поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.06.2010 Җәмгыять

БАЛА ТОВАРМЫ?

Бу сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирә. Балалары үсеп җиткән кешеләрдән еш кына: «Хәзер яшьләр баланы бигрәк күп табалар инде. Нишләп тапмасыннар, хөкүмәт акчасын биреп тора бит», – дигән кебегрәк сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу очракта, әйе шул, рәхмәт җитәкчеләребезгә, хәлебезгә кереп, яшәү өчен шартлар тудыралар, диясе килсә дә, туктап калам.

Заманасы өчен аларга да шартлар тудырылган бит. Эшкә урнашканчы – бүлмә биреп, гаилә коргач, фатир белән сөендергәннәр үзләрен. Баланы бакчага урнаштырыйм, дисәләр, анысына да рәхим ит. Йөрәк парәсенә белем бирергә теләге булганнарның юлын акча бумаган. Ә хәзерге яшьләргә нишләргә? Һәр нәрсә өчен акча белән түләргә туры килә. Менә шуларның һәммәсен күз алдыннан үткәреп, бүгенге заман белән үткәнне чагыштырмасыннар иде. Хөкүмәтнең яшь буынга ярдәм итүенә сөенсеннәр иде дә бит. Баланы аны акча өчен тапмыйлар. Аларны аякка бастырасы, кеше итәсе дә бар ич әле. Безне – бала табарга җыенган яшьләрне – сүзләрегез белән рәнҗетмәсәгез иде, өлкән буын.

 

Сүз дә юк, арабызда акча өчен генә дә бала табарга җыенучылар бардыр. Әмма алары бармак белән генә санарлык. Бер савыт балга бер кашык дегет салучылар кайда да табыла ул...

 

Гаилә низагы... балада

 

Аерылышулар элек тә булган, хәзер дә бар. Әмма ике чорны чагыштыра башласаң, бала бүлү процессы бер-берсеннән җир белән күк аермасын тәшкил итә. Белүемчә, ата-ана аерылышканнан соң, бала әнисе янында кала иде. Ә хәзер ирләребез ул-кызларын үзләрендә калдыру өчен ни генә кыланмый. Инде матур гына яшәп яткан бала белән ана арасына кереп, бала урлау очраклары да артты. Нәрсә дәлилләргә телиләр бу очракта аталар?!. Аңламассың. Әле көз айларында гына Алла Пугачеваның оныгы Денины бүлә алмый азапландылар. Кристина Орбакайте элекке ире Руслан Байсаровтан улын кайтарту өчен ни генә майтармады. Тегесе дә каты чикләвек булып чыкты. Бөтен матбугат шаулап-гөрләп торды ул чакта. Бу үзенә күрә пиар идеме, әллә акча эшләүнең бер юлымы? Кайчагында тегесе дә, монысы да бардыр дип уйлап куйгаладым.

 

 Әлеге проблема белән катнаш никах коручылар – төрле милләт кешеләре, төрле дин вәкилләре ныграк очраша. Шуңа да ата-бабаларыбызның әйтеп калдырган сүзләрен ешрак искә төшерсәк иде дә соң! Гаиләләрне тикшереп өйләнешү, кызның яки егетнең ата-анасын җиде буынына кадәр белү аерылышуларны, бала бүлүләрне чикләгән бит. «Үскәнендә ни күрсә – очканында шул булыр», кебек мәкальләр юктан гына барлыкка килмәгән...

 

 Балага ата да, ана да бер үк дәрәҗәдә тигез кирәклегенә өлкәннәр дә төшенсен иде. Мин моны, үзем әтисез үскәнлектән, бик яхшы аңлыйм. Әтиебез безне – дүрт баланы калдырып, якты дөньядан киткәч, ничек авыр булганын ятим булып үскәннәр генә аңлыйдыр ул.

 

Ни генә булса да, бала товарга әйләнеп бетмәсен иде инде. Андый очраклар моның белән генә чикләнми, матбугат битләрендә һәр көн саен диярлек шуңа охшаш хәлләр күренгәләп тора. Малахов алып барган «Пусть говорят» тапшыруы бигрәк тә ярата бу теманы. Нәрсә, бала бүлү заманына калдыкмы инде хәзер без?! Ничек булса да, сугыш-бүлеш уеннарына сабыйларыбызны катнаштырмыйсы иде.

 

Читтә тормыш рәхәтме?

