|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2020 Криминал
Качып киткән солдатның кайдалыгы билгелеБайкал аръягындагы хәрби частьтан бер солдат качуы турында хәбәр иткән идек. Чиләбе өлкәсенең Юрүзән шәһәрендә туып-үскән, Зур Тура бистәсендә хезмәт иткән яугир качар алдыннан әнисеннән кичерүен сорап СМС-хәбәр җибәрә һәм телефонын сүндереп куя. Русиянең солдат аналары оешмасыннан хәбәр итүләренчә, Артур Хәкимовның кайдалыгы билгеле инде.
Ул BlaBlaCar сервисы ярдәмендә Иркутскига килеп җиткән. Солдатның үзе белән ун мең сум акчасы бар. Көнчыгыш хәрби округы матбугат хезмәтендә Хәкимовның туганнарын сагынуын һәм аларны күрү өчен качуын белдерәләр. Хокук яклаучылар исә башкача саный. Әмма егет үзе туганнарына ничек хезмәт итүе турында берни дә белдермәгән. Аның әнисенең йөрәге авыру, Артур аны борчырга теләмәгән, күрәсең.
--- |
Иң күп укылган
|