поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.01.2020 Фаҗига

"Улыбызның очраклы рәвештә поезд астында калуына ышанмыйбыз"

Башкортстанның Әлшәй районы Раевка авылындагы яшәүче Михайловлар гаиләсенә 6 гыйнвар транспорт полициясе тикшерүчесе шалтыратып, Хабаровски краенда хезмәт итүче уллары Андрейның поезд астында калып һәлак булуы турында хәбәр итә. Ата-ана моңа ышанасы килми, үтергәннәрдер дип фаразлый.

Андрей Михайлов Хабаровски крае Бикин шәһәрендә урнашкан 46102 санлы хәрби бүлектә 2018 елда мәҗбүри хезмәте тәмамлангач, тагын өч елга килешү төзеп кала. Ел саен Башкортстанга ялга кайтып йөри, соңгы тапкыр былтыр ноябрьдә кайтып киткән.
 
Декабрьдә хәрби хезмәттән азат ителгән дигәннәр
 
Ләкин быел 6 гыйнварда Николай һәм Нина Михайловалар куркыныч хәбәр ала. Улыгыз поезд астында калып һәлак булган. Хәрби бүлектән әлегә кадәр бер мәгълүмат та юк дип сөйләде Азатлыкка Нина Михайлова. Алай гына да түгел, Андрейның 12 декабрьдә үк вазифасыннан алынуы турында билгеле булган. Әмма бу дөреслеккә туры килә алмый дип саный ана. "Мин аның белән 4 гыйнварда сөйләштем. "Әни, мин төнге кизүгә барам", дип язды. Фотолар җибәрде. Һәлак булган урындагы фотолардан да аның хәрби формада булуы күренә. Хезмәттән азат ителгән кешене ничек хәрби бүлеккә кертә алалар? Ул анда ничек кизү тора ала?", дип сөйләде Нина ханым.
Андрей Михайлов Бикинда бер кыз белән очрашып йөргән. 5 гыйнвар көнне аны озатырга барган. Шул ук көнне сәгать көндезге дүрттә хәрби бүлектә кизүгә барырга тиеш булган. Фаҗигагә кызны озатып кайтканда юлыккан булып чыга.
 
 
Хәрби бүлектән бер хәбәр дә юк
 
Андрейның әнисе хәрби бүлектән бер мәгълүмат та булмауга аптырый. "Без транспорт полициясеннән үзен Александр Трамбаев дип таныштырган кеше белән генә элемтәдә торабыз. Старшинага шалтыраткан идек, мин берни белмим, әле ялда дип әйтте. Синең солдатың үлеп ята, ә син ял итәсеме? Мондый хәлнең булуы мөмкинме? Рота командирына шалтыратабыз, ул телефонын алмый да. Хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп карадык, шулай ук берни белмибез диләр", диде Нина Михайлова.
 
Ана хәрби бүлектә Андрейны җәберләү булмады микән дип шикләнә. "Аңа янаулар булган дип ишеттек. Старшина сүзләренә ышансак, Андрейның ниндидер Макс Генералов исемле кешегә бурычы булган. Улыма аннан "акчаны прокуратура аша таләп итәбез" дигәнрәк SMS хәбәр дә килгән" ди Михайлова.
 
Андрейның җәсәден туганнары үзләре алып кайтырга тиеш
 
Транспорт полициясеннән Андрейның гәүдәсен Михайловлар гаиләсе үз көчләре белән алып кайтырга тиеш дигәннәр. Гаскәрдән азат ителү сәбәпле, бөтен финанс чыгымнары гаилә өстенә төшәчәк. Моңа якынча 150 мең сум акча кирәк. Михайловлар акча җыю игълан итәргә мәҗбүр булган, күп балалы гаилә күтәрерлек сумма түгел.
 
Андрей Михайловка нибары 21 яшь була. Дәүләкәндә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерү белән, гаскәргә алына. Гаиләдә биш бала үскәннәр. "Энесен хәрби хезмәткә ничек җибәрермен", дип елый ана. Егет Сүриядәге сугышка да барырга ниятләгән. Ләкин әти-әнисе каршы төшкәч, калырга ризалашкан. "Тагын ел ярымнан килешү вакыты чыгып, кайтырга җыена иде. Ичмасам, бер ел хезмәт иткәннән соң кайткан булса", дип өзгәләнә Нина ханым.
 
Михайловның үлеме турында рәсми хәбәр юк. Азатлык ачыклык кертүне сорап, Көнчыгыш хәрби бүлгенең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать җибәрде. Канунга ярашлы, җавап бер атна эчендә бирелергә мөмкин.
 
Андрей Михайлов хезмәт иткән хәрби бүлек Кытай чигендә урнашкан. 2016 елда биредә Свердлов өлкәсеннән хезмәт итүче Андрей Изгагин да поезд астында калып һәлак була. Аның ата-анасы гадел тикшерү таләп итеп берничә ел йөри.
 
Азатлык гаскәрдә хезмәт иткән вакытта һәлак булучы Башкортстан һәм Татарстан егетләре турында даими язып тора. Русиянең армия сафларында ничә солдатның үлүе турында төгәл статистика юк. 2008 елдан бирле Русия саклану министрлыгы бу мәгълүматны яшерә. Хокук яклаучылар фаразлавынча, елына 400ләп егет үлә. Көн саен армиядә якынча бер солдат үлә булып чыга. Бу очракларга уставка сыймаган мөнәсәбәтләр аркасында һәлак булучылар да, үтерелүчеләр дә, кыйнаулар да, бәхетсез очраклар да, җәрәхәтләр алучылар да, үз чирләреннән үлүчеләр дә керә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.01.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»