поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
13.01.2020 Редакция баганасы

«Матбугат.ру»ны инстаграмда укучылары саны 80 меңнән артты

Яңа елга күңелле яңалыгыбыз бар. Шушы көннәрдә «Матбугат.ру»ны инстаграмда укучылар саны 80 меңнән артты. Күпме бу? Әллә азмы? Күп тә. Аз да. Әйтик, иң популяр татар җырчыларын инстаграмда 300-400 мең кеше укый. Ә иң популяр татар газеталарының тиражлары 30-40 мең данә.

Һәрвакыт әйтеп киләбез: эш санда түгел, эш үз укучың булуда. Шөкер, бүген инстаграмда ҮЗЕБЕЗНЕҢ укучыбыз бар. Алар безнең фикерләребезне ярты сүздән аңлый. Кеше үлсә, бергәләп аны искә алабыз, сагынышабыз. Шатлыгыбыз булса, бергә бүлешәбез. Проблема чыкса, уртага салып сөйләшәбез, ярдәм итешәбез. Күңелсез булса, тип-тигез җирдә берәр прикол уйлап табып, ыржайган смайликларга батып көлешәбез. 
 
Ә соңгы ярты елда “Матбугат.ру” инстаграмы “Жди меня” форматында да эшли башлады. Бик күп кешене табышырга ярдәм иттек. Общагада бергә яшәгән кызлар, армиядә бергә хезмәт иткән служаклар, хәтта күптән күрешмәгән туганнар да күп еллар узгач, безнең аша табышты. Бервакыт югалган фотоальбомның хуҗаларын да таптык әле. Без түгел. Укучыларыбыз тапты! Совет заманындагы фотодагы кешеләрне танып, фотоальбомның хуҗасының сеңлесенә барып чыктык. “Фотоальбомны кулына алгач, апайның күзеннән яшьләр килде”, - дип сөйләде ул.
 
Бүген “Матбугат.ру” инстаграмына көн дә 5-6 пост эленеп бара. Аларның күбесенә фото һәм видеоны укучыларыбыз үзләре җибәрә. Шул рәвешле әлеге проект халыкчан бер пабликка әйләнде. Күмәк эш бу. Инстаграмны күзәтеп барган кеше белә, укучыларыбыз бөтен республика буйлап хаталы элмә такталарны чүпли. Аларны фотога төшереп безгә җибәрә. Бездә чыкканнан соң алардагы хаталарны кайвакыт төзәтеп тә куялар. Мондый мисаллар күп түгел, әмма бар. Шул рәвешле безнең аккаунтны хәтта КФУда муниципалитет хезмәткәрләрен укыткан курсларда да искә алганнар. Документларны, элмә такталарны хаталы тәрҗемә итсәгез, “Матбугат” битләренә эләгәчәксез, янәсе ))
 
Сер түгел, кайбер инстаграм-аккаунтлар хәйлә куллана, “накрутка” белән шөгыльләнә. Бер-ике көндә подписчиклары саны кисәк артып китәргә мөмкин. Без андый нәрсәгә бармыйбыз, чөнки бу мәгънәсез эш. Безнең укучыларыбыз саны әз-әзләп, берәмтекләп җыелды. Инстаграмыбызның үсү тарихын “Матбугат.ру” сайтына язып бардык. Ничәнче айда ничә меңне тутырганыбыз – барысы да теркәлгән. Бу язма да кечкенә генә тарихыбызның матур бер бите булсын. Киттек алга таба!

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»