 

Берара балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне уллыкка-кызлыкка алу очраклары модага кергән иде. Үзебезнекеләр белән бергә, чит ил кешеләре дә безнең сабыйларны үзләренә ташый башлады. Әй, сөендек тә инде ул вакытта. Янәсе, балаларыбыз тулы гаиләдә үсеп, бәхетле булачак. Ә менталитетыбыз үзгә, гореф-гадәтләр дә башкача булуы хакында уйлап та карамадык. Ул чагында сөенгән булсак, хәзер көенергә туры килә. Америкадан берүзе самолетка утыртып җибәрелгән бала язмышы, башкалар белән чагыштырганда, күпкә уңышлырак әле ул. Вакыт дигән төшенчә аның күңел сызлауларын басар дип өметләник. Ә тормышта аннан да яманрак хәлләр очраштыргалый. Баланың гомере өзелү – шуларның иң яманы. Соңгы араларда андый сүзләр бик еш ишетелә. Бары тик баланың гомере өзелгәч кенә гаеплеләрне эзләргә тырышалар. Ә моңа кадәр кая караганбыз? Балаларны чит-ят кулларга биргәнче, гаиләнең матди хәлен генә тикшермичә, документ тутыртып чаптырмыйча, яшәү рәвешләрен даими күзәтүгә аласы иде дә бит, әмма...

 

Суррогатлык...

 

Бүгенге көндә безнең тормышыбызга суррогатлык дигән төшенчә дә үтеп керә башлады. Без үзебез дә баланы Аллаһы Тәгалә бүләге итеп түгел, ә ничектер товар итеп кабул итәбез кебек. Баланы нинди җенестән булуына кадәр сайлап алу мөмкинлеге бар хәзер. Акчаң гына булсын. Фигура саклаучылар, имезүдән баш тартып кына калмыйча, бала табуны да башкаларга йөкли. Аннан соң килеп туган проблемалар хакында никтер уйларга гына ашыкмыйлар. Йөрәк астында йөрткән сабыйны бирәсе килерме икән соң? Биргән очракта да аны үзеңә кайтарасы килмәсме? Ни дисәң дә, тугыз ай карыныңда йөрткән бала бит. Ә икенче як баланы үзенеке итеп кабул итә алырмы? Әллә ул, курчак кебек, бүген уйнап, иртәгә ташландык халәтендә калмасмы? Сораулар, сораулар... Аларга җавапны төгәл генә беркем дә бирә алмас шул. Бала таба алмаучыларның бу адымга баруы ничектер кабул ителсә дә, шулай да сабый Аллаһы бүләге булсын иде.

 

Беркөн телевизор карап утырам, ниндидер яңа технологияләр турында сөйлиләр. Шунда 30 яшьләр тирәсендәге бер ханым үзенең эмбрионнарын саклауга куюын сөйләп тора. Әлегә аның эшен булдырасы, мал туплыйсы, дан-дәрәҗә артыннан чабасы бар икән. Вакытлар үткәч, бәлки әле бала хакында да уйларга туры киләчәген, ул чакта инде яше узып киткәнен аңлап, әлеге эмбрионнардан файдаланырга мөмкинлек туачагына иминиятләштерә икән үзен. Менә кызык, шундый хәлләрне ишеткәннән соң, бала әллә чыннан да товармы, дип ышана ук башлыйсың... Юк, алай түгел ул. Ана булудан куркудан килеп чыкмыймы икән ул?! Нинди генә дәрәҗәле кешеләрне алма, күбесенең ул-кызлары бар һәм аларның барысы да балаларның яшәү көче бирүенә басым ясый. Балалар – тормышның киләчәге. Ә киләчәгебез матур булырга тиеш.

 

Соңгы сүз урынына

 

Башта куйган соравыма, юк, бала товар булырга тиеш түгел ул, аны әйбергә әйләндермисе иде, диясе килә дә соң... Әмма тормышмы, әллә башка сәбәпләрме аны кайчагында товарга әйләндерә. Бала – тормышның чәчәге. Без шуны аңлаган хәлдә яшәсәк иде. Сабый дөньяга килү – Аллаһы бүләге. Ул язганнан узып яшәп булмый. Туган сабыйларыбыз да үз бәхете-шатлыклары белән дөньяга килсен, үз балаларыбызны читкә тибәрмичә үстерергә, әти-әниләргә дә тигезлек белән бала рәхәтләрен, бала игелеген күрергә язсын иде.


Фәридә ФАЗЫЛҖАНОВА
Шәһри Казан
№ | 22.06.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»