|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2020 Фаҗига
Фаҗига: Татарстанда җиңел машина фура астында калып изелгән. Үлүчеләр бар (ФОТО)Татарстанда фура белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта юл-транспорт һаләкәте шаһитлары хәбәр итә. Татар-информ язуынча, бүген көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында «Скания» йөк машинасы белән «Пежо» җиңел машинасы бәрелешкән.
«Авария урынында ике кеше һәлак булган. Ике кешене төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте фаҗига шаһитлары.
Һәлакәтнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|