|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән. Йөртүчесе һәлак булган (ФОТО)Авария кичә кичке алтылар тирәсендә республиканың Азнакай районында булган. Җиңел автомобиль, каршы як полосага чыгып, йөк машинасы белән бәрелешкән, шоферларның берсе үлгән. Һәлакәтне күргән кешеләр әйтүенчә, авария кичә кичке алтылар тирәсендә Түбән Мактамадан Актүбәгә илтә торган автомобиль юлында булган. 14нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче егет каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗель» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә кюветка төшеп киткән, җиңел автомобиль әйләнеп капланган.
«Татар-информ», Полина Шевчук.
--- |
Иң күп укылган
|