|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2020 Фаҗига
Балаларын мәктәпкә илткәндә һәлак булганнарКичә иртәнге сәгать 9да Башкортостанның Сибай-Акъяр трассасында «Лада Калина» һәм “Mitsubishi ASX” иномаркасы бәрелешә. Ике машина да көчле бәрелүдән металл өеменә әверелә. “Калина” машинасының 37 яшьлек йөртүчесе авария урынында ук җан бирә, калган зыян күрүчеләрне – “Мitsubishi” йөртүчесен һәм дүрт пассажирны, шул исәптән 12 яшьлек баланы да хастаханәгә алып китәләр. Анда барганда, ашыгыч ярдәм машинасында 28 яшьлек чит ил машина йөртүчесе дә вафат була, ә соңрак реанимациядә “Лада Калина” пассажирының – 35 яшьлек хатынның үлүе хакында хәбәр килә.
Соңрак билгеле булганча, “Калина”дагы гаилә балаларын Зилаерга мәктәпкә илткән булган. Ә иномарканың 28 яшьлек водителе гаилә корырга да өлгермәгән.
Фото: Башньюс
--- |
Иң күп укылган
|