|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2020 Ир белән хатын
Үз кызларын бирерләр идеме?..Беркөнне «ТНВ» каналында, «Таяну ноктасы» тапшыруында күп хатынлык турында сөйләштеләр. Шуны карагач туган уй-фикерләремне языйм әле. Татарда күп хатынлык электән сирәк очрый торган хәл. Шулай булмый ни: кешеләр генә түгел, кайбер кошлар да, хайваннар да берне генә гомерлеккә пар итеп яшиләр. Аккош, мәсәлән, парын югалтса үлгәнче ялгыз яши икән. Татар хатыннары икенче, өченче хатын булырга ризалашмаячаклар, чөнки алар ирсез дә менә дигән итеп яши алалар. Бик тырыш бит безнең хатын-кызлар. Шуның өстенә үтә дә сабыр, эчкече ирләрне дә рәткә кертеп, балалар әтисез үсмәсен дип, барлык кыенлыкларга да түзеп яшиләр. Безгә хәзерге заманда күп хатынлык түгел, киресенчә, күп ирлелек кирәк дип уйлыйм мин. Үз оясын кора алмаган ирләрне икешәрләп-икешәрләп, тырыш, эшчән хатыннарга бирергә кирәк. Ул хатыннар ничек тә җаен табып, аларны эчкечелектән коткарып калырлар иде.
Безнең авылда Маһуа исемле апа икенче хатын булып гомер итте. Ул 1921-22 елларда туган булгандыр. Аны сабый чакта әнисе ташлап киткән, чөнки әтиләре өйгә бала белән кайтырга кушмаган. Әтисе Хәбибулла абзый сугыштан кайтмады.
Авылдашым Маһуа апаның язмышы болайрак: ул сугыштан соң күрше авылның Сәйфулла исемле егетенә кияүгә чыга һәм алар Бөгелмәгә китәләр. Икесе дә тегермәнгә эшкә урнашалар. Эштән он урлап кайтканда тотылып, икесенә дә өчәр ел бирәләр. Маһуа апаны Себергә озаталар. Себердә хатын-кызлар белән ирләр очраша ала торган була. Маһуа апаның әтисе яшендәге, элек бандитлар башлыгы булып торган бик усал абзый авылдаш апага өйләнергә тели. Аңарчы бер марҗа хатынга өйләнеп яшәгән була, ул чирләп үлә, сабый кызы кала. Маһуа апа шушы усал, тол иргә кияүгә чыгарга ризалаша. Хөкем вакыты тәмамлангач, абзыйның элек яшәгән җиренә – Таҗикстанга кайталар. Абзыйның өч баласы да гаиләле булып, үз тормышлары белән яшиләр. Монда калган үз хатыны боларны сөенеп каршы ала. Маһуа апа белән бик тиз дуслашалар алар. Күргән-белгәннәргә Маһуа апаны “туганыбыз” дип таныштыралар. Шулай итеп, ияреп кайткан хатын эшкә урнашып эшли башлый, ә карт хатын йорт эшләрен карап, шәл бәйләп сатып, өйдә генә тора.
Абзый кеше аучы була, тау араларына китеп унар көн торып кайта. Маһуа апа авылга үзе генә дә, ире белән дә, теге марҗа кызын ияртеп тә кайткалап йөрде. Авылда аның үги әнисе Саһира апа белән сеңлесе яши иде. Үз әнисе бүтән районда яшәгән аның, үзара гел аралашып, очрашып торганнар.
Авылга кайткач Маһуа апага хатын-кызлар төрле сораулар биреп, тормышлары белән кызыксыналар икән: ирегез кайсыгыз белән мунча керә, кайсыгызны кочып йоклый? “Мунчаны бер кергәндә – беребез, икенчесендә икенчебез белән керә, йоклаганда аерым йоклый”, – дигән Маһуа апа. Олырак яшьтәге бер апа аңа: “Син яшь, чибәр, нәрсәгә дип чит җирләрдә болай итеп яшисең, үзебезнең якка кайт та, ничек тә үз тиңеңне табып, гомер итәрсең”, – дип киңәш биргәч, Маһуа апа: “Мин аны ташлый алмыйм, хөкемдә чакта ул булмаса мин бүтәннәр кебек үлгән булыр идем, ул мине яклап, саклап калды”, – дигән.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, сүзем күп хатынлык турында иде бит. Ислам дине барлыкка килгән чорларда гел сугышлар булып торган. Ирләр күп үлгән, шунлыктан, мөселманнар күпләп үрчесен өчен күп хатынлыкны барлыкка китереп, хатыннарны кол итеп тотканнар, аларны укытмаганнар да. Ә татар хатын-кызлары ничек тә белем алырга тырышканнар. Революция булмаса да, татар хатыннары күп хатынлыкка ризалашмаслар иде дип уйлыйм. Дин башлыклары әлеге кыргый гадәтне кире кайтарырга тырышып нык ялгышалар, минемчә. Үзләре кызларын икенче, өченче хатын итеп кияүгә бирергә риза булырлар иде микән?
Әзһәр ЗӘЙНИ. Әлмәт.
--- |
Иң күп укылган
|