11 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында булачак. Бу хакта Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә. «Тавышның матурлыгын бетерүче беренче әйбер — микрофон. Бер яктан микрофон зур прогресс булса, икенче яктан тавышның матурлыгына зур зыян салды. Микрофон вокал сәнгатен механикалаштыруга китерде. Бу көнне татар җыр сәнгате җәүһәрләре һәм яңа эстрада композицияләре асылында, табигый матурлыгында яңгыраячак. Аерым бер затлы, җанлы атмосфера тудыруда профессиональ музыкантлар (оркестр, ансамбль, баянчылар һ.б.) ярдәмгә килә», — ди Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|