|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2020 Фаҗига
Кайгы үзе генә килми: әниләре авариягә эләгеп ятим калган 5 баланың берсе вафат булганБашкортстанда, 9 көн комада ятканнан соң, 31 декабрь көнне Мәскәү - Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән бала вафат булган. 9 көн дәвамында 10 яшьлек малай комада булган, дип хәбәр итә Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе. Аның игезәк туганы һәм сеңлесе, шулай ук әлеге һәлакәттә башка зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы диелә хәбәрдә. Исегезгә төшерәбез: дүрт автомобиль - "ВАЗ-2113", "Chevrolet Lacetti", "КамАЗ" йөк машинасы һәм "Kia Rio" - катнашлыгындагы фаҗига 31 декабрьдә булды. "Матбугат.ру"да моңа кадәр язганча, транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "ВАЗ-2113" автомобиле пассажиры һәлак булган, машина йөртүче һәм аның өч баласы зыян күргән. Бәхетсезлеккә каршы, соңрак шул ук көнне хатын реанимациядә үлә. 5 бала ятим кала. Ә бүген билгеле булганча, авариянең тагын бер катнашучысы - машина йөртүченең 10 яшьлек улы да хастаханәдә үлгән. Аны бүген җирлиләр.
Билгеле булганча, ул кичне хатын-кызлар балалар белән бергә Яңа елны каршыларга Чакмагыш авылына барганнар.
Фото: "Башинформ".
--- |
Иң күп укылган
|