поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.01.2020 Язмыш

“Кирәксез булып яшәүдән туйдым!”

“Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә бер танышым хакында язарга булдым. Казанда яши ул. 90 яшьлек Дания Юнысованың гаиләсе дә, туганнары да, баласы да юк. Ул I группа инвалид. Таҗикстаннан Татарстанга күченеп кайтканына 20 ел инде. Төрле җирләрдә яшәгән. Хәзерге вакытта Качалов урамындагы тулай торактан бер бүлмә биргәннәр.

Әбинең торыр җире булса да, пропискасы вакытлыча гына. Ел саен барып озайтырга тиеш. Олы кеше өчен болай йөрү кыен, ди. Әбине үзе үлгәнче пропискага кертеп булмас микән?” дип яза Казаннан Тәнзилә Шәрәпова. 
 
Дания әби гомере буе математика укытучысы булган. Ике югары белеме бар. Әле дә эшләр идем, ди. Берничә игълан буенча эш тә тапкан булган. Яшен белгәч, алмаганнар. Әле пенсиягә чыккач та, китапханәдә эшләгән.
 
– Мин Башкортстанның Бүздәк районында туып үстем. Балачакта тормышыбыз авыр булды. Әти фронттан яраланып кайтты. Әни белән тату яшәмәделәр, өйдә гел тавыш иде. Мин алтынчы класста укыганда аерылыштылар. Шулчакта мине бүлә башладылар. Әти үзе белән торырга куша, әнигә энемне калдырган иде. Аларны тыңлап кешедә яшәргә дә туры килде әле миңа, – дип сөйли Дания апа. – Шулай йөри торгач, тугызынчы класстан Урта Азиягә – Таҗикстанга чыгып киттем. Дүшәмбегә барып эләктем.
 
Дания апа читтә җан җылысы таба. Матур гына гомер итә башлый. 1996 елга кадәр шунда яши. Дуслары да күп була. Тик гаилә генә кора алмый. Бәхетсез булырмын, әти-әни язмышын кабатлап, балаларны ятим итәрмен дип курка. Әнә шулай итеп, ялгыз кала. Ул чакта эше дә була, үз йортында яши. Тик сугыш башланып барысын да харап итә. Баштарак түзәргә тырышса да, гаҗизлектән ул да Татарстанга юл тота.
 
– Башта танышларымда яшәдем. Аннан соң фатир яллап тордым. Картая башлагач, үз түбәм булмау борчыды. Түрәләр янына йөри торгач, тулай торактан бүлмә бирделәр. Башта Казанның бер районында яшәдем, аннан икенчесенә күчерделәр, инде менә Качалов урамына килеп эләктем. Монда урнашкач, әзрәк күңелем тынычланды, – дип сөйли ул. – Юлымда яхшы кешеләр күп очрады. Телне сагынгач, театрга йөри башладым. Бервакыт Камал театрында бер егет баскычтан төшкәндә ярдәм итте. Танышып киттек. Бу бала мине шул көннән бирле ташламый. Ярдәм итеп тора. Бу бүлмәдә яшәр өчен бөтенләй шартлар юк иде. Үз акчама ремонт ясаттым. Хәзер бәдрәф тә, юыну бүлмәсе дә, ашарга пешерү плитәсе дә өйдә. 18 кв метрлы бүлмәгә бар да сыйды. Бу эшләрне театрда танышкан егет башкарды.
 
Дания апаны тәрбияләп торучы егет бу изге гамәлен, савап өчен башкарам, ди. Аның исемен күрсәтмибез. Егет социаль хезмәткәр булып теркәлеп, әбине караган өчен 1 200 сум акча ала.
 
– Торган җиремнән канәгать мин. Тик ел саен пропискамны озайтып йөрергә туры килә. Шул борчый. Үзем үлгәнче ясап куйсалар ни була соң? Иң гарьләнгәнем – паспортымда штамп юк. Миңа бер кәгазь тоттыралар. Әгәр онытып бармый калсаң, штраф түләтергә дә мөмкиннәр. Җитмәсә, прописка ясату кайчак икешәр айга сузыла. Шулчакта пенсиямне ала алмыйча тилмерәм. Аны биргәндә дә паспортымны кат-кат тикшерәләр. Әйтерсең, мин ниндидер бер куркыныч кеше. Шунысы да күңелгә тия. Кычкырып елыйсылар килә кайчак. Түрәләр ишеген күп таптадым. Алар миңа картлар йортына барырга куша. Тик минем калган гомеремне анда үткәрәсем килми. Хәзер бүлмәм оҗмахка тиң, – ди ул. – Туган ягым турында ишетәсем дә килми. Бар бәхетсезлегем анда булды. Дүшәмбегә чакырсалар, кире китәр идем. Тик анда мине кем көтә? Гомер инде үтелгән. Хәзер яшәү урынын алыштырып йөреп булмый. Кирәксез булып яшәүдән туйдым. Миңа ярдәм итегезче!
 
Дания апаның үтенечен Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга юлладык.
 
– Дания Юнысова хакында мәгълүмат тупларбыз. Олы кешене аңлап була. Прописка вакытын онытырга да мөмкин. Мондый очраклар булгалады. Аның үзенә тиешле медицина һәм социаль ярдәмне алу-алмавы хакында да белешербез, әлеге мәсьәләне хәл итү ягын карарбыз, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»