поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
21.06.2010 Дин

МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ЫШАНМАУЧЫЛАРГА МӨНӘСӘБӘТЕ

Гадәти Исламда кешеләрнең диндарлык дәрәҗәләрендә аермалыклар барлыгы булуын төгәл аңлау бар. Алар тәкъвалык дәрәҗәләре ягыннан төрле, шуңа күрә Аллаһыга гыйбадәт кылу эшләрендә катнашу күләме белән дә аерылалар. Нык тәкъвалы, Аллаһыга тулысынча бирелгән һәм тормышларын Аның киңәшләренә ярашлы рәвештә алып баручы кешеләр рухи яктан камил дип саналалар. Билгеле, тәкъвалык кимү белән кешенең рухи камиллеге дә азая, билгеле бер мөддәттә мондый камил булмау ахыр чиктә камилсезлектән кимчелеккә кадәр барып җитеп, кимчелектән гөнаһлылык һәм көферлек гариплелегенә күчә.

Менә шушы категорияләрдә гадәти мөселманнарның дингә ышанмаучы милләттәшләренә мөнәсәбәте турында уйланыла да, ул гади мәдәниятле белемле кешенең инвалидлык феноменына мөнәсәбәтенә якын. Физик гариплек кебек, рухи гариплек тә гадәттә кызгану һәм жәлләү хисе, ярдәмгә, мөмкин булганча кешедә барлыкка килгән чирне төзәтүгә омтылу уята, өстәвенә хәтта рухи гариплек тышкы яктан кире кайтмаслык очракта да, дингә ышанучы мөселман Аллаһының һидаят («дөрес юлга юнәлтү») бүләк итү һәм шуның нәтиҗәсендә иң өметсез атеистлар һәм динсезләрнең дә күңелләрендә иман уяну мөмкинлегенә өметен җуймый. Күрүебезчә, традицион Ислам позициясе рухи кимчелекле кешеләр белән аларны физик яктан бетергәнгә кадәр дошман булырга өндәүче ислам сыман секталарның примитив ышануларыннан ерак. Мондый кешелексез карашлар ваһһабиларны инвалидларны салкын канлы рәвештә юк иткән фашистларга якынлаштыра. Гаҗәп: хәтта бездә дә яшьләрнең бер өлеше шушы карашларга кушыла. Бары шул гына тынычландыра: гадәттә кимчелекле кешеләргә карата кайбер тәрбиясез балалар гына тупас һәм кырыс булалар, ә вакыт һәм тәрбия белән исә алар үзләренең аларга карата мөнәсәбәтен үзгәртәләр.

 

Безнең яшьләребез дә, шәригать буенча белемнәрен арттырып, рухи кимчелекле кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртер, аларны толерант кабул итү тәрбияләнер дип өметләнеп калабыз.

 

Мөселманнар үз-үзләрен тотышларында ачык гөнаһлы гамәлләрне кылмаска тырышалар, әмма алар шул ук вакытта моның мөмкин түгел диярлек икәнен дә аңлыйлар. Кеше табигате буенча йомшак итеп яратылган, аның фәрештәдәй рухы гына түгел, ә тән башлангычы да бар, шуңа күрә гөнаһ, ялгышлык һәм игътибарсызлык төшенчәләре һәр мөэмин кешенең көндәлек тормышының аерылгысыз элементы булып тора. Бары аларны чын күңелдән тәүбә итү һәм төзәтү мөһим. Фарыз гыйбадәтләрне кылмау кешене гөнаһлы мөселман итә һәм бары әлеге дини вазифаларның кирәклеген кире кагу гына кешене диннән чыгара, аны кәфергә әйләндерә. Менә үзеңне мәңгелек тормышка саклау өчен үтеп чыгарга ярамаган чик.

 

Күрүебезчә, кешенең инанулы хәлдә булуы — хәрәкәтчән процесс. Бу хәрәкәтсез бер хәлдә булу гына түгел, тәкъвалык дәрәҗәләре арта да, кими дә ала. Бары тик иман гына символ һәм дини кредо буларак үзгәрешсез. Рухи камиллеккә хәрәкәт иткәндә, һәр кеше үз исламлыгының чамасын, үзенә хәзергә кирәк булганча Исламның «күләмен» сайлап алырга тиеш. Шулай итеп, һәр кешедә гөнаһлылык һәм рухи чисталыкның нисбәте даими үзгәреп тора. Шул сәбәпле дингә ышанучы мөселманнарның бурычы булып һич кенә дә юлдан язган мохит белән көрәшү түгел, ә аларга рухи чистарыну юлыннан барырга, тәкъвалыкны ныгытырга булышу тора. Күргәнебезчә, традицион мөселманнарны, төрле дәрәҗәдәге рухи авырулар кайбер очракларда хәтта коточкыч гариплек дәрәҗәсенә җиткән булуга карамастан, аларны дәвалауга омтылу аерып тора.

 

Исламны хәнәфиләрчә аңлауның ялган ислам секталарының сүзгә-сүз аңлатма бирүләреннән аермасы менә шунда.


Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